Tatararrow-right-bold-outlineKazakh Learn Tatar

“кинә” on Tatar-Kazakh dictionary

kinä
кинә (Cyrillic)
74257 most common word
Literature Examples
News Examples
favicon
Add meaning, image or audio
Tatararrow-right-bold-outlineTatar open-in-new
исем, фарсы теле
1) Үч саклау, үчегү; яшертен дошманлык. Адәмиләр
кинәсендин син саклангыл...
Кол Гали. Сөюне аяктан ега Көнләү,
сүзләү, үч, кинә...
Э.Шәрифуллина. Бергә булган ул елларга синдә
каргыш, кинә… Тик шулай да, кавыштырган апрельгә тимә.

Р.Фәйзуллин
2) Үпкә, хәтер калу. Күңелемнең әзрәк кенә кинәсе бар, Телемнең
дә зәһәр очлы инәсе бар.
Дәрдемәнд. Тик бу канәгатьләнүдә, тәм
табуда, бәлки, миңа гына шулай тоелгандыр, ихлас куану түгел,
ниндидер салкын кинә, рәнҗү хакимлек итүен абайлаган кебек
булдым.
Ш.Рәкыйпов. Югыйсә бу игелекле, саф күңелле, һәрвакыт
көләч абыйга бернинди үпкәм дә, кинәм дә юк иде.
Ә.Рәшит
3) Читләтеп әйтелгән сүз; аллегория. Равил Фәйзуллин иҗатында
кинәсе дә җитәрлек, инәсе дә бәгыреңне тишәрлек. ---
«Җаныңның ваклыгын сылтама заманга» шигыренең исемендә үк
кинәсе дә, инәсе дә күз уңында.
Т.Галиуллин
Кинә куу кара кинә тоту. Кинә саклау кара кинә тоту. --- Сүзгә
мавыгып, озынгарак суза калсам, күңеленә авыр алмаса иде укучым,
кинә сакламасын, кичерә генә күрсен иде.
К.Миңлебаев. Әнә шундый
кинә саклый белмәгән ха-


тыннарны минем җир йөзендә бүтән беркайда да күргәнем юк.
В.Астафьев. Кинә тоту Яшерен дошманлык, эч кере саклау, ачу, үч
саклау. Әгәр дусларым вә юлдашларым күп булсын дисәң, кинә
тотма.
К.Насыйри. Яманнарның яманы – кинә тотмак. Т.Ялчыгол.
Ул һаман миңа кинә тотып йөри, кинә сакларга яратмыйм мин.
Н.Исәнбәт
message-reply
Tatararrow-right-bold-outlineRussian open-in-new
сущ.
ненависть, злоба, злопамятность, вражда, месть
яшерен кинә — скрытая злоба (ненависть)
••
кинә саклау (тоту) — питать ненависть; затаить злобу, ненавидеть
кинә саклаучан (тотучан) — злопамятный, мстительный, злобный
кинә куу — быть злопамятным
message-reply
Tatararrow-right-bold-outlineEnglish open-in-new
и. enmity, hostility
message-reply
Tatararrow-right-bold-outlineGerman open-in-new
rache f.; rachsucht f.; nachtragen n.
message-reply
Meaning of “кинә” in Kazakh language – definitions, images, pronunciation, examples, synonyms, antonyms, learn more...
Request to translate if there is no definitions or definitions is not clear enough "кинә"?
Ask a question if something is not clear about the word "кинә".