Tatararrow-right-bold-outlineTatar Learn Tatar

“кайда” – Tatar explanatory dictionary

kayda
кайда (Cyrillic)
Kayda ul siña, Kıyşık ayak, mine aşarga!
message-reply
ä korbanlık bäräne kayda soñ? – dip soradı.
message-reply
алмашлык
1. 1) Кемнең яки нәрсәнең урынын ачыкларга теләп

бирелгән сорау җөмләдә кулланыла. Су анасы мин, китер, кайда
минем алтын тарак?
Г.Тукай. Солтан Уразбаев иптәш бу палатада
булса кирәк, аның ятагы кайда икән?
Г.Ибраһимов. Ә минем бабаем
кайда соң?
Г.Гобәй
2) Нәрсәнеңдер булмавына гаҗәпләнү, көенү белдереп әйтелгән
сорауөндәү җөмләләрдә кулланыла. Чәй эч, дип сөйләнәсең дә,
кайнаган самавырың кайда соң синең?
Р.Ишморат. Кайда ул картның
элекке гөл кебек яшь чаклары?
Н.Исәнбәт
3) Нилектән, ник, ни өчен. Бу хәлләрнең, бу черүләрнең сәбәбе кайда?
Г.Ибраһимов
4) ялг. Кая. Калтырыйм, куркам: «Ходай! – дим. – Инде мин кайда
барыйм?»
Г.Тукай. Кайда гына качып котылыйк, дип кычкырып
карады, ләкин артык курку сәбәпле, кеше ишетерлек тавыш чыгара
алмады.
Ф.Әмирхан. Кемдә торасың, кайда урнаштың? Г.Бәширов
5) Төшенчәләрне капма-каршы куеп,
«анда»–«монда» мәгънәсендә кулланыла. Германия кайда да, без
кайда.
И.Гази
2. рәв. мәгъ. 1) Кайсы урында, кай җирдә, нинди урында. Үзенең
кайда


икәнлеген чак-чак аңлады. Ш.Камал. Димәк, сезгә дә сыер алудан элек
аны кайда асрау турында уйларга кирәк икән.
Ә.Еники. Әмма синең
белән бу дипломатия өлкәсенә бик тирән кереп китмичә, менә нәрсәне
аңлап җиткерик әле: кайда төп көч, икенче фронттамы, әллә
үзебездәме?
Г.Бәширов
2) Кай урында булуга карап, урынына карап. Башым минем тиле
булса да, карчык, кайда бөгелергә, кайда югары торырга икәнен белә
ул.
А.Шамов
3) «Кайсы урында булса да», «тагын да» мәгънәләрен белдерә.
Мондый хуш исле болыннар безнең колхозлардан башка тагын кайда
бар икән?
Ә.Исхак
4) «Бик күп җирдә», «теләсә нинди урында», «кая теләсә, шунда»
мәгънәләрен белдерә. Мин тәмам гиздем җиһанны, – кайда, кайда
йөрмәдем.
Г.Тукай. Кайда гына йөзми, кайда гизми салчы белән
юлчы башлары.
Н.Исәнбәт. Мин кайда гына булмадым, бу кадерле
рәсемне кайда гына күрмәдем, аның бөек исемен кайда гына
ишетмәдем.
А.Шамов
5) «Нинди генә урында, кай җирдә генә булмасын» мәгънәләрен
белдерә. Аңа кайда да бер… төрмәдә дә ач, монда да ач. И.Гази.
Кайчан гына, кайда гына очрашмасыннар, хәзер эт кебек үзара
эләгешергә генә торалар.
Г.Ибраһимов
6) әнә, менә алмашлыклары белән килеп, игътибарны мәсьәләнең
асылына, предметның төп урынына юнәлдерә. «Вәт, – дип уйлыйм
мин эчемнән генә, – чын дуслык менә кайда беленә ул».
А.Шамов. Ә,
менә кайда утыралар икән алар.
Ф.Бурнаш. Менә егетлек кайда,
ике үрдәк очрады, икесен дә атып төшерде Әхмәт.
М.Фәйзи
7) Җөмләнең тиңдәш кисәкләре алдыннан кабатланып килеп, «бер
урында», «икенче урында…» дип саналып китә. Кайда ат белән,
кайда җәяүләп, авылдан авылга бер ун көнләп йөрде ул.
И.Гази
3. мөн. сүз мәгъ. Баш җөмләдәге шунда, анда алмашлыгын
ачыклап, иярчен урын җөмләне баш җөмләгә ияртү өчен кулланыла.
Аларны кайда күрсәң, шунда үтерергә, ди. Г.Ибраһимов. Кайда иң батыр, иң чыдамлы сугышчылар кирәк – гвардиннар
шунда. Менә бит ул, кайда нечкә, шуннан өзелә.
Т.Гыйззәт. Кайда
баксаң, анда тулган сәүдәгәр.
Г.Тукай
4. кер. сүз мәгъ. Я булмаса, һич югында, әйдәле бер. – Кайда,
йөгәнне алып бир әле монда, – дип, ат җигәргә кереште.
М.Гафури.
Кайда, монда ике кешегә сыра китер әле. Г.Камал. Кайда,
кайсыгызның учына салыйм.
М.Фәйзи
5. кис. функ. 1) Хәбәре исем фигыль белән белдерелгән тойгылы
җөмләдә эш-хәлнең үтәлү мөмкинлеге булмауга басым ясый. Кайда
әле барып җитү.
М.Гафури. Кайда аңлау миңа! Бер сүз дә аңламыйм.
Г.Тукай. Кайда монда килү, өйгә дә көчкә генә кайтып җиттем.
Г.Камал. Ю-ю-юк, җәяү килә алу кайда. М.Фәйзи
2) Раслау, хуплау төшенчәсен көчәйтеп килә. Кайда ул
картаймаган.
Ш.Камал
3) Үзе генә яки көчәйткеч сүзләр белән бергә килеп, мөмкин булмау,
юклык мәгънәсен белдерә. Миңа уку кайда ул
message-reply
-а.
1. 1)Нинди (кайсы) урында 2) Иярчен җөмлəне баш җөмлəгə бəйлəү
өчен кул. [кайда тəртип, шунда эш тə бара] 2. кис. 1)Тойгылы җөмлəлəрдə эз-
хəлнең үтəлүе мөмкин түгеллеккə басым ясый [кайда ул анда керү!] 2)Раслау,
хуплау төшенчəсен көчəйтеп килə [килешмəгəн кайда ул, килеште]
message-reply
Literature Examples
News Examples
favicon
Add meaning, image or audio
Meaning of “кайда” in Tatar language – 1. 1) Кемнең яки нәрсәнең урынын ачыклар...
Request to translate if there is no definitions or definitions is not clear enough "кайда"?
Ask a question if something is not clear about the word "кайда".