Tatararrow-right-bold-outlineChinese Learn Tatar

“аны” on Tatar-Chinese dictionary

anı
аны (Cyrillic)
Häm şunduk anı kabıp ta yotkan.
message-reply
Anı hörmät itäseñ
message-reply
Literature Examples
News Examples
favicon
Add meaning, image or audio
Tatararrow-right-bold-outlineRussian open-in-new
1. вин. п.; личн. мест. ул
1) его, её (знать, учить, торопить, защищать, строить)
аны оныту — забыть его (о нём)
аны тотып булмый — его не поймать (поймаешь)
аны искә алу — вспомнить его (о нём)
2) при замещении слов, имеющих форму только мн. ч. их, о (про) них
аны (чаңгыны) майларга кирәк — их (лыжи) нужно смазывать
3) в знач. сущ. это; об этом, про это (об обстоятельстве, явлении, абстрактных вещах)
хәзер эшлибез аны — сейчас мы сделаем это
каян белдең аны? — как (где) ты узнал это (об этом)?
аны сорый, моны сорый — то это требует, то другое
2. в знач. частицы
1) надо (было); надо (следовало) бы; следует
түзәләр аны — потерпеть надо было
алай көрәшмиләр аны — не так надо было бороться
ашыкмыйлар аны — не следовало торопиться
2) после вспом. гл. иде
а) то-то
борчылган идем аны — то-то я беспокоился
кисәткәннәр иде аны — то-то предупреждали
шикләнгән идең аны — то-то ты подозревал
б) так и; то-то
уйлаган идем аны бер-бер хәл булыр дип — то-то думал, случится что-нибудь; так и думал, что случится нечто
в) обычно переводится конструкциями со словом запросто
кирәк икән, түзәбез аны — если надо, то потерпим запросто; запросто потерпим, раз (это) надо; что за разговоры могут быть, если надо потерпеть
message-reply
Tatararrow-right-bold-outlineTatar open-in-new
алмашлык
1. «Ул» зат алмашлыгының төшем килеш формасы: ул кешене, ул әйберне. Озак еллар буена аны, сугышта катнашкан, дип искә дә алмадылар. Б.Камалов. Бернинди ачу, бунтарьлык калмый, ә бары кызгану кала. Аны һәм үземне кызгану. М.Галиев. Бу егетне таныйсызмы? Ул яшь чагында сезнең авылда көтү көтте. Сез аны кыерсытмадыгызмы? М.Мәһдиев

2. кис. мәгънәдә, сөйл. 1) Хикәя фигыль белдергән эш-хәрәкәтнең тиешенчә башкарылып җитмәвенә ишарә итеп, шулай эшләргә яки шулай эшләмәскә кирәк иде, мәгънәсендә килә. – Сиздерергә кирәк аны, – диде Разия. А.Алиш. Шул кирәк сиңа, чапмыйлар аны. А.Галиева

2) Хикәя фигыльнең беренче зат күплек формасыннан соң килеп, нинди дә булса эш-хәлнең сөйләүче тарафыннан һич икеләнүсез һәм каршылыксыз башкарылуына ишарә итә. Менә бу каенның суы шундый тәмле! Хәзер агызып алабыз аны... Таңчулпан. Кирәк икән, эшлибез аны

3) «Иде» ярдәмче фигыленнән соң килеп, нәрсәгә дә булса карата шикшөбһәле уйларның раслануына ишарә итә. Ана мәче асрамагыз, дип әйткәннәр иде аны. Ә.Сафиуллин. – Кире борылып кайтырга туры килгәч, юлым уңмас инде, дип уйлап куйган идем аны, – диде [каенанасы]. А.Фәләх

Аны әйткән дә юк Контекстта аңлашылган нәрсә (кем) турында әйтеп торасы да юк, анысы болай да билгеле; нинди булса, шундый; ничек булса, шулай
message-reply
Meaning of “аны” in Chinese language – definitions, images, pronunciation, examples, synonyms, antonyms, learn more...
Request to translate if there is no definitions or definitions is not clear enough "аны"?
Ask a question if something is not clear about the word "аны".