Tatararrow-right-bold-outlineTatar Learn Tatar

“зар” – Tatar explanatory dictionary

zar
зар (Cyrillic)
исем, фарсы теле
1) Кемгә дә булса сөй ләп
бирелгән үз тормышыннан канә гатьсезлек. Минем дә нәкъ шулай, авылга
кайтканыма дүрт көн, нинди генә зарлар ишетмәдем, нинди генә теләк ләр
әйтмәделәр миңа ярлылар.
М.Әмир. Газизов берәр яңа нәрсә сөйләр һәм безне
майор зарларын тыңлаудан котка-
рыр, дип уйладык без.
А.Шамов
2) Кайгы хәсрәт, борчу, моң зар. Чайпалышып, шатлык дулкыннары Чәп чеп
бәрелә күңелем ярына; Шул шатлыклар белән каршы торам Бу дөньяның
барлык зарына.
Ш.Бабич. Нурихан Фәттах теге чакта шактый зар күрсә дә,
бүген үч алам дип ваклан мый.
Т.Миңнуллин. Синең зарың алар ның һәммәсен
капларлык көчле иде, моңлы егет.
М.Фәйзи
3) Мохтаҗлык, җитешмәүчелек, интегү. Йөзеңне бер күрергә зар халыклар.
Котб. Түшәкләрең алтын, юктыр зарың, Балаларың көмеш күкәйдә; Күкәйләрне
тишеп чыгуларын тыныч кына утырып көт әйдә.
Ш.Бабич. Илен ташлап
киткәннәр Бер кайтырга зар икән.
Г.Афзал
4) Үпкә, рәнҗү, ризасызлык. Кар чыкның берәүгә дә зары юк, ул барысын да
аңлый, һәммәсеннән риза канә гать.
Ә.Еники. Бер зарым юк сезгә, и кешеләр! Бер
үпкәм юк сиңа, и дөнья!
С.Якупова
Зар елау 1) Елый елый, бик нык зарлану. Зар елый безнең мәче: «Сез
туйдыгыз, ди, мин ач ич!»
Г.Тукай;
2) Ачыну, рухи газаплану. Күпме бәндә күзне теккән Кыйбла якка күз терәп:
«Ник яраттың, әй Ходай?» – дип, Зар елыйлар тинтерәп!
Н.Исәнбәт. «Минем
падишаһ булуыма карамаңыз. Бәл ки, Аллаһы Тәгалә каршында миннән хур
хәкыйрь адәм юктыр?» – дип, зар зар егълады.
К.Насыйри; 3) Мескен

ләнү. болар барысы да – җиңелгән, буйсындырылган халык өчен табигый
вакыйгалар, алар турында куертып, зар елап, нигәдер сөйләп торасы да
килми...
Ә.Еники. Зари елау кара зар елау. Зар калу Мәхрүм калу, мохтаҗ булу
message-reply
Нəрсəгə дə булса риза булмауны белдергəн сүзлəр; ризасызлык,
канəгатьсезлек. Кайгы-хəсрəт, моң-зар
message-reply
Literature Examples
News Examples
favicon
Add meaning, image or audio
Meaning of “зар” in Tatar language – 1) Кемгә дә булса сөй ләп бирелгән үз то...
Request to translate if there is no definitions or definitions is not clear enough "зар"?
Ask a question if something is not clear about the word "зар".