Tatararrow-right-bold-outlineTurkish Learn Tatar

“гади” on Tatar-Turkish dictionary

ğadi
гади (Cyrillic)
läkin ğadi tügel, ä altınnı
message-reply
Literature Examples
News Examples
favicon
Add meaning, image or audio
Tatararrow-right-bold-outlineTatar open-in-new
сыйфат, гарәп теле
1. 1) Башкалар кебек үк, аермасы, өстенлеге булмаган. Анда минем
мөдирлектән алынып, гади тәрбияче итеп күчерелүем турында язылган иде.

Э.Касыймов. Броневиктан өстенә гади солдат шинеле, башына соры папаха
кигән коңгырт мыеклы бер командир килеп чыкты.
Г.Бәширов. Беләм: минем баш
очыма берәү дә йолдыз кадамас, --- гомергә гади кеше булып калдым.

А.Гыйләҗев
2) Еш очрый торган, игътибарны җәлеп итми торган. Яшел болынлыкны

аерып, борыла-сырыла сузылып киткән яп-якты киң суның янындагы ти-
гезлеккә утырган гади авыл.
М.Гафури. Гади мехны асыл мехка әйләндерүче-
ләрнең берсе булып, зур исем казанды.
Р.Ишморат
3) Гадәти, көндәлек, гадәттәге. Яңа җәйләүдә элекке гади көндәлек
тормыш башланды.
Г.Ибраһимов. Без аларның көндәлек гади эшкә бирелгән
вакытларындагы тормышын күрмибез.
Г.Нигъмәти. Киемнәре гади генә,
ләкин килешле.
М.Фәйзи
4) Составы, төзелеше ягыннан катлаулы булмаган, структурасы элементар
булган. Операга нигез итеп алынган сюжет бик гади. М.Җәлил
5) Эшләнеше, сыйфаты ягыннан уртача яки примитив булган. Өстәлдәге
лампа өстенә, кружка куеп чәй җылытыр өчен, гади калай түгәрәкләр
беркетелгән…
Ә.Фәйзи
6) Җиңел башкарыла, чишелә, аңлашыла торган. Гөлсем апа әйтерсең бик
гади мәсьәләне хәл итә иде…
Г.Гобәй. --- безгә биргән гади сораулары кайбер
вакыт мине генә түгел, Гаязны да аптырауда калдырырлык булалар…
М.Әмир.
Гади тел белән түгел, бик образлы, кинаяле тел белән сөйләшә ул. Җ.Фәйзи
7) Хәйләсез, эчкерсез. --- сәке әйләнәсендә түгәрәкләнеп утырган бу эчкерсез
гади кешеләрнең күңелләрендә кинәт туган шатлык һәм тупас йөрәкләрне
дә йомшартырлык гаҗәеп бер җылылык бар иде.
А.Шамов. Баланың чын
күңелдән әйткән бу гади сүзләре тетрәтеп җибәрде.
Г.Бәширов
8) Тыйнак, үзен башкалардан өстен тотмый торган. Командующийның шундый
ачык чырайлы гади кеше булуы Пахомовны рәхәтләндереп җибәрде.

Г.Бәширов. Менә нинди кешеләр арасына эләккән ул! Чын батырлар, ә нинди
гадиләр, тыйнаклар.
М.Ханнанов
9) Түбән катламга, халыкка караган. Безләр икемез дә бертугма кар-
дәшләремез, Аслан без гадиләрмез.
Ф.Халиди. Иң гади нижний чиннардан
торган гарнизон кайда?
К.Нәҗми.
--- чем кара чәч өстенә беркетелгән зур бантигы да аның гади крестьян кызы

гына түгел икәнен әйтеп тора иде.
М.Әмир
10) ботаника Ботаник терминнар составында үсемлекнең төр классификация-
сендәге урынын билгели торган сүз. Сусаклагычлар төзегәндә, тугай болынна-
ры су астында калу сәбәпле, биек сабаклы кыяклы үләннәр – гади сарут, хуш исле
зубр кыягы, болын канәфере – бик сирәк очрый башлады.
Татарстанның
үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы
11) математика Ваклаучы һәм санаучыдан торган; русчасы: обыкновенная. Әгәр
гади вакланманың санаучысын квадратка күтәреп, ваклаучысын 1 гә киметсәк, 2
гә тигез булган вакланма килеп чыга.
Алгебра
12) математика Бергә һәм үз-үзенә генә бүленә торган; русчасы: простые. Гади
саннарны ятлау

13) лингвистика Бер предикатлы. Гади җөмлә синтаксисы
14) лингвистика Телнең язма стиленә хас булмаган, бары тик халык арасында
кулланыла торган. Территориаль диалектлардан кала, гомумхалык теленә гади
сөйләм, иҗтимагый диалектлар, жаргон, арго һ.б. керә.
Ф.Сафиуллина
15) лингвистика Бер генә сүздән, тамырдан, нигездән торган. Гади хәбәр белән мисал
китерү. Гади сүз

2. рәв. мәгъ. 1) Башкалардан аерылып тормыйча, һәркем кебек. Тәүфикъ абзый
Вахитов белән танышу менә шулай бик гади башланып китте.
М.Госман.
Таныш абый түгел. Гади генә киенгән. Г.Нәбиуллин. Беләм: минем баш очыма
берәү дә йолдыз кадамас, мин бик гади яшәдем ---.
А.Гыйләҗев
2) Тыйнак, кыланмыйча. Каушау сиздермәде, гади, тыныч кына тотты үзен.
Ә.Еники. Сестра да аның сәбәпсезгә оялганын сизә, гаҗәпләнә һәм үзен аның
белән гадирәк тотарга тырыша иде.
А.Шамов. Язасың гади, халыкчан, һәр
көйнең тәмен белеп. Моң, сагыш, сөю җырларың күңелне ала телеп.
И.Әширов
3. хәбәр функциясендә Катлаулы түгел, уйлап торырлыгы да юк. – Ә монысы бик гади инде
аның, – диде Фуат.
М.Мәһдиев
◊ Гади күз белән 1) Оптик приборлар ярдәменнән башка. Гади күз белән

караганда, бу таш валчыгының төсен белүе дә кыен. А.Әхмәт; 2) Гадәти бер нәрсә
дип, артык игътибар итмичә, ис китмичә. Ул башка авырлыкларга да гади күз
белән карый башлаган иде.
Г.Ибраһимов
message-reply
Tatararrow-right-bold-outlineRussian open-in-new
1. прил.
1) простой, обыкновенный, ничем не примечательный
гади күлмәк — простое платье
гади генә авыл өе — самый обыкновенный деревенский дом
2) обычный, обыденный; привычный
көндәлек гади эш — каждодневная привычная работа
гади күренеш — обычное (обыденное) явление
3) простой (односоставный или несоставной); несложный, элементарный (по составу)
гади матдәләр — простые вещества
4) простой, элементарный, несложный; нетрудный (для понимания или выполнения)
гади эш — простая работа
гади генә нәрсәләрне дә аңламый — не понимает элементарных вещей
иң гади икътисади мөнәсәбәтләр — самые элементарные экономические отношения
5) несложный (по устройству), незамысловатый, незатейливый; примитивный
гади механизм — несложный (примитивный) механизм
гади ысул — примитивный способ
6) простой; грубый (по качеству)
гади күн — простая кожа
гади сукно — грубое сукно
гади (җеп) оек — простые чулки
гади бәйләү — простая (чулочная) вязка
7) простой, искренний, бесхитростный
гади күз карашы — искренний взгляд
гади мөнәсәбәт — простое (искреннее) отношение
8)
а) простой (не принадлежащий к привилегированным классам)
гади халык — простой народ; простонародье
гади крестьян кызы — дочь простого крестьянина; простая крестьянка
б) простой (не относящийся к специалистам)
гади укучы — простой читатель
гади тамашачы — простой зритель
9) обычный, рядовой (не из руководящих)
оешманың гади әгъзасы — рядовой член организации
бригаданың гади эшчесе — рядовой работник бригады
10) обыкновенный, заурядный; ординарный (человек)
гади шагыйрьләр арасында — среди обыкновенных поэтов
гади район врачы — заурядный районный врач
2. нареч.
1) просто, естественно; искренне
үзен гади тоту — вести себя просто (естественно)
гади киенү — одеваться просто
2) грубо
гади эшләнгән — грубо сработанный

- гади вакланмалар
- гади генә итеп
- гади генә
- гади җөмлә
- гади сан
- гади сөйләм
- гади хәбәр
- гади күз белән карау
message-reply
Tatararrow-right-bold-outlineEnglish open-in-new
с. simple, common
message-reply
Tatararrow-right-bold-outlineGerman open-in-new
gewöhnlich; einfach; unkompliziert; primitiv
message-reply
Meaning of “гади” in Turkish language – definitions, images, pronunciation, examples, synonyms, antonyms, learn more...
Request to translate if there is no definitions or definitions is not clear enough "гади"?
Ask a question if something is not clear about the word "гади".