Tatararrow-right-bold-outlineChuvash Learn Tatar

“кош” on Tatar-Chuvash dictionary

koş
кош (Cyrillic)
Literature Examples
News Examples
favicon
Add meaning, image or audio
Tatararrow-right-bold-outlineTatar open-in-new
исем
1) Тәне каурый, йон бе лән капланган, томшыгы һәм
канатлары булган умырткалы хайван. Язлар җитте, Кошлар
килде, Сау кайттыңмы, тургаем!
Х.Туфан. Йоклый авыл. Рәхәт
тынлык. Бары кошлар серләшә.
Р.Мөхәммәт. Кыскамы ул, әллә бик
озынмы, Эшең сыйсын тик бер гомергә. Өметләнмик күбәләк я кош
булып, Бу дөньяга кабат килергә.
Ф.Яруллин
2) күчерелмә мәгънәдә Сөйгән яр (хатын кыз тур.).
Кычкырамын яңлыш, уйламыйча:
«Килче, кошым, былбыл кошым, – дим.
– Килче, үбим ап-ак кулларыңнан, Килче, зинһар, «кызыл түшем»!
– дим.
М.Җәлил. Алтын кошым – мәңге сүнмәс моңың, Мин
мондамын, ә син кайдасың? Оя кордың күңелем түрләренә Бәхет
серен белеп, файдасын.
Р.Баһаветдинов

3) күч. сөйләм телендә, ирон. Кеше (холкы, характеры, җәмгыятьтәге
дәрәҗәсенә карап бирелгән бәя). Мин нинди кош икән дип аптырап
торам, үзебезнең кранчы кыз икән ләбаса!..
А.Гыйләҗев
4) күчерелмә мәгънәдә Очкыч
Кош бураны Ашкыну, талпыну (кешенең кичерешләре тур.).
Йөрәгемә кереп оя кордың, Кыйбла итеп шушы тарафны. Сагыну-
сагышларым – кош бураны. Мәхәббәтем талмас канатлы.

Р.Багаутдинов. Кош йокысы Сак йокы. Кош кебек очу Бик тиз
хәрәкәт ләнү. [Юныс карт] Йөрәге түзмәде:
«Фиу!» – дип өзәңгеләрен какты, атын әйдәде дә, кош кебек очып, бая
килеп әйләнгәннәрнең каршысына барып чыкты ---.
Г.Ибраһимов.
Кош кунмый торган кара кош очмаслык. Кош очмас кара кош очып
җитмәс(лек)
. Кош оч маслык Бик көчле, үтә кырыс, зәһәр (салкын,
буран тур.). Кош очмаслык салкыннар хәзер сирәк күзәтелә. Кош
очып җитмәс(лек)
Бик ерак. Чуен чүлмәк авызы тар, Пешә солдат
ашлары; Кошлар очып җитмәс җиргә Китә солдат башлары.

Җыр. – Кош очып җитмәслек илләрдән --- минем илемә –
Капкорсак патша җиренә килгән осталар остасы Бикзирәк, минем
сезгә сүзем бар әзрәк, – дип әйтте, ди, Капкорсак патша.
А.Алиш.
Коштай очу кара кош кебек очу. Кош тоткандай Бик шатланып, үзен
бәхетле сизеп. Кайберәүләрне аяклары гел шунда каерып торды:
мыштым гына кереп киттеләр дә кош тоткандай очынып
чыктылар.
Р.Мөхәммәдиев. Киртә башына үрмәләп менгән
Бибиҗамал, әткәсен күрүгә, сөенеченнән кош тоткандай:
– Әткәй, кара әле, мин кайда мендем! – [диде] ---.
Ф.Сафин. Дәрестән
кайтканда, беренче эшем итеп капкабызга беркетелгән почта
тартмасын актарам, эчендә хат булса, кош тоткандай, өйгә керү
белән, йотлыга-йотлыга укырга керешәм.
Г.Галиев. Кош тоткан
диярсең
кара кош тоткандай. [Шакир] Кош тоткан диярсең – авызы
колагына җиткәнче ерылган.
Ә.Гаффар. Бу хәлгә хәтта хисапчы
Разия дә игъти-
бар итте: – Кара, кара бу аксак шайтанны, кош тоткан диярсең.

Н.Әх

мәдиев. Кош тоттыру Алдау, юкны вәгъдә итү
message-reply
Tatararrow-right-bold-outlineRussian open-in-new
сущ.
1) птица, птичка, пташка, птаха прост. || птичий
ана кош — птица-самка
ата кош — птица-самец
кыргый (киек) кошлар — дикие птицы
йорт кошлары собир. — домашние птицы
күчмә кошлар — перелѐтные птицы
сайрар (җырчы) кошлар — певчие птицы
кош ите — птичье мясо
һәр кош үз оясын мактый — (погов.) всяк кулик своѐ болото хвалит (букв. каждая птица хвалит своѐ гнездо)
кош оясы — птичье гнездо
2) как первый компонент русских сложных слов: птице-
кош асрау (үрчетү) — птицеводство || птицеводческий
кош аулаучы — птицелов, птичник
кош үрчетү фермасы — птицеводческая ферма
3) образует составные названия некоторых видов птиц:
тутый кош — попугай
тавис кош — павлин
тәвә (дөя, төя) кош — страус
яңгыр кошы — зуѐк
каракош — орѐл
4) перен. самолѐт или аэроплан, вообще летательный аппарат
корыч канатлы кошлар — стальнокрылые птицы (самолѐты)
5) перен.; разг.; ирон. птица (о человеке), особа
ниндирәк кош икән бу? — чем интересна эта птица (эта особа)?
кулыбызга зур кош төште — в наши руки попалась важная птица

- кош абзары
- кош бавы
- кош баласы
- кош базары
- кош икмәге
- кош йоны
- кош караучы
- кош кетәге
- кош сөтчесе
- кош теле
••
кош йокысы — чуткий сон
кош кебек (коштай) очу — лететь на крыльях, лететь как (словно) птица; мчаться со всех ног
кош очмаслык салкын — лютый мороз
кош өлеше — уст.; этногр. птичья доля (колосья, специально оставленные в поле для птиц)
кош тоткандай булу (куану, шатлану) — обрадоваться, быть на седьмом небе (букв. как будто поймал синюю птицу, птицу счастья)
кошлар очып җитмәс (җитмәслек) — куда птица не долетает (залетает); очень далеко
message-reply
Tatararrow-right-bold-outlineEnglish open-in-new
и.; с. bird; Йорт кошлар - poultry; Кош-корт - birds
message-reply
Meaning of “кош” in Chuvash language – definitions, images, pronunciation, examples, synonyms, antonyms, learn more...
Request to translate if there is no definitions or definitions is not clear enough "кош"?
Ask a question if something is not clear about the word "кош".