Tatararrow-right-bold-outlineChuvash Learn Tatar

“болай” on Tatar-Chuvash dictionary

bolay
болай (Cyrillic)
Bervakıt babay äbigä karap bolay digän
message-reply
Näbuhadnessar patşaga cavap itep, Şadrah, Meşah, Äbednägü bolay didelär
message-reply
Literature Examples
News Examples
favicon
Add meaning, image or audio
Tatararrow-right-bold-outlineTatar open-in-new
алмашлык
1. Эш-хәлнең үтәлү рәвешенә ишарәләп күрсәтү алмашлыгы; шулай, менә шулай, шушылай. Болай эшләргә аны Сәлим өйрәткән иде. Г.Гобәй. – Бабай, кире башы белән тоткансың язуны, печатьле ягын өскә тотып укымыйлар аны, менә болай әйләндереп тот! – дип, минем кулымдагы язуның башын аска әйләндерде. М.Гали. Капитан булырга җыенган егеткә болай кают-компаниядә сөйләшеп утыру башбаштаклык булса да, шул көннән мин аны үземнең дустым итеп кабул иттем. Ә.Хәбибуллин

2. рәв. мәгъ. 1) Яхшырак итеп, артыграк. Хатын-кызны әйтмисең дә

инде, ирләрдән дә болайрак эшлиләр. Р.Ишморат

2) Монда, бу яккарак. Йә, менла кем, шикләнмә, килче болайгарак. А.Тимергалин

3. с. мәгъ. Ике әйбернең сыйфатларын чагыштырганда, яхшырак, зуррак, затлырак, күбрәк, мәгънәсендә. Без яңадан килештек, элеккедән дә болайрак дус булдык. Г.Ибраһимов. Тәртә, имеш, тәртә сындырган, тәртәдән болайрак дәүләт бирдем мин аңа [Хафиз байга], сәламәтлегемне бирдем. Менә мин үзем сындым. Ә.Фәйзи

4. кер. сүз функ. Беренче карашка, тыштан караганда. Болай, читтән карап торырга, бик кәттә егетләр күренәләр. М.Гафури. Болай, үчем юк минем Иштирәковка. Т.Миңнуллин

5. кис. мәгъ. Соң. Әйе, дим, Тукай булам мин, сез үзегез кем болай? Н.Исәнбәт. Син бутама, карчык, эшне моннан болай, яме? Ә.Фәйзи

Болайга борылу (борылгач) кара болайга китү (киткәч). Шулай диде дә, эшнең болайга борылуына гаҗәпләнеп, нидер әйтергә җыенгандай, урыннан кузгала башлаган кунак хатынга борылды. Г.Бәширов.
Болайга китү (киткәч) Эш-хәлнең көтелмәгән юнәлешкә үзгәрүе, көтелмәгән юнәлеш алуы. Болайга киткәч, үз бодаемны мин колагыннан тартып булса да үстерәм бит инде. Г.Бәширов. Болай гына Аерым максат куймыйча, очраклы гына. Бәлки, яшьрәге болай гына, көчен саклар өчен генә бирешә башлаган булгандыр? В.Нуруллин. Болай гына калдырмау Истә тоту, онытмау. Мин аны болай гына калдырмыйм. Ш.Камал.
Болай да Аннан башка да. Исәнлек-саулык барында, мин болай да рәхәтләнеп торам, керен дә юасың, башкасын да эшлисең. Ш.Камал. Җәй көне Казанда болай да тын алыр хәл юк. К.Нәҗми
message-reply
Tatararrow-right-bold-outlineRussian open-in-new
мест. указ.
1) так, таким образом; этак, эдак
болай эшләмиләр — так не делают
алаймы, болаймы? — так или эдак?
алай да, болай да түгел — не так и не эдак
болай булмаса, тегеләй — так или иначе; если не так, то эдак; или так, или эдак
болай түгел — не так
болай да, тегеләй дә ярый — и эдак, и так можно
кичә болай кызу булмады — вчера не так жарко было
2) в знач. нареч.
а) при просьбе подойти, посмотреть и т. п. сюда, ближе (ко мне)
болай кара — смотри сюда
болай кил — иди сюда; подойди ближе
б) болайга сюда, в этом направлении, в (на) эту сторону
алай барсаң - ерак, болай - якынрак — идти туда - далеко, сюда - ближе
миңа болайга барырга — мне сюда идти
3) разг. так, без последствий
болай калдырмыйм — так не оставлю
ангина болай үтми ул — ангина так не проходит
4) в знач. вводн. сл.
а) так-то, на первый взгляд, внешне, со стороны
үзе болай усал түгел шикелле — так-то он не кажется злым
болай эшеннән ул канәгать — так-то он доволен своей работой
б) обычно, так-то
болай без эшкә гел бергә йөрибез — обычно мы на работу всегда ходим вместе

- болай булгач
- болай гына
- болай да
- болаен болай да
- болай ярыйсы
- болайга китү
- болайга борылу
message-reply
Tatararrow-right-bold-outlineEnglish open-in-new
рәв. so, in such a manner
message-reply
Tatararrow-right-bold-outlineGerman open-in-new
hirsch m.
message-reply
Meaning of “болай” in Chuvash language – definitions, images, pronunciation, examples, synonyms, antonyms, learn more...
Request to translate if there is no definitions or definitions is not clear enough "болай"?
Ask a question if something is not clear about the word "болай".