Tatararrow-right-bold-outlineBashkir Learn Tatar

“катлаулы” on Tatar-Bashkir dictionary

katlaulı
катлаулы (Cyrillic)
Literature Examples
News Examples
favicon
Add meaning, image or audio
Tatararrow-right-bold-outlineTatar open-in-new
сыйфат
1) Катланган, бөкләнгән. Катлаулы яулык.
Катлаулы кәгазь

2) Аерым катлаулардан, катламнардан торган. Күк йөзен карасу-
соры, катлаулы болытлар каплап баралар.
Г.Ибраһимов. [Җик:]
Атам минем – Кара тау, Туксан тугыз катлаулы, Анам минем
Агыйдел, Туксан тугыз тармаклы.
М.Җәлил. Катлаулы елга яры.
Катлаулы шоколад

3) Берничә өлештән, элементтан торган. Белгеч булмаган кешегә
аңлавы бик кыен булган катлаулы формулалар артына еш кына
практика өчен гаҗәеп киң мөмкинлекләр ача торган нәрсәләр
яшеренгән була.
Химиянең киләчәге. Терек матдә төзелеше өчен
әлбәттә кирәк булган дүрт химик элементның: углерод, водород,
кислород һәм азотның бергә кушылуыннан гыйбарәт катлаулы
органик кушылмалар килеп чыккан.
Дарвинизм нигезләре. Өстә
калган күп катлаулы матдәләрнең басым авырлыгы аркасында ---
Җир эчендә калган авыр массалы матдәләр, югары температурага
карамастан, сыек хәлдә булмыйча, бик тыгыз хәлдә булырга тиеш.

Җир һәм туфрак
4) Күптөрле өлешләрдән, юнәлешләрдән, бүленешләрдән торган,
күп тармаклы, күпьяклы, киң колачлы, күпкырлы. «Яшь йөрәкләр»
романының сюжеты артык катлаулы түгел.
Г.Нигъмәти. Миңа
бөтенләй таныш булмаган формулалар буенча һәр көнне әллә нинди
катлаулы мәсьәләләр чишә.
Р.Төхфәтуллин
5) Күптөрле, еш кына каршылыклы якларны, үзенчәлекләрне эченә
алган

(кешенең эчке дөньясы, хисләре тур.). Яшүсмернең күз алдыннан
томан таралгандай булып, әле күптән түгел генә катлаулы
күренгән нәрсә аермачык аңлашылган төсле тоелды.
Җ.Тәрҗеман.
Әниемнең сүзләрендә үкенечле горурлык, яшерен офтану, йөрәк кенә
сизә торган тагын әллә нинди катлаулы тойгылар бар иде.

М.Юныс. Һади мулла ифрат дәрәҗәдә авыр, бихисап катлаулы
кичерешләр эчендә яши.
И.Туктар
6) Төзелеше, формасы буенча четерекле, хикмәтле, үзенчәлекле.
Анда ул салмак менуэт белән катлаулы контрдансны тиз
үзләштерде һәм җитез полька-кадрильне дә җиңел биергә
өйрәнде.
Җ.Тәрҗеман. Катлаулы приборларның тавышсыз-тынсыз
гына ак кәгазьгә төшергән тамгалары Гөлсинәгә хәзер серләрне
элеккегә караганда күп тапкыр артыграк ача.
К.Тимбикова. Җитди
һәм патетик, катлаулы һәм лирик көйләрне барысы да бирелеп
тыңладылар.
И.Туктар
7) Зур хезмәт, көч, тырышлык куюны сорый торган, хәл итү кыен
булган; четерекле, мәшәкатьле, авыр. Иң катлаулы заман
сынауларын Синнән башка узды моңнарың.
С.Хәким. Катлаулы икән
тормыш дигәнең: бер төрле фараз итәсең, икенче төрле ага да
тора!
Т.Әйди. [Бу кызлар] Ватаныбызның азатлыгы, бәйсезлеге
өчен барган зур көрәшнең барлык авырлыкларын күтәрәләр,
меңнәрчә-меңнәрчә сугышчыларны үлемнән коткаралар, яраларны
бәйлиләр, катлаулы операцияләрдә катнашалар, дәвалыйлар,
тәрбиялиләр һәм бик күпләрен яңадан сафка кайтаралар.
А.Шамов
8) лингвистика Икедән артык җөмләдән торган. Икедән артык җөмләдән
торган кушма җөмлә катлаулы кушма җөмлә дип атала.

М.Зәкиев
message-reply
Tatararrow-right-bold-outlineRussian open-in-new
прил.
1) слоистый, слойчатый, многослойный, состоящий из слоѐв, пластов
катлаулы тау — слойчатая гора
катлаулы болытлар — слоистые облака
катлаулы минераллар — слоистые минералы
2) в разн. знач. сложный
катлаулы механизм — сложный механизм
катлаулы матдәләр — сложные вещества
катлаулы сан — сложное число
катлаулы тормыш — сложная жизнь
катлаулы характер — сложный характер
3) сложный, причудливый, затейливый, замысловатый
катлаулы бизәк — затейливый (причудливый) узор
4) сложный, трудный; головоломный, каверзный
катлаулы мәсьәлә — сложная задача
экзаменда катлаулы сораулар эләкте — на экзамене попались трудные вопросы
катлаулы эшләр — головоломные работы
катлаулы сораулар — каверзные вопросы
5) сложный, трудный, затруднительный, обременительный
катлаулы хәл — сложное положение
катлаулы шартлар — трудные условия
катлаулы очраклар — затруднительные случаи
6) сложный, серьѐзный, тяжѐлый (о болезни)
катлаулы авыру — сложная болезнь
аз канлылыкның катлаулы формасы — тяжѐлая форма анемии
message-reply
Tatararrow-right-bold-outlineEnglish open-in-new
с. complex, complicated
message-reply
Tatararrow-right-bold-outlineGerman open-in-new
1. s. катламлы 2. fig. kompliziert; schwierig
message-reply
Meaning of “катлаулы” in Bashkir language – definitions, images, pronunciation, examples, synonyms, antonyms, learn more...
Request to translate if there is no definitions or definitions is not clear enough "катлаулы"?
Ask a question if something is not clear about the word "катлаулы".