Tatararrow-right-bold-outlineKarakalpak Learn Tatar

“агым” on Tatar-Karakalpak dictionary

agım
агым (Cyrillic)
Literature Examples
News Examples
favicon
Add meaning, image or audio
Tatararrow-right-bold-outlineTatar open-in-new
исем
1. 1) Елга юлы буйлап аккан су хәрәкәте. Без тизрәк каты агымны үтеп, агым акрынрак булган аргы якка чыктык. Р.Рәхим. Ә елга коточкыч агым белән ага. Ф.Яруллин. Бикмуш бабай, чалбарының бер генә балагын салган килеш, су читенә үк килеп кычкырды: – Кызы-ым, бик эчкә кермә, агым алып китмәсен. Г.Гобәй. Менә пароход --- берничә тапкыр өзепөзеп кычкыртты да, каты су агымын ерып, авыр, салмак кына кузгалып та китте. Ә.Еники

2) Диңгезләрдә, океаннарда үзенең аерым сыйфатлары белән аерылып торган су массасы, ташкын хәрәкәте. Гольфстрим җылы агымы белән лабрадор салкын агымы бергә кушылган урында температура 10–12оаерма күрсәтә. Кызыклы география

3) Физик мохиттәге тирбәнешле хәрәкәт; һава дулкыны. Көчле һава агымы тәэсире нәтиҗәсендә җисемнәрнең хәрәкәткә килүе. Физика

4) күчерелмә мәгънәдә Бер-бер артлы бер юнәлештә хәрәкәт итүче ишле төркем, әйберләр

теземе. Күпме яшьләр шәһри Казанга укыр өчен агылып килмәде! Менә шул агымга ияреп, мин дә киттем. Ә.Еники. Озак та үтмәде, Болак ягыннан ташкын кебек килгән халык агымы күренде. Җ.Фәйзи

5) күчерелмә мәгънәдә Тормышка караш, уй, фикер һ.б.ш. кебек хис-тойгыларның эзлекле юнәлеше, барышы. Аларда язмышның бу агымына каршы барырлык куәт юк. Г.Ибраһимов

6) күчерелмә мәгънәдә Иҗтимагый эшчәнлек яки әдәбият-сәнгать өлкәсендәге юнәлеш. Шулар буенча аның [шәкертнең] сәяси, иҗтимагый агымнарга да карашы үзгәрде. Г.Ибраһимов. Уйлыйм ки, әгәр Каргалыда үскән булсам, мин дә шул агымга ияреп киткән булыр идем, бу

«язучылык» дигән шактый азаплы кәсеп, бәлки, төшемә дә кермәс иде. Ә.Еники. Бу әлегә без белмәгән, аңламаган «торгынлык» дип аталачак чор башланды. Яңа диссертацияләр агымы башланды. М.Мәһдиев. Әдәбиятта романтизм агымы

7) күчерелмә мәгънәдә Хисләр ташкыны, эчке кичерешләр агышы. Әминә көймәдән сикергәндә егыла язды да, мин аны тотып калдым. Аның тәненең җылылыгыннан минем тәнемә кайнар бер агым – бер электрик агымы йөгерде. Гали Рәхим

2. с. мәгъ. Ага торган, агып торган, хәрәкәттә булган. Ә агым су ага, миңа

«әйдә» дигән сыман бөтерелеп, уйнакланып ага да ага. Ә.Еники. Биек тауга менимме, агым суга керимме? С.Сөләйманова. Агым суга ташламыйлар Ак каен каерысын… Җыр

Агымга иярү Күпчелеккә иярү, башкалар ни эшләсә, шуны эшләү. Агымга каршы бару Җәмгыятьтә урнашкан, гадәти булган берәр шаблон карашларга, юнәлешкә, тәртипкә каршы чыгу, алар белән килешмәү. Агымга каршы йөзү кара агымга каршы бару. Агым уңаена йөзү 1) Тормыш барышына буйсынып яшәү; нинди дә булса юнәлеш уңаена хәрәкәт итү; пассив яшәү; 2) Үз фикерең булмау; кем өстен чыкса, шуның фикеренә кушылу
message-reply
Tatararrow-right-bold-outlineRussian open-in-new
1. сущ.
1)
а) течение (сильное, быстрое, холодное, прибрежное, морское, подводное, воздушное); ток (воздуха)
диңгез агымнарын энергия чыганагы итеп файдалану — использовать морские течения в качестве источников энергии
б) течение, струя, струйка (воды, жидкости, воздуха)
в) (о сильном, бурном) течение, протока, потоки (горной реки, воздуха, вулканической лавы, людской массы и т. п.)
2) проток, протока
ике күлне тоташтыра торган агым — проток (протока), который (которая) соединяет два озера
3) течение, направление (в литературе, искусстве, политическом движении); ход (стихии)
4) поток (абитуриентов)
беренче агымга эләгү — попасть в первый поток
юллардагы машина агымы — поток машин на дорогах
5) спец. поток (в производстве); конвейер || поточный (метод, способ); конвейерный
технологик агым системасы — система технологического потока
6) уст.; книжн. ток (электрический)
2. прил.
проточный, текучий (о воде в реках и т. п.) бурный (о реке)
агым су — проточная вода
агым суны ат кичәр, авыр көнне ир кичәр (посл.) — конь переплывѐт (букв. бурную реку, мужчина переживѐт беду)
- агым булып
- агым уңаена
- агымга каршы
••
агым су кебек — см. аккан су кебек
message-reply
Tatararrow-right-bold-outlineEnglish open-in-new
и. current; Агымга карши - against of the current; Көчле агым - strong current
message-reply
Tatararrow-right-bold-outlineGerman open-in-new
fließend; агым су fließendes wasser n.
message-reply
Meaning of “агым” in Karakalpak language – definitions, images, pronunciation, examples, synonyms, antonyms, learn more...
Request to translate if there is no definitions or definitions is not clear enough "агым"?
Ask a question if something is not clear about the word "агым".