Tatararrow-right-bold-outlineTatar Learn Tatar

“каршылык” – Tatar explanatory dictionary

karşılık
каршылык (Cyrillic)
исем
1) Каршы булу, тискәрелек, кирелек. Һәрхәлдә
мин үземдә кияүгә чыгарга каршылык, теләксезлек таба идем.

Г.Сөнгати. Сөбхангуловтан каршылык көтмәгән иде ул.
М.Насыйбуллин. Кирәк булгач, йөрим, бернинди каршылыгым юк.
Н.Фәттах. Рушан тыштан караганда кирелеккә охшаш, әмма
ниндидер эчке бер каршылык-протест белән, хезмәттәшләрен
аптырашта калдырып, кинәт кенә кистереп әйтеп салды ---.
Казан
утлары
2) Каршы тору, ризасызлык, канәгатьсезлек, килешмәүчәнлек.
Бакуда нефть промыселларында --- патшага каршылыклар көннән-
көн үсә.
Х.Садри. Җирле халыкның кычкыртып талауга, чукындыруга
торган саен ныграк каршылык күрсәтүенә карамастан, яңа
«хуҗаларның» аппетитлары кимеми.
Р.Әмирхан. Димәк, бу версия
буенча, Идегәй гаиләсе белән Туктамыш хан арасындагы каршылык
бик күптәннән килә.
Ф.Урманче
3) Икенче бер нәрсә белән охшаш булмау, туры килмәү, капма-
каршы булу, үзара каршы булу. Археологиянең яңа каршылыкларына
багышланачак мәкаләсе турында сөйләп туктагач, Солтания Кәримә
күңелендәге газаплану хикмәтен дә тойды.
К.Тимбикова. Бүлектәге
каршылыкларның газетада фаш булуы галимнәр дөньясын гөж
китерде.
К.Тимбикова. Ф.Бәйрәмова олы шагыйрьнең хис-кичерешләр
байлыгын, каршылыгын, җан газапларын бөтен күңеле белән аңлап,
үзенеке кебек кабул иткән һәм драмада сәнгать чаралары белән
шуларны сурәтли ал-
ган.
Казан утлары

4) Хәрәкәт итәргә, каядыр керергә, барырга комачаулаган, киртә
булган, тоткарлаган нәрсә. Теләгең төпле икән, бер каршылыгым юк.
Ә.Моталлапов. Дошман немец армиясенең Ленинградка юнәлгән
юлында әлеге армиянең җитди каршылык булуын яхшы аңлый.

Ә.Мәхмүдов. – Әгәр ул [Шамин] чынчыннан эшне рәтләргә ябышкан
икән, каршылыклар, бәрелешләр килеп чыгарга тиешме? – Тиеш,
иптәш Адаев...
А.Гыйләҗев
5) Комачау, тоткарлык. Кешегә үз юлында очрый торган
авырлыклар, каршылыклар белән көрәшергә туры килә.
Г.Иделле.
Ләкин көтелмәгән каршылык килеп чыкты. Ш.Маннур. Ничек итеп
Гамбәрне офицерга яучылавыбызны, туй үткәрергә җыенгач кына,
һич көтелмәгән каршылыкка очравыбызны, кәләшнең түбән
катлаудан икәнен бәйнә-бәйнә сөйләп бирдем.
Г.Шәрипова
6) Конфликт. Каршылыксыз һәм көрәшсез драма әсәре була алмый.
М.Җәлил. Тарих шуны раслады: ул мәдрәсәләрдә укучы сәләтле
яшьләр, аларда бирелгән гыйлем-мәгълүмат, тәрбиядән канәгать
булмыйча, татарның ул вакыттагы укыту-тәрбия системасы белән
каршылыкка керәләр.
Г.Исхакый. Әсәрдәге каршылыкларны, төп
конфликт характерын персонажның социаль хәленә бәйләп
аңлату да җитди мәсьәлә буларак урын ала.
Ә.Закирҗанов
7) физика Җисемнәрнең нәрсәнеңдер тәэсир итү көченә каршы тора
алу үзлеге, сыйфаты, табигате. Кешегә докторлар дарулар биреп
карыйлар. Ләкин булмый, чир, ниһаять, организмның каршылык
көчен тәмам җиңә; кеше канындагы шариклар да, йөрәк тә,
дарулар да һични эшли алмыйлар.
Ш.Маннур. Радиоалгычка яңа
блок өстәгәч, аларның каршылыгы үзара ярашмаска тиеш ич!

