Tatararrow-right-bold-outline Tatar Learn Tatar
сыйфат
1. 1) Олы яшьтәге, өлкән яшьтәге; озак яшәгән. Рушания
акрын гына: – Исәнмесез, – диде. Карт әби ялт итеп борылып
карады, исенә төшерергә теләгәндәй, бик озак аңа карап торды.
З.Кадыйрова
2) Бик күптәннән, әллә кайчаннан бирле үсеп утырган. Бу мәчет ---
йөзләрчә ел яшәгән карт агачлар арасында, махсус эшләнми
калдырылган урман эчендәге күренеше белән бертөрле серрият
кәсеп итә иде. Ф.Әмирхан. Үсеп утыра бер карт имән. Тирә-ягы
яшел чирәм, Ботаклары җиргә тигән. М.Җәлил
3) Озак эшләгән, тәҗрибәсе булган; күпне күргән, бик күп белүче,
күпне кичергән
4) Үз вакытында өйләнми яки кияүгә чыга алмый калган, сазаган.
Карт кыз комарланып ызба эченә карашын ташлады.
Н.Гыйматдинова
2. и. мәгъ. 1) Олы яшьтәге ир кеше. Дәрья булып, болыт булып
кайнашкан бу исәпсез мал картның күңелен кыздырды ---.
Г.Ибраһимов. Картлар киткән, киткән малайлар. Әйтерсең лә,
далаларга китеп, Язмышыннан качкан бала бар. Р.Вәлиев. Хәтмулла
картның күзенә йокы кермәде. Г.Гыйльманов
2) Никахлы ир, хәләл җефет. Ләкин китәргә өлгерә алмый калдым,
карчыкның җавабы мине тагын шушы изге дә, гөнаһлы да җиргә
кайтарды. – Тәкъдирем янына. Бергә гомер иткән картымның
исеме шулай иде. Г.Гыйльманов
◊ Карт алаша Һәртөрле авыр эшкә күнеккән, күндәм һәм юаш
табигатьле карт ир кеше. Карт алаша – тарт, алаша Олы кешегә яңадан-яңа
эшләр йөкләү турында әйтелә. Карт бүре
1) Күпне күргән, тәҗрибәсе булган кеше. Яганов эшкә каян
тотынырга, ничек тәмамларга икәнен белә. Карт бүре. Егерме биш
елдан артык эш тәҗрибәсе. Ш.Бикчурин; 2) Шомарган, хәйләкәр,
явыз эшләргә остарган карт кеше. [Мине] Кәримовларның
Шәрифҗан исемле бер карт бүресе алдады. М.Фәйзи. Карт
карга Күп сөйләшә торган усал карчыклар турында. [Вәли җиргә
төкерә:] Тфү! Карт карга, синең белән үбешергә дураклар дисеңме
безне? Кызларыңны дим, кызларыңны үптер. М.Фәйзи. Карт төлке
Шомарган, һәртөрле хәйләле эшләргә остарган кеше. Камали абзый
карт төлке бит. Боларның тәүбәсенә генә ышанмый, ошбу рәвештә
протокол ясатты. Ш.Мөхәммәдев. Карт чыпчык Өлкән яшьтәге
тәҗрибәле кеше. Карт чыпчыкны кибәк белән алдый алмассың.
Мәкаль. Комиссар, әлбәттә, үзе дә күптәнге «карт чыпчык» иде,
шуңа күрә үз алдында кемнәр утырганын бик тиз танып алды.
М.Әмир

Meaning of “карт” in Tatar language – 1. 1) Олы яшьтәге, өлкән яшьтәге; озак я...
Request to translate if there is no definitions or definitions is not clear enough "карт"?
Ask a question if something is not clear about the word "карт".
To improve and add new definitions to the Tatar dictionary, we need your support.
You can also help by adding definitions of words to the database.
Thank you!