Tatararrow-right-bold-outlineTatar Learn Tatar

“елгыр” – Tatar explanatory dictionary

yılgır
елгыр (Cyrillic)
сыйфат
1. 1) Җитез, хәрәкәтчән. Елгыр юнкерлардан берәү сәхнәгә йө гереп
менеп, кычкырып сөйли башла ды.
Я.Чанышев. Елгыр адымнар ар тыннан
көчкә өлгерәм.
Р.Низамиев. Ишек төбендә урта буйлы, гәүдәгә нык, төпле,
елгыр карашлы бер егет басып тора иде.
Р.Мөхәммәтҗан
2) Үткен, булдыклы, сәләтле; өлгер. Һәй, елгыр малай иде Муса. Ф.Сафин. Нина
елгыр кыз ул, укый да, хатлар да ташый.
К.Латыйп
3) Хәйләкәр, мут. Безнең картлар бик елгыр, машинагызның тәгәрмәчен
чәлдермәсеннәр.
А.Гыйләҗев. Тагын бер нәрсәгә игътибар итте сәүдәгәр:

сатып алучылар арасында, кайдан, кем икәнлекләрен танытмаслык итеп,
тоташ карадан киенгән елгыр адәм нәр күп.
Ф.Латыйфи. Кызганычка, бар
шундый «елгыр» шагыйрьләр. Бар.
Ка зан утлары
4) Зур тизлек белән хәрәкәтләнә торган. Ирексездән ул юлларны, аларда
чабышкан елгыр машиналарны бездәге чокыр чакырлы, баткак түмгәкле юл лар,
аларда ватылып яткан машина лар белән чагыштырдым.
Г.Тавлин
5) Кызу гына агып торган; йөгерек. Төннәрен шактый гына салкыннар бул галаса
да, елгыр елга туңарга өлгер мәгән.
Җ.Рәхимов
6) күчерелмә мәгънәдә Көр, симез; көчле, нык. Бу лачак хөкемдар җыелган халык ал дына елгыр
чабышкы өстендә килеп баса.
К.Нәфыйков. Елгыр атын уйна тып, Сафа Гәрәй
хан Казанга кайта.
Р.Батулла
2. рәв. мәгъ. 1) Тиз тиз, бик кызу. Әй җибәрде чылбырын әйләндереп, Ут чәчә
чылбыр да очкынландырып!.. Нин ди елгыр әйләнә чылбыр хәзер! Бөтерелә
чылбырда иблис зыр да зыр!
Ш.Бабич
2) Тиз арада, кызу (итеп). Сулы кисмәкне урынына елгыр гына илтеп, кызлар
йөгерешеп чыкмас борын, пе чәнлеккә таба атын юыртып китеп барды
Рәхимҗан.
Р.Мөхәммәдиев
Елгыр зиһенле Бик үткен, зирәк фикер йөртә алган. Дошман белән бәрелеш
вакытында солдатның физик яктан көчле һәм елгыр зиһенле булуы – бик мөһим
нәрсә.
Х.Камалов
message-reply
1. Елдам(1) 2. Үткен, җитез. Хəйлəкəр, мут
message-reply
Literature Examples
News Examples
favicon
Add meaning, image or audio
Meaning of “елгыр” in Tatar language – 1. 1) Җитез, хәрәкәтчән. Елгыр юнкерлард...
Request to translate if there is no definitions or definitions is not clear enough "елгыр"?
Ask a question if something is not clear about the word "елгыр".