Tatararrow-right-bold-outlineBashkir Learn Tatar

“җәфа” on Tatar-Bashkir dictionary

cäfa
җәфа (Cyrillic)
Literature Examples
News Examples
favicon
Add meaning, image or audio
Tatararrow-right-bold-outlineTatar open-in-new
исем, гарәп теле
1) Бәла каза, мих нәт; зур сынау. Аннары, ди әби,

Кәшшафетдине, буыны ныгымаган килеш, сугыш җәфасын күтәреште, ә
Әмирҗаны үскән чакта муллык килде, каравым әйбәтрәк булды, ди.
М.Ху җин.
[Митя] Европаны гизгән, әсир ка лып, дөнья җәфасының иң авырын та тыган
җан иде.
А.Гыйләҗев. Бу ком иле – ачы хәсрәт иле, кайгы иле, җәфа иле, улым...
Р.Батулла
2) Авырлык, кыенлык, мәшәкать. [Мотаһар:] Мең җәфа белән урын дыкны
эзләп тапты.
А.Хәлим. Нин ди җәфа булсын! Бәлки, миңа шулай рәхәттер?
Р.Вәлиев. [Әһлиулла:] Үз җилкәңә үзең артык җәфа аласың ла баса, Габделбәр
энем.
Б.Камалов
3) күчерелмә мәгънәдә Золым, изү; башкалар тара фыннан тудырылган авыр шартлар. Мескен,
бичара хатынга ерткыч иренең кылган җәзаларына, җәфа ларына чыдап,
газап чигәргә [туры килә].
Г.Камал. [Ханзадә:] Мин илемә кайтырга
тиешмен, җәфада кал ган халкыма ярдәм итәргә тиешмен!
Р.Батулла
4) Кем яисә нәрсәдер тарафыннан тудырылган өстәмә мәшәкать, кыенлык,
уңайсыз шарт. Әмма бу тәбәнәк өстәл ләрдән күрәсе җәфалар алда булган икән
әле.
Ә.Еники. Су җәфасын быел җәйдән калдырмыйча хәл итәргә ки рәк.
Ә.Еники // Рухи халәт белән бәйле кыенлык, уңайсызлык. Мәрьям абыс тай,
хәлсезлектәнме, әллә сүз таба алмау җәфасыннанмы, улына сыенып, акрын гына
елый башлады.
Ә.Еники
5) күчерелмә мәгънәдә Мәшәкать, авырлык туды ручы кеше, имгәк. – Җәфа! – Кем җәфа?
Минме?
М.Хуҗин. Сез җәфа лар аркасында аталмадым [үрдәкләр не],
камышлыкка шылды, каһәрләр.
Н.Гыйматдинова. Теге җәфа әллә кай чан сорап
йөри иде. Синең теләнче төпчегеңне әйтәм.
А.Гыйләҗев
◊ Җәфа кичерү Күп авырлык, кай гы борчу күрү. Әнә ата ана күпме җәфа
кичерә, ә берсен дә балаларына белгертми бит...
Х.Камалов. Җәфа күрсәтү
Җәфалау, газаплау, интектерү; артык кырыс, таләпчән булып яисә на чар гамәлләр
кылып, бәгырьгә тию, борчу. Үксез бала җәфа күрсәтмәс, дип, кем әйтә ала?!
Сөембикә. Җәфа

күрү кара җәфа кичерү. Шунда белдем рәсүлемез Мөхәммәдне, Ничек михнәт,
җәфа күргән, ничек торган.
Г.Тукай. Җәфа салу кара җәфа күрсәтү. Нурулла
исемле бу адәм әшәке кулы белән бө тен тирә якка җәфа салып торган.

М.Мәһдиев. Кешенең хуҗалык эшчән леге барча җанварларга да үзенең җә фасын
сала.
Кызыклар дөньясында. Җәфа чигү кара җәфа кичерү. Төнге де журларга
күп йөргәч, йокы ритмы бо зыла, йокысызлык белән җәфа чигәм.
З.Садыйков.
Идрисов элек үзенең рус часыз җәфа чигүен исенә төшерде дә егетләрне артык
газапламады, әкрен ләп сугыш өйрәтер әле, диде.
Х.Кама лов. Халык ярлылыктан
җәфа чиккән.
Ф.Гарипова. Җәфа чиктерү Кемне дә булса физик яки рухи
авырлыкка, кайгы борчуларга дучар итү, җәфалау. Халык җыенының карары
шундый бул ды: «хатын кыз» дип кызганмадылар, чөнки болар Кылык кешеләренә
гомер буе җәфа чиктереп яшәгән нәселләрнең берсе иде.
М.Хуҗин. Ул исерек
ир Мәрьямне гомер буе җәфа чиктергән.
Сөембикә
message-reply
Tatararrow-right-bold-outlineRussian open-in-new
сущ.
1) мука, мучение, страдание
чир җәфасы — страдания, доставляемые болезнью
2) хлопоты, канитель
җәфасы күп, ә файдасы аз — хлопот много, а толку мало
3) перен.; разг. растяпа, беда

- җәфа итү
- җәфа кылү
••
җәфа салу (җәфа күрсәтү) — мучить, причинять мучения (страдания)
җәфа чигү (җәфа кичерү) — см. җәфалану
җәфа чигүче — страдалец, мученик
message-reply
Tatararrow-right-bold-outlineEnglish open-in-new
и. torment, suffering; Җәфа чигүче - martyr, sufferer
message-reply
Tatararrow-right-bold-outlineGerman open-in-new
qual f.; pein f.
message-reply
Meaning of “җәфа” in Bashkir language – definitions, images, pronunciation, examples, synonyms, antonyms, learn more...
Request to translate if there is no definitions or definitions is not clear enough "җәфа"?
Ask a question if something is not clear about the word "җәфа".