Tatararrow-right-bold-outlineTatar Learn Tatar

“йолкыш” – Tatar explanatory dictionary

yolkış
йолкыш (Cyrillic)
сыйфат, гади сөйләм
1. 1) кимсетеп әйтү
Ярлы, хәерче; сәләмә киемле. Ул,

битен умарта корты чаккан, кысык күзле, сипкелле борынлы, чәче машинка
белән китәртелгән, кыска чалбарлы йолкыш малайга – миңа – ачу белән --- карап
кына куйды.
А.Расих
2) Хәрабә хәлендәге, җимерек, тузган. Йолкыш биналар
3) Хәлсез, ябык, зәгыйфьләнгән. Рәхимсез кышкы төннәрне җылы морҗа
эчләрендә, кара мунча төнлекләрендә посып уздырган йолкыш чыпчыклар
шул күлдәвекләрдә корымлы канатларын юа.
Г.Сабитов
4) күчерелмә мәгънәдә Абруйсыз, авторитетсыз, әһәмиятсез. Юк кына йолкыш малайлар
охраналы коттеджларда яши, «Мерседес», «Линкольн», джипларда чаба, иң
чибәр кызлар белән үзе теләгән вакытта чит илләрдә, диңгез буйларында кәеф-
сафа кора.
Т.Галиуллин
2. и. мәгъ. 1) Ярлы, фәкыйрь кеше. Ходайбирде: «Авызын ачса, үпкәсе күренгән
йолкышка бирердәй кыз юк миндә», – дигән җавап алып кайтты.
Җ.Рәхимов.
Ул, җыен гладиаторны, җыен колларны, брамат йолкышларны, бөлгән
типкеләрне һәм дөньяда торырлык рәте калмаган гына түгел, артык яшәргә
өмете дә калмаган җыен мөртәтне җыеп, явызлар бандасы корды.
Н.Исәнбәт
2) Төскә биткә, буйга сынга матур булмаган, сөйкемсез кеше. [Сабит:]
«Күр син аны, энекәшне, йолкыш кына дип йөрсәм, хатынның асылын эләк-
тергән икән ләбаса!»
А.Гыйләҗев
message-reply
-с.
1. Йоны йолыккаланган, Ябагасы коелып бетмəгəн 2. күч. Ярлы,
хəерче; сəлəмə киемле 3. күч. Начар, җимерек, җимерек хəлдə [й. авыл, й.
биналар]. Начар, хəлсез, йончыган. күч. Җебегəн, булдыксыз
message-reply
Literature Examples
News Examples
favicon
Add meaning, image or audio
Meaning of “йолкыш” in Tatar language – 1. 1) кимсетеп әйтү Ярлы, хәерче; сәләмә...
Request to translate if there is no definitions or definitions is not clear enough "йолкыш"?
Ask a question if something is not clear about the word "йолкыш".