А.Тимергалин. Һаваның каршылыгы аркасында аның очу тизлеге
акрынлап кими бара һәм очыш юлының ахырына таба аның
тизлеге секундка 40 метр чамасы гына кала.
Кызыклы физика
8) философия Табигать һәм җәмгыять күренешләренә хас булган үзара
кире

мөнәсәбәт, килешмәүчәнлек, кискен аерма, уртаксызлык, капма-
каршылык. Габдулла мулла белән Г.Камал арасындагы фикер
каршылыгы көннән-көн тирәнәя.
М.Гали. Ул заманында киң
җәмәгатьчелекне борчыган мәсьәләләргә, гомумән, милләтнең
хәле, тәрәккыяте, социаль каршылыклар, сәясәт, тәрбия һ.б.
барып тоташа.
Г.Исхакый. Әгәр дә дарвинизм Дарвин каләме
астыннан чыккан төсендә дөньяга идеалистик караш белән кар-
шылыкта булган булса, материалистик тәгълиматның үсеше бу
каршылыкны тагын да күбрәк тирәнәйтте.
Биология фәнендәге хәл
турында
9) күчерелмә мәгънәдә Кыенлык, киртә; авырлык. Матур, төпле шигырьләр язган
Хәнәфинең тормышында бер генә каршылык та булмаган дип
уйласак, ялгышырбыз, аңа тормыш юлында зур авырлыклар, очлы
казык башларыннан торган ясалма коймалар аша да үтәргә туры
килде.
Ә.Мәхмүдов. [Ул] Иң авыр, иң олы каршылыклар тупланган
юлга аяк баскан.
М.Вәлиев. Кәлимә белән Шәрәфә арасындагы
мөнәсәбәт тә мең каршылык аша шул дәрәҗәгә үсеп җитте.

К.Тимбикова
◊ Каршылыгын сындыру Җиңү, буйсындыру. Димәк, каршылыкны
сындырыр, үзеңә буйсындырыр, шуның белән аларны курку хисе
читлегендә тотар өчен, аларга ярашырга кирәк.
Ә.Гаффар. Бу
урыннарда канлы фашизмның соңгы үлем ачысы каршылыгы
сындырылган бик каты сугышлар үткән.
Р.Төхфәтуллин. Суфианов
та алар турында нидер әйтте түгелме? Аларның каршылыгын да
сындырачак ул! Үгет-нәсыйхәт белән маташмаска, шытырдатып
кысарга!
А.Гыйләҗев. Каршылыгы сыну Әхлак, әдәп нормалары
һ.б.ш. басым ясап яки көч кулланып кемне булса да җиңү, бас-
тыру, буйсындыру турында. Ләкин иптәшләре каты-каты әйтә
башлагач, Вәлиевнең каршылыгы озакка бармады, сынды.

С.Рафиков. Каршылыкка керү Кемгә яки нәрсәгә дә булса каршы
берәр нинди эш, хәрәкәт эшләү, көч
белән каршы тору; карышу. [Ул] Хәтта аны тәхеткә утыртуда төп
роль баш-


карган морзалар белән, ягъни Шәрык төркеме белән дә каршылыкка
керә һәм Коләхмәтне кулга алдыра.
Ф.Урманче. Драматургның
игътибар үзәгендә котылгысыз каршылыкка кергән Туктамыш хан
белән Идегәй мирзаның һәм якыннарының максат-омтылышларын,
шуңа бәйле эш-гамәлләрен ачыкау тора.
Ә.Закирҗанов. Каршылык
күрсәтү
1) Кемгә яки нәрсәгә дә булса каршы берәр нинди эш,
хәрәкәт эшләү; көч белән каршы тору, каршы сугышу. Дошман
нык каршылык күрсәтә, орудиеләрне ут астына алырга тырыша,
без аның саен ныграк бәрәбез.
Г.Галиев. Хатыннар юл бирмәсәләр дә,
артык каршылык та күрсәтмиләр иде.
И.Гази. Бинадан каршылык
күрсәтү туктатылды. 10 сәгать 38 минутта Руцкой: «Атмаска.
Каршылык күрсәтмәскә...» – дигән әмер бирде.
Р.Мөхәммәдиев;
2) Карышу, ризалашмау. Патша бердәнбер улына каршылык
күрсәтми.
Дастан. Милиция. Менә сезне тентергә кушып, өяздән язу
килде. Менә язуы, властька каршылык күрсәтмисездер бит?..

М.Гафури. Инде Әнвәр аз гына каршылык күрсәтсә, аяклары белән
тыпырдап чәбәләнергә, еларга тотына.
Ә.Еники
message-reply
1. Каршы булу, тискəрелек, кирелек. Каршы тору, ризасызлык
2. Табигать һəм җəмгыять күренешлəренə хас булган үзара кире мөнəсəбəт,
килешмəүчəнлек, кискен аерма 3. Комачау, тоткарлык
message-reply
Literature Examples
News Examples
favicon
Add meaning, image or audio
Meaning of “каршылык” in Tatar language – 1) Каршы булу, тискәрелек, кирелек. Һәрх...
Request to translate if there is no definitions or definitions is not clear enough "каршылык"?
Ask a question if something is not clear about the word "каршылык".