Tatararrow-right-bold-outlineAfshar Learn Tatar

“аралаштыру” on Tatar-Afshar dictionary

aralaştıru
аралаштыру (Cyrillic)
Literature Examples
News Examples
favicon
Add meaning, image or audio
Tatararrow-right-bold-outlineTatar open-in-new
фигыль
1. 1) йөк. юн.

кара аралашу. Зур илебездә генә түгел, дөньяда вакыт чикләре бетте – хәзерге техника тиз аралаштыра. Ш.Галиев

2) Төрле нәрсәләрне (әйберләрне) катнаштыру, бергә кушу, үзара бутау. Буа нык. Аны --- тауда үскән куак агачларын кызыл балчыклар белән аралаштырып, саламнар белән ныгытып, катлам-катлам итеп, таптап салганнар. Н.Хәсәнов. Атларның ялларына, койрыкларына, маңгай чәчләренә очлы тимер, җиз кисәкләре, бөркет каурыйлары, бүре тешләре белән аралаштырып, төрле төстәге тасмалар тагылган иде. Н.Фәттах. Мәкчимнең ысланган балыгын да аралаштырып, бик тәмләп, мич бәрәңгесе ашадылар. Р.Сибат

3) Ике яки берничә әйберне үзара чиратлаштыру. [Цехлар, корпуслар] Берсеннән-берсе биек, тәрәзәләр биш-алты

метрлы, кызыл я ак кирпечне аралаштырып бизәкләп, я тимер-бетон һәм пыяладан салынганнар. Р.Кәрами

4) Нинди дә булса эш-хәлне башка эш-хәл барышына катнаштыру, ике төрле эш-хәлне бер үк вакытта башкару. Кемдер, хатын-кыз чырылдавына аралаштырып, яшь тай кешнәгән төсле итеп, озак хихылдады. К.Нәҗми

5) Нинди дә булса эш-хәлне берсе артыннан берсен башкару; әле – берсен, әле икенчесен эшләү. Күп кеше, башка ял бирү өчен, акыл хезмәтен физик эш белән аралаштыра. Ф.Галимуллин

6) Нәрсәне дә булса берсе арасына икенчесен кыстыру, үзара катнаштырып кую. Батталов басты да, ике кулының бармакларын аралаштырып, кендек турына куйды. Ф.Садриев. Бер үк нәрсәләрне рәткә тезеп тә, аларны сүтеп, төрлечә аралаштырып та каткат уйланды ул. Ф.Хуҗин. Сәүдәгәрләр дә көя ашаган --- тиреләрен, керосин белән майлап, яхшы тирегә аралаштырып сатарга тырышалар. Ш.Мөхәммәдев

7) Бармакларны чәч, йон, сакал, чук кебек нәрсәләр арасыннан йөртү; аралау. Санька, яңа гына күргәндәй, әтисенә, аның шомланып калган җете зәңгәр күзләренә, сакалын аралаштырып кыймылдаган юан бармакларына карап катты да калды. Ф.Латыйпов

// Берәр нәрсә өстеннән кулны йөртеп, шуның кисәкләрен яки өлешләрен бербер артлы кузгату, күчергәләү, хәрәкәтләндерү. Ул пианино өстендә бармакларын аралаштырып, ниндидер тавыш табарга азаплана. Ф.Әмирхан

8) Карта уенында: бутау, буташтыру Аралаштыра башлау Аралаштырырга тотыну. Гыйльманов --- җир идәнгә [шинелен] җәеп килеп утырды да картасын чыгарып аралаштыра

башлады. М.Гали

Аралаштыра бирү Аралаштыруны дәвам итү

Аралаштыра төшү Бераз аралаштыру, тагы да аралаштыру. Бармакларын аралаштыра төшеп, Әхмәди бабай сүзен дәвам итте. Казан утлары

Аралаштырып алу Тиз арада, бераз аралаштыру. Барыйга кайсы төшне

ныграк таптарга, ничек таптарга кирәклеген әйтте, сыек ләпеккә әледән-әле тирес ташлады һәм кулындагы көрәге белән балчыкны бутап, аралаштырып алды. Н.Фәттах

Аралаштырып бару Берсе артыннан икенчесен, бер-бер артлы аралаштыру. Аннан соң бит әле тагын шунысы да бар: моңа хәтле уку белән эшне гел аралаштырып барды ул. М.Вәли- Барҗылы

Аралаштырып бетерү Тәмам, тулысынча аралаштыру. Сыек ләпекне тирес һәм балчык белән аралаштырып бетерү

Аралаштырып кую Алдан аралаштыру. Измә өчен ком белән балчыкны аралаштырып кую

Аралаштырып ташлау Искәрмәстән, көтмәгәндә, тиз-тиз аралаштыру. Измәсен изеп, тирес белән аралаштырып ташлыйм әле шул уйнашчыны. М.Хәсәнов

Аралаштырып тору Һәрвакыт, гел, бертуктаусыз аралаштыру. ---халыкларның бердәнбер матбугат органы булып кына калмый, бәлки төрки кардәшлек идеясен ныгытучы һәм төрки халыкларны үзара бәйләп, аралаштырып торучы үзенчәлекле гыйльми һәм мәдәни халыкара оешма вазифасын да үти. М.Сәхапов. Алар яшьләрне үзара якынайтып, аралаштырып тора, алар йогынтысында, мәктәпләр арасында дуслык күпере салына. Р.Мирхәйдәров

Аралаштырып чыгу Һәрберсен, башыннан ахырына кадәр аралаштыру. Үсентеләрне аралаштырып чыгу
message-reply
Tatararrow-right-bold-outlineRussian open-in-new
перех.
1) смешивать/смешать, перемешивать/ перемешать (разнородные предметы) || смешивание, перемешивание
салат ясаганда төрле яшелчәне аралаштыру — смешать (перемешать) разные овощи, когда готовится салат
2) перемежать, чередовать (работу с отдыхом, разные виды занятий) || чередование
3) переплетать/переплести (пальцы) || переплетение
4) разг. перемешивать, перемешать
сыйфатсыз орлыкны сортлы белән аралаштыру — перемешать некачественные семена с высокосортными
5) в знач. нареч.; см. аралаштырып

- аралаштырып бетерү
message-reply
Tatararrow-right-bold-outlineGerman open-in-new
zusammenmischen, vermengen
message-reply
Meaning of “аралаштыру” in Afshar language – definitions, images, pronunciation, examples, synonyms, antonyms, learn more...
Request to translate if there is no definitions or definitions is not clear enough "аралаштыру"?
Ask a question if something is not clear about the word "аралаштыру".