Tatararrow-right-bold-outlineTatar Learn Tatar

“вәгазь” – Tatar explanatory dictionary

väğaz
вәгазь (Cyrillic)
исем, гарәп теле
1) Үгет-нәсыйхәт, яхшылыкка өндәү, акыл бирү. Вәгазь рәвешендә язылган китапларның никадәр тәэсире булачаклыгын күрәсебез килә. Ф.Әмирхан. Вәгазь тыңлау күңелне йомшарта һәм безне кылган гамәлләребезгә нәтиҗә ясарга этәрә. Г.Исхакый

2) дини сүз Җомга һәм дини сүз, бәйрәмнәрдә күмәк намазлар укыганда, мәчеттә – имамның, дини сүз, мәҗлесләрдә Коръән укучының, гыйбрәтләр китереп, дини сүз, нәсыйхәт бирү төсендәге чыгышы; хөтбә. Милләтебезнең терәкләре – байлар, сез – малларыгыз белән, газиз динебезнең баганалары – муллалар, сез – вәгазьләрегез белән бу ярдәмне, беренче нәүбәттә, сез күрсәтергә тиешсез. К.Тинчурин. Менә мәчеттә, безнең кебек ярлы, зәгыйфь кешеләрне рәнҗеткән байларга азрак вәгазь бирер идең, хәзрәт. Ш.Камал

3) Үгетләп, өйрәтеп, акылга өндәп, димләп сөйләнгән сүз(ләр). Безнең яшь язучы шагыйребезгә хас -- агитация, вәгазь юк диярлек, аз. Г.Нигъмәти. Яратмыйм шундый вәгазе белән тыгылган кешене. Г.Бәширов. Хәзер әти-әнисенең вәгазьләре янына Вәсиләнең дә тавышы кушылып китә. А.Гыйләҗев. Үзләренең бүлмәсенә кайткач, ул әлеге «шахмат уены» турында шактый үтемле бер вәгазь сөйләп алды. Г.Ахунов
message-reply
Literature Examples
News Examples
favicon
Add meaning, image or audio
Meaning of “вәгазь” in Tatar language – 1) Үгет-нәсыйхәт, яхшылыкка өндәү, акыл...
Request to translate if there is no definitions or definitions is not clear enough "вәгазь"?
Ask a question if something is not clear about the word "вәгазь".