Tatararrow-right-bold-outline Gagauz Learn Tatar
исем
1) Сөтнең өске куе, майланып торган өлеше. Каймак
– тәмле әйбер, каймак эчеп, җанын җуя бик күп песиләр. Һ.Такташ.
Күмәч валчыкларын чәчә-чәчә ашарга, каймаклы салкын сөтне
эчәргә тотындым… А.Шамов
2) Сепаратор аша сөттән аертып алынган майлы куе масса. Чәй
һәм сепаратордан чыккан куе каймак күп итеп салынды. Ш.Камал.
Госман, «хәзер» дип чыгып, бик куе каймак, яңа язган май, хәзер
табадан гына төшкән коймак алып кереп, ашъяулыкка куйды
да сүзен дәвам иттерде. Г.Ибраһимов.
--- хуҗабикә җылы сөт, каймак, тозлаган кыяр, бер каравай арыш
икмәген китереп куеп, иренең сәламәт кулына ярты литрлы бер
шешә аракы һәм кырлы стакан тоттырды. К.Латыйп
3) күчерелмә мәгънәдә Нәрсәнеңдер сайлап алынган иң әйбәт өлеше, иң сыйфатлысы,
иң әйбәте. Кораллы көчләргә без егетләрнең каймагын гына алабыз.
М.Мәһдиев. Безнең Арча ягында Сабан туеның каймагы, иң күңелле
өлеше --- икенче көнне башлана. Г.Бәширов. Сталинда булган
палачлык – милләтләрнең каймагын, иң зур зыялыларын юкка чыгару
--- нияте Тимерхан Борһановка барлык фаҗигасе белән ачылды.
Г.Ахунов
4) күч. сир. Иң авыр, җитди, катлаулы өлеш. Монысы аның сөте
генә, каймагы соңыннан булыр, ди торган иде. Г.Әпсәләмов
◊ Каймакка караган мәче кебек Кызыккан кыяфәттә, бик
кызыгып. Үзең бит, каймакка караган мәче кебек, миннән күзләреңне
ала алмыйсың. Ф.Яруллин

Meaning of “каймак” in Gagauz language – definitions, images, pronunciation, examples, synonyms, antonyms, learn more...
Request to translate if there is no definitions or definitions is not clear enough "каймак"?
Ask a question if something is not clear about the word "каймак".
If maintaining and improving Tatar-Gagauz dictionary is important to you, please support the project.
Since compiling dictionaries is a time-consuming process, you can help us by adding word definitions to the database or by making a donation.
Thank you for your support!