Tatararrow-right-bold-outlineTharu Learn Tatar

“зур” on Tatar-Tharu dictionary

zur
зур (Cyrillic)
- Äbiyem, ni öçen sinen küzläreñ şundıy zur?
message-reply
- Äbi, nigä sinen kullarıñ şundıy zur?
message-reply
Literature Examples
News Examples
favicon
Add meaning, image or audio
Tatararrow-right-bold-outlineRussian open-in-new
1. прил.
1)
а) большой, крупный, огромный
зур бәхет — огромное счастье
зур язучы — крупный писатель
зур совхоз җитәкчесе — руководитель крупного совхоза
зур канәгатьләнү хисе — чувство большого удовлетворения
б) большой (выше нормального), рослый; крупный, грузный (о человеке, детях, животных)
зур гәүдәсе белән — своей рослой фигурой
в) большой, крупный (доход, расход, налог, отряд, класс и т. д.), значительный, солидный
зур акча бәрабәренә — за большие деньги
зур зыян — большой ущерб
г) большой, объёмистый, вместительный
зур сумка — вместительная сумка
д) большой, сильный
коллективныц зур йогынтысы — сильное влияние коллектива
зур игътибар белән күзәтү — следить с большим вниманием
2)
а) большой, взрослый, подросший (о ребёнке)
нинди зур улыгыз бар икән! — какой у вас большой сын!
б) старший (по возрасту)
зур кызы — старшая дочь
зур оныгы өйләнгәнче яшәде — жил до тех пор, пока старший внук не женился
в) в знач. сущ. зурлар взрослые; старшие
кечкенәм мәктәптә, зурлары эштә — младший в школе, а старшие на работе
зур лар янында тыйнак булу — вести себя при взрослых скромно
3) в сочет. со сл. на -лы ,-ле больше-, крупно-, много-, широко-, высоко-; -стый, -атый
зур масштаблы — широкомасштабный
зур аяклы — большеногий
зур күзле — большеглазый, глазастый
зур колаклы — ушастый
зур борынлы — носатый
зур габаритлы — крупногабаритный; большегабаритный
зур күләмле — объёмис-тый, объёмный
зур күкрәкле — большегрудая
2. нареч.
1) широко (открывать рот), крупно
зур атлау, зур атлап бару — идти крупным шагом
- күзне зур ачу
2) больше, крупно
зур кисү — отрезать большой кусок
3) много, премного
мин синең алда зур бурычлы(мын) — тебе премного обязан я

- зур булмаган
- зур гәүдәле
- зур кара тукран
- зур кисәк
- зур кәлтә елан
- зур сөяк
••
зур кылану (зур тоту) — важничать, вести себя важно
зур урындагы (зур урындагы кеше) — высокопоставленное лицо
зур үкенечкә каршы (зур бәхетсезлеккә каршы) — вводн. сл. к великому сожалению (несчастью)
зур юлга чыгу — в разн. знач. выйти на большую дорогу
зурга санау (зурга кую; үзен зурга санау; үзен зурга кую) — важничать, напускать на себя важность, мнить о себе много (высоко), быть о себе высокого мнения (воображать)
зурга тотыну — браться за большое дело
зурдан кубучы (зурдан кубарга яратучы) — гигантоман
- зур күтәрү
- зур алу
- зур үсү
- зурга җибәрү
- зурга китү
- зурга санау
- зурдан башлау
- зурдан җибәрү
- зурдан кубу
message-reply
Tatararrow-right-bold-outlineEnglish open-in-new
с. 1. large, great, big; с. 2. elder, oldest, eldest
message-reply
Tatararrow-right-bold-outlineGerman open-in-new
groß (körperlich, geistig); зур агач großer baum m.; зур галим großer gelehrter m.
message-reply
Tatararrow-right-bold-outlineTatar open-in-new
сыйфат
1. 1) Күләме, микъдары бе лән гадәтидән олы, дәү булган; киресе: кечкенә.
Өстенә җылы күн тужурка, башына зур йонлач малахай кигән Гафур ишекне
хужаларча киң ачып кайтып керә.
Р.Ишморат. Теләгән кешегә ике чиләк су
сыешлы зур самавырда чәй дә кайнап тора иде.
Г.Ахунов. ул зур гәүдәле, үтә
көчле куллары бүрәнә юанлыгы, дию пәриләреннән дә курыкмый, өй хәтле ташны
сыңар кул белән генә ала да һавага чөеп җибәрә…
Ә.Фәйзи
2) Сан ягыннан гадәтидән артык, күп. әмма ни үтенсәләр дә, зур зур бәһаләр
вәгъдә итсәләр дә, Винитар король Бож кенәз кызларын аларга сатмады.

М.Хәбибуллин. Кырык илле адым әллә ни зур ара булмаса да, аны түш белән шуып
узу миңа бик җиңел булмады.
М.Госманов. Ул цехка зур хезмәт хакына
кызыгып та беркем дә бармый, шуңа күрә, кешеләрне ымсындырыр өчен, анда
эшләүчеләргә күпмедер кишәрлек җир һәм йорт салыр өчен зур гына кредит
бирә торган булганнар.
Р.Мирхәйдәров
3) Әһәмияте, файдалылыгы ягыннан аерылып торган, мөһим. Уйлап баксаң әгәр
үткәннәрне, Күзең салсаң әгәр бүгенгә, Бөеклеге безнең зур эшләрнең
Шулкадәрле ачык күренә!
Ә.Исхак
4) Көче, барышы яки тәэсире белән гадәттәгедән артык, куәтле. Тау башыннан
зур өермәләр куба… Аждаһалар өерелеп күккә менә… Күктә бик ямьсез
болытлар агыла, әллә ниләр шартлый, ташлар ярыла.
Ш.Бабич
5) Ишле, күп кешеле. Бу саннар үзләре генә дә әлеге зур гаиләдә балаларга
булган мәхәббәтнең буыннан буынга, каннан канга күчүе турында сөй ләмимени?

Э.Шәрифуллина
6) Масштаблы. Зур яу алдыннан, атасы тархан белән очрашыр алдыннан аңа
бер иркенләп сөйләшергә кирәк иде.
Н.Фәттах. сиңа хәзер, шундый зур тәҗрибәң
белән, бораулаучы гына түгел, мастер булырга да күптән вакыт.
М.Хәсәнов
7) Нык нигезле, тирән эчтәлекле, әһәмиятле. «Идел» картинасы үзенең
камиллеге вә гүзәллеге белән бөтен дөнья сынлы сәнгатендә зур урын билә


гән мәшһүр әсәрләргә тиңләшерлек дә рәҗәдә килеп чыкты. К.Миңлебаев.
Әбүзәр абзыйны зуррак мәсьәлә борчыды: озынга сузмыйча, шушы араларда
кафедра җитәкчелеген икенче бер кеше кулына тапшырырга кирәк, дип
уйлады.
Г.Әпсәләмов. Шул язда бугай, аның шәһәр авылларны яшелләндерү һәм
урман полосалары утырту буенча галәмәт зур программасы тормышка
ашырыла башлады – бөек һәм изге эш гамәл иде ул…
Р.Мирхәйдәров
8) Мөһим, җитди, хәлиткеч. Зур хә бәр, сөенеч бирергә халкына, Китте алдан
илче Каф тау артына.
Ш.Бабич. Шул кәгазьнең бик зур кәгазь икәнене белә, әллә
нидә бер зур кунак фәләнгә күрсәтергә тугры килсә, ул шәҗәрәнең бер җирендәге
исемгә бармагы берлән төртеп: – Менә монысы – Сәлман Фарси разый аллаһе
ганһе, менә монысы – мин, – дия иде.
Г.Исхакый. ул 1950 елның мартыннан алып
1955 ел ның августына кадәр Сталин концла герьларында сәяси мәхбүс
буларак тормышның рәхимсез кырыслыгы бе лән күзгә күз очраша, анда зур
сәяси һәм рухи тәҗрибә туплап зур сынау аша үтә.
Ә.Сәхапов
9) Дәрәҗәсе, чины белән югары; югары дәрәҗәле; билгеле, танылган.
Университетыбызның мактанычы бу лырлык зур галим дәрәҗәсенә ирешү өчен
аңарда барлык сыйфатлар бар.
Р.Ишморат. Аның турында «башлы мужик»,
кайчандыр зур начальник та булган бугай, дип сөйлиләр иде.
Р.Мирхәй дәров.
кызы Гөлбикә фәнни инсти тутларның берсендә гыйльми эштә, кияве исә аның,
Чакмагош башкорты, зур, җаваплы урында утыра. Кыскасы, барысы да – зур
кешеләр...
Ә.Еники
10) Яшь ягыннан олы булган, өлкән.
– Кара нинди зур булган, – Якуб ма лайның матур, түгәрәк йөзенә, әни
сенеке төсле кара күзләренә карап торды, – мин киткәндә, әле бишектә генә
иде.
И.Гази. Зур уллары Төхфәтнең хатыны Мәрфуга килен бик явыз телле,
үзсүзле иде.
Г.Ибраһимов. Рәшит аннан соң да әле гаиләсен ташлап китеп
йөргәләде, ераккарак, хәтта Таш-
кентка кадәр үк кыяклады – анда ул


зур апасында бер елдан артык торды.
Р.Мирхәйдәров
11) Балигъ булган, балалыктан чык кан, җитү. Син хәзер зур кыз инде. Дүрт биш
елдан кияүгә бирергә вакыт үзеңне, эшкә өйрән!
Г.Әпсәләмов
12) күчерелмә мәгънәдә Зурлар белән бертигез бул ган, өлкәннәр дәрәҗәсендәге. Соңгы звонок
булсын беренчесе, Син каршыла безне, зур тормыш.
Ш.Галиев
13) күчерелмә мәгънәдә Көчле, тирән, истә калыр лык. мин еш кына синең сүзләреңне кабатлый
идем: зур мәхәббәт зур бәхет кенә түгел, ул – зур газап та…
Р.Мирхәйдәров
14) күчерелмә мәгънәдә Батыр, курыкмас. …Зәңгәр күзле, йомшак сары чәчле, өстенә ямаулы
күлмәк, киндер чалбар кигән яланаяклы Петя – кечкенә гәүдәле, зур йөрәкле
баһадир Петя – үзе ташлаган гранатадан үзе дә һәлак булды.
Г.Гобәй
2. зурлар и. мәгънәдә, күпл. 1) Өлкән нәр, өлкән кешеләр. кичке сабаклар ясарга,
зур вә кечкенәләр өчен һөнәр өйрәтергә юл ачачак, һәм дә кирәкле китаплар
бастырырга тырышачак.
Г.Исхакый. Малайлар шактый урамнарны үтеп
ярга җиткәндә, анда боз карарга килгән балалар, үсмерләр, зурлар төркем
төркем булып торалар иде инде.
Ә.Фәйзи
2) Җәмгыятьнең дәрәҗәле, мөхтә рәм, йогынтылы кешесе. Аның бабалары –
чынлап та заманының зурлары.
Г.Ибраһимов
Зурга җибәрү Ниндидер эшне, мәсьәләне катлауландыру, аңа җитди төс
кертү. Хәмит энем, зинһар дип әй тәм, эшне алай зурга җибәрмә. Р.Иш морат.
Ярый әле төркемдә ике хәрби кеше бар иде, алар гауганы зурга
җибәрмәделәр.
Ф.Яруллин. Зурга китү Эш, мәсьәлә һ.б. катлаулану, җитди төс
алу. Шау шу зурга китә башлагач, Тау иле Гыйлаҗи малаена каршы озын ак
киндер күлмәктән, чабата оектан, биленә кызыл пута бәйләгән тәбәнәк кенә
юан бер егетне чыгардылар.
М.Га фури. Йомышчы малай, эшнең бик зурга
китүен сизенеп, икеләнә башлады.
Г.Бәширов. Ярый әле, эш алай ук зурга
китмәгән икән!
Н.Фәттах. Зурдан кубу
1) Нинди дә булса эш, вакыйгага артык

зур әһәмият бирү. Ә нигә алайса, зурдан кубып, терлекчеләр каласы дип, авыз
суыңны корыттырды.
Г.Ахунов;
2) Нәрсәнедер үз мөмкинлегенә, ча мага карамыйча, артык чыгымнар то тып
купшы үткәрү. Зурлар мәктәбе тарихи Ликбез елларында өлкән яшьтәге кешеләр
өчен ачылган кичке мәктәп
message-reply
Meaning of “зур” in Tharu language – definitions, images, pronunciation, examples, synonyms, antonyms, learn more...
Request to translate if there is no definitions or definitions is not clear enough "зур"?
Ask a question if something is not clear about the word "зур".