Tatararrow-right-bold-outlineTatar Learn Tatar

“вакыт” – Tatar explanatory dictionary

vakıt
вакыт (Cyrillic)
Bähetkä, bu vakıt äbineñ oyı yanınnan
message-reply
– Alar vakıt, yıl fasılı
message-reply
исем, гарәп теле
1. 1) Фәлсәфи яктан караганда, материя яшәешенең объектив формасы. Илләр беткән җирдә, телләр беткән, Халык булып, беткән халыклар. Ул бетмәгән: Вакыт төпкеленнән Һаман өскә, өскә калыккан. Х.Әюп. Зәйнәп сарайларының җимерекләре мине хәйран калдырды, зиһенемне алды, рухымны дер селкетте. Монда Адәмнең иҗат куәте белән Вакытның җимерү кодрәте арасында меңәр елдан артык алыш, Фанилык белән Мәңгелек арасында өзлексез кыйралыш барган. М.Кәрим

2) Яшәешнең гасыр, ел, тәүлек, сәгать, минут һ.б. белән исәпләнгән дәвамлы аралык кисеме, мизгеле һәм аларның бер-бер артлы алмашыну процессы. Менә шул вакыттан игътибарән безнең тормышыбызда бертөрле үзгәрү сизелә башлады. Ш.Камал. Кышкы нардуган башы шулай ук кышкы челлә, ягъни иң суык кырык көнлек (25 декабрь – 5 февраль) вакытның да башы булган. Р.Әхмәтьянов. Мәгълүм

булганча, Казан Кремлендәге Сөембикә

манарасы, хәзерге вакытта, вертикаль сызыктан 1 метр 75 сантиметрга авышкан. Эзләнүләр, уйланулар, табышлар

3) Яшәеш дәвамлылыгын үлчәү берәмлеге. Мәскәү вакыты. Җирле вакыт. Кичке эңгер вакыты. Ахшам вакыты

4) Берәр эш, вакыйга белән бәйле чак; нинди дә булса күренеш, хәрәкәт, эшчәнлек өстенлек иткән заман. Чөнки караңгы әле, сәгать дүртләр чамасы гына. Халыкның иң тәмле йокы вакыты. В.Нуруллин. Миңа бит, судта җәмәгать гаепләүчесе булып чыккан вакытта, --- хатны файдаланырга кушып биргәннәр иде. Г.Минский. Гатият абзый авылның җәй көнен, аның да көтү кайткан вакытын бик ярата... М.Мәһдиев. Тау битләрендә умырзаялар бөгелеп утырган вакыт. Н.Измайлова

5) Берәр нәрсә эшләр өчен мөмкинлек биргән уңайлы чак, момент, мизгел; форсат, җай, очрак. Кара аны,

-- вакытны ычкындырма, берәр көн алданрак барып күр. Г.Минский. Безгә уңайлы вакыттан файдаланып калырга кирәк. А.Расих. Ул Нәфисәдән нидер көтә, ниндидер сер әйтәсе бар кебек, җайлы вакыт чамалап йөри. Г.Бәширов

6) Кешелек җәмгыятендә, ниндидер дәүләт, халык яки аерым кеше тормышындагы билгеле бер мөһим чор, дәвер. Әйтегезче, зинһар: шуларга хаким булган вакытымда, бөтен дөньяның падишаһлары минем каршымда чүп булып калмыймы соң?.. Г.Рәхим. Безнең сабый күңелләргә бер генә көн дә шатлык китермәде. Балалык вакытының очы югалды. М.Мәһдиев

7) Елның, тәүлекнең билгеле бер өлеше. Икенде вакыты җиткәч, кояш баюга якынлашкач,
--- [әсирләрне] таш зинданга бикләделәр.
Ш.Мөхәммәдев. Аның хезмәте өчен иң кыйммәтле вакыт – иртәнге һәм көндезге сәгатьләр иде. Г.Кутуй

8) Берәр эш, шөгыль, гамәл өчен билгеләнгән срок. Тар гына вакыт эчендә, эзләгән нәрсәң табылмыйча, һич уйламаган нәрсәләр килеп чыгуга

инде күнегелгән. И.Абдуллин. Кандидатлык диссертациясен язар өчен бирелгән вакыт узса да, эштә күренми. К.Латыйп. Вакыт җитми чәчәк атмый Бакчадагы гөлләр дә. Җыр

9) Төп эштән тыш, башка төрле шөгыльгә бирелгән буш ара. Рәхим, шундый [вакыттан дөрес файдалану турындагы] уйлар белән дәртләнеп, һәрбер буш вакытын [фәнни] эшенә бирде. А.Расих. Гәүһәрнең тагын ике сәгатьләп вакыты бар иде, туп-туры Галимҗан абыйларына китте. Г.Әпсәләмов. Минем ише бала-чага белән аралашырга аның вакыты-җае да булмагандыр инде. К.Миңлебаев

10) Елның берәр эш өчен уңайлы чагы, нинди дә булса эш өсте; сезон. Печән вакыты җитте. Ш.Камал. Җиләк-җимеш җыю вакыты. Ау вакыты башланды

11)
вакыты тартымлы формада Берәр төрле эшнең башкарылырга тиешле чоры; срок. [Чәчәкләрнең] Кыңгыр салган чалмаларында ниндидер моңсулык бар. Вакыты җиткәч, өзми дә чараң юк шул. Г.Әпсәләмов. Әллә, көне җитмичә кош сайрамый, дигәндәй, вакыты җитмичә, бу уйлар да кешенең башына килмиме? Г.Әпсәләмов

12) Нинди дә булса эш-хәрәкәтне башкаруда билгеле бер эзлеклелек, чират. Гаҗәп шул. Бөек әсәрләр, миңа калса, галәм белән бергә яралган да дөнья күрергә үз вакытын, үз чиратын көтеп яткан. М.Кәрим

13) Гомер, гомернең бер өлеше. Бер сәгать, ике сәгать, өч сәгать яттым. Вакыт бик акрын уза, минем өчен исә барыбер иде. Г.Рәхим. Озак вакытлардан соң, картайган егет булып, авылга кайттым. М.Мәһдиев. Вакыт агышы сизелми дә үтә икән. Алмазның вафатына да биш ел үткән, әле кичә генә кебек иде, югыйсә. Мәдәни җомга

14) Хат, документ, шигырь, хикәя һ.б.ш.ларның язылу, иҗат ителү моментын күрсәткән билге; тутыру көне; дата. Җыентыкка кергән җырларның берсенең дә җырлану, күчерелү вакытлары юк. М.Җәлил

2. хәбәр функциясендә Берәр эшне үтәү, башкару моменты җитүне белдерә. Ну,

Җәгъфәр, мин озак утырдым --- кайтырга вакыт. Г.Әпсәләмов. Бәйдән ычкынырга вакыт инде безгә, вакытвакыт... В.Имамов

3. бәйл. функ. 1) Нинди дә булса эшхәлнең, күренешнең срогы ягыннан чиген, чикләнүен белдерә; ара. Мин тагын әллә никадәр вакыт йокылы-уяулы яттым. Г.Рәхим

2) вакытта урын-вакыт килеше Нинди дә булса эш-хәлнең, күренешнең шарт мәгънәсен белдерә. Аем туры баккан вакытта – йолдызларга йодрык. Мәкаль

3) Берәр эшне үтәргә комачаулаган кире сәбәпне белдергән сүзне шул сүзгә караган җөмлә кисәгенә бәйләп килә; урынына. Мәсҗед карты булып йөрер вакытымда кире дөньяга керешергә туры килә инде. М.Гафури

Вакыт җитми үлү Вакытсыз, вакытыннан элек, иртә үлү. Ялгыз картлык – вакыт җитми үлүгә тиң икән ул, Галиулла балам. Н.Хәсәнов. Вакытны тиз тоту 1) Эштә темп саклау; 2) Вакытны бушка уздырмау. Вакыт(ны) оту 1) Вакытны дөрес итеп бүлә белү, вакытны уңышлы файдалану. --аның, һәрвакыт, инде легендага әйләнгән трубкасы белән мәшгуль булуы да – фикер юклыгын яшерү, вакыт оту өчен бер хәйлә генә. Т.Мөбарәков; 2) Вакытка экономия ясау. Вакыт сыйдырганча Нәрсә дә булса эшләргә вакытын бүлә алганча, вакыты булганча. Гомумән, ул Газинурны ярата, аны һаман күзәтә, әледән-әле үзе янына чакырып яки правлениедә, клубта, кырда, абзарда очратып, аның белән вакыт сыйдырганча сөйләшә, аңа үзенең киңәшләрен бирә иде. Г.Әпсәләмов.
Вакыты белән 1) Вакыты җиткәч, үз вакытында; кайбер вакытта, кайчакларда. Кыен булсын, хәтта, вакыты белән, нужа да күрсен. Г.Бәширов. Үз язганыма, вакыты белән, үзем дә икеләнебрәк карыйм. М.Кәрим; 2) Кирәк булганда, кирәге чыкканда, кирәкле урынында. Вакыты белән җитди була алу. Вакыты белән кызык сүзләр сөйләү. Вакыты җитеп Картаеп, олы яшькә җитеп, яшен яшәп. Ул, бичара, вакыты җитеп, гыйбадәтен кылып, намазлы-

гы өстендә үлде, дип әйтерлек, һаман изгелек кылып үлде. М.Гафури
message-reply
1. Философиядə: материя яшəешенең объектив формасы 2. Нəр. б.
секундлар, минутлар, сəгатьлəр, еллар, гасырлар һ. б. ш. белəн исəплəнə торган
яшəеш арасы, дəвамлылыгы. Яшəеш дəвамлылыгын үлчəү берəмлеге [җирле в.
белəн... ] 3. Нин. б. эшкə, шөгыльгə бирелгəн буш ара [в. табу, в. уздыру] 4. Чор,
дəвер, чак [егет в. ларда][көчем бар в. та мин... ][мəчет карты булып йөрер
в. ымда... ] 5. Берəр эш, вакыйга барган чак [дəрес в. ында] 6. Елның, көннең
билгеле бер өлеше, арасы [иртəнге в. ]. Тəүлекнең сəгатьлəр, минутлар белəн
үлчəнə торган бер мизгеле [в. əле тугыз гына] 7. Берəр эш өчен билгелəнгəн срок
[ун тəүлек в. бирəм]. Билгелəнгəн срокның чиге [тиешле в. ка кил] 8. Момент,
мизгел, чак [җайлы в. ны чамалап]. Уңай шарт; форсат, очрак [в. ны
ычкындырма] [һəр эшнең үз в. ы бар] 9. хəб. Берəр нəрсə эшлəү моменты җитүне
белдерə [таралырга в. ] 10. Сезон [печəн в. ы җитте] 11. Дата [əсəрнең язылу в. ы
куелмаган]. ВАКЫТЫНДА -рəв.
1. Заманында 2. Тиешле, кирəкле вакытта
message-reply
Literature Examples
News Examples
favicon
Add meaning, image or audio
Meaning of “вакыт” in Tatar language – 1. 1) Фәлсәфи яктан караганда, материя я...
Request to translate if there is no definitions or definitions is not clear enough "вакыт"?
Ask a question if something is not clear about the word "вакыт".