Tatararrow-right-bold-outlineCrimean Tatar Learn Tatar

“заман” on Tatar-Crimean Tatar dictionary

zaman
заман (Cyrillic)
Literature Examples
News Examples
favicon
Add meaning, image or audio
Tatararrow-right-bold-outlineTatar open-in-new
исем, гарәп теле
1) Җәмгыять яшәе шендә билгеле бер вакыт, чор, дәвер. Әйтик,
«Кара халык – кара сарык» мәкале капитализм чорында чыккан, дигәненә
каршы шунда ук кайтарып мондый сорау биреп була: ни өчен капитализм
чорында? Ни өчен аның феодализм заманында яки тагын да элегрәк чыгуы
мөмкин түгел?
Н.Исәнбәт. «Татар идеясе» исә Бөек Болгар, Алтын Урда,
Казан ханлыгы заманнарында татарларның мөстәкыйль һәм көчле булуы
турындагы хатирәләр белән бәй ле.
Р.Хәкимов
2) Берәр күренекле шәхес (шәхес ләр) яшәгән, аның эшчәнлеге белән аерылып
торган чор. Пётр Беренче заманыннан ук татарларга, «тимерче булмаска,
матрос булмаска» дигән закон чыккан.
И.Низамов. Күпме яшәтер икән ул аны
Сталин заманында салынган биек түшәмле, киң тәрәзәле иркен фатирында?

Т.Галиуллин. бу чор театр елъязмасына «Даутов заманы» булып кереп калды.
Ф.Сафиуллина
3) Кеше тормышында билгеле бер дәвер. Студент заманыннан калган
4) Нинди дә булса күренеш, эшчән лек белән бәйле, ниндидер хәрәкәт
өстенлек иткән чор, вакыт. Кискен үз гәрешләр, алмашынулар заманында
кыйбласын югалтып, ышанычы какшап, каушап калучылар бар.
Ш.Галиев.
Эчкечелеккә каршы көрәш заманы
5) Шәхескә бәрабәр дәвер, үзе яшәгән чорда, вакытта. Аның бабала-

ры – чынлап та заманының зурлары.
Г.Ибраһимов
6) Вакыт, ара, мәл. Бер заман сә гатьне чыгарып карасам, уникене узып
киткән.
М.Әмир. Үтә күренмәле, юка чынаяк китегенең нәфис бизәкләре
өстенә оста куллар, бик килештереп, алтын белән нәрсәдер язган булган, ләкин,
заман үтү белән, сүзләре ашалып беткән иде.
Г.Гобәй
7) лингвистика Эш яки хәлнең сөйләү мо ментына карата вакыт мөнәсәбәтен белдерә
торган фигыль формасы. Дарвин һәм Павлов очраклы рәвештә генә:
«хөкем итә алмыйбыз», «ышанычлы рәвештә белә алмыйбыз» дип, хәзерге заман
фигыльләре белән язмаганнар.
Кызыклы психология. Үткән заман эш яки
хәлнең сөйләү моментыннан алда үтәлүен белдерә.
Татар теле грамматикасы
Заман җиле Заманга хас вазгы ять, тормыш шартлары. Бер үк кояш һаман
караса да, бер үк булмый заман җилләре.
Н.Нәҗми. Заман җилләре аның
тормышына да килеп кагылды

message-reply
Tatararrow-right-bold-outlineRussian open-in-new
сущ.
1) время; времена; эпоха; век; период
авыр заман — трудное время
сугыш заманы — военное время
безнең заманда — в наше время; в наши времена
иске заман — старые времена
заман ы ул түгел — не те времена
заман га заман оемас — погов. год на год не приходится; время времени рознь
һәр заманның үз заңы — у каждой эпохи свои нравы
2) см. замана
заман га аваздаш (аһәңдәш) — созвучный времени
заман таләбе — требование времени; дух времени
3) разг. время, пора
ул заманда миңа 10 яшь кенә иде — в то время мне было только 10 лет
4) грам. время (грамматическое, настоящее, прошедшее, будущее) || временной
заман категориясе — категория времени
заман күрсәткече — показатель времени
заман белән төрләнеш — изменение по временам; спряжение
заман мәгънәсе — временное значение
5) в ф. местно-вр. заманында при (когда был жив кто-то)
Пѐтр I заманында — при Петре I
хан заманында — во времена ханов; перен. при царе Горохе; когда-то в далѐком прошлом

- заман ахыры
message-reply
Tatararrow-right-bold-outlineEnglish open-in-new
и. period, time
message-reply
Tatararrow-right-bold-outlineGerman open-in-new
zeit f.; epoche f.; ärа f.; zeitabschnitt m.
message-reply
Meaning of “заман” in Crimean Tatar language – definitions, images, pronunciation, examples, synonyms, antonyms, learn more...
Request to translate if there is no definitions or definitions is not clear enough "заман"?
Ask a question if something is not clear about the word "заман".