Tatararrow-right-bold-outlineTatar Learn Tatar

“каһәр” – Tatar explanatory dictionary

kahär
каһәр (Cyrillic)
исем, гарәп теле
1) Каргыштан килгән җәза, газап. – Бер килгән кешегә
килә бит ул, каһәр, – дип куйды ул бераздан, – тәки игелеген күреп
булмады бит.
Г.Сабитов. Ә менә котыртучыга – каһәр! Каһәр укыйм.
М.Хәбибуллин. Җилкәмне ваттылар пуля белән, каһәр.
З.Фәтхетдинов. Каһәр төшсен сиңа, дип бәддога укыды.
Д.Гайнетдинова
2) Каты ачу. Кайгы – күздән, каһәр йөздән беленә. Мәкаль. Немец,
каһәр, сугышта да адәмчә яшәргә омтыла икән.
Ш.Рәкыйпов.
Менә инде бүген суд булды, егерме биш сум түләтәләр, каһәрләр, – ди.

Г.Толымбай. Ул, ник ачмыйлар соң моны, каһәр, шулкадәр озак
ашамасалар, соңгы ашаулары түгелдер бит, дип сукрана.

Г.Мөхәммәтшин
3) Вак-төяк каршылыклар, бәхәсләр, кыенлыклар, проблемаларга,
шулай ук кешеләргә карата ачусыз гына әйтелә торган каргау сүзе.
Галәү бабай сукрана-сукрана тәрәзәгә килде. – Әле генә йокыга китеп
бара идем, каһәр. Шырпысы кайда соң әле?
Г.Гобәй. Кая китте бу
бала, каһәр?

4) Сокланганда, ошатып-яратканда әйтелә. И матур да бит, каһәр!
Эшкә дә уңган, каһәр!
Ш.Рәкыйпов. Озын кара керфекләре шундый
матур каһәрнең: карандаш тидерүнең дә кирәге юк.

М.Насыйбуллин. Ләкин ул чакта ничектер игътибар ителмәгәнме,
бу юлы шаккатым. Чибәр икән, каһәр!
Р.Төхфәтуллин. Безнең
казнага әйбәт бүләк алып килгән, каһәрең.
З.Фәтхетдинов

Каһәр китү Берәрсенең ачуы, каргышы нәтиҗәсендә ниндидер
һәлакәткә дучар булу, җәзасын күрү дип уйлау. Алдагы елда
Ходаның каһәре китеп, кар явар.
Н.Сәфәрев. Каһәр салу
Интектерү, газаплау, тилмертү, җәфалау. Еладым мин. Хәзер дә
бик сыкрыйм. Каһәр укыйммы? Дәррәү күтәрелеп якламавы өчен,
халкыма каһәр салыйммы? Каһәрләмим. Халкыма илне торгызуда
каһарманлык телим. Каһарманлык!
М.Хуҗин. Каһәр сугу
Берәрсенең ачуы, үпкәсе, рәнҗешкаргышы нәтиҗәсендә бәла-
казага, ниндидер һәлакәткә дучар булу, җәзасын күрү дип уйлау.
Шул төнне яшеннән ут чыгып, алпавыттан калган әйбәт нарат
өйләр, амбарлар янып бетәләр. Карт-карчыклар исә: – Яшен
сукмады, Алланың каһәре сукты! – дип юрап куйдылар.

Г.Ибраһимов. Каһәр суккан Бик яман итеп, ачынып каргау сүзе.
Шундый ук куркыныч затмыни соң ул? Бәлки, теге каһәр суккан
янчык шулай тәэсир итәдер.
Ф.Латыйфи. Каһәр сукканнар, сакал
кырырга да ирек бирмәделәр.
А.Шамов. Нинди каһәр суккан кара көч
күмергә әйләндерде бу гүзәл гөлбакчаны?..
М.Әмир. Каһәр
суккыры
Каргап, каһәрләп сүгү, кемгәдер ләгънәт төшүен теләү.
Каһәр суккыры Сайгушев, азгын җан, пычакны сындырды, кибеттә
пычак юк чагында.
М.Хуҗин. Каһәр төшкән кара каһәр суккан Ә ул,
каһәр төшкән нәрсә, нигәдер сөремләнмәкче була, ара-тирә, сүнәргә
теләгәндәй, өзек-өзек талпынып куя...
А.Шамов. Шуның өстенә
тагын бу каһәр төшкән грипп!
А.Шамов. Каһәр төшкән
«перестройка» дөньяның астын өскә китерде.
Х.Ибраһим. Каһәр
төшкере
кара каһәр суккыры. Ә паром йөртүче карт: – Мине дә
хәләл ризыгымнан мәхрүм иттеләр бит, Алланың каһәре төшкерләре,
– дип зарланудан башканы белмәде.
М.Шабай. Каһәр төшкерене көч-
хәл карцерга өстерәп керүгә, ишек ябылды.
И.Салахов. Каһәр төшү
кара каһәр сугу Әйе, әйе, менә шул каһәр төшкәнгә бара торган юл.
А.Шамов. Каһәр генә төшсен, яңа гына җылынып, йоклап киткән
идем, тагын бүлделәр