Tatararrow-right-bold-outlineTatar Learn Tatar

“каян” – Tatar explanatory dictionary

kayan
каян (Cyrillic)
алмашлык
1. кара кайдан. Тик башта үзегез турында сөйләсәгез иде: кем
сез, каян килдегез, нәрсә булды?
Ф.Галиев. Ә каян алганымны син
сорама, Йосыф абый, мин әйтмим!
В.Нуруллин. Каян башларга дип
уйлагандай, ул бераз гына тын торды да үз алдына уйчан карап сүз
башлады ---.
Ф.Галиев
2. Нишләп, ни өчен, ни сәбәпле, нилектән. Нәфисә: – Әти, кара
әле, бу ни эшең бу? – диде. – Әйтче, зинһар, сиңа нәрсә җитми? Бу
хурлыкны каян уйлап чыгардың?
Г.Бәширов. Ринат, каян уйлап
чыгардың әле син моны дигәндәй, көлемсерәп ---.
Н.Хәсәнов
Каян килеп, кая китмәгән «Кызганырлык түгел, күп нәрсә
югалмый» мәгънәсендә (сарыф ителгән мал, акча, вакыт һ.б. тур.).
Хатын әйтә: – Булмаса, карт, хәзрәттән яңа бөти яздырып кайт,
унбиш тиен каян килеп кая китмәгән.
С.Җәләл. – Бер киклек [киек
кош] каян килеп, кая китмәгән. Окоптагылар өчен бирәм, – диде
карт.
Ә.Айдар. Ике мең алты йөз сум акча каян килеп, кая китмәгән,
миннән булсын яхшылык.
В.Нуруллин. Кызганыч шул. Бөтен цех
яклап күтәрелгәндә, мин генә читтә калмам. Бер имза каян килеп,
кая китмәгән.
К.Кәримов. Каян килү Ничек барлыкка килү (гаҗәплә-
нү яки инкяр итү интонациясе белән әйтелә). [Сания Гөлзадәгә:] Син
ничек ачык һәм кыю итеп сөйлисең хәзер. Каян килде сиңа бу
кадәр кыюлык?!
Р.Ишморат. Очрашулар каян килер иде, Аерылулар
әгәр булмаса.
З.Нури. Күрешкән саен, егетнең аңа соклануы арта
торды: каян килгән кызга шушы кадәр сизгер акыл?
А.Гыйләҗев
message-reply
Literature Examples
News Examples
favicon
Add meaning, image or audio
Meaning of “каян” in Tatar language – 1. кара кайдан. Тик башта үзегез турында...
Request to translate if there is no definitions or definitions is not clear enough "каян"?
Ask a question if something is not clear about the word "каян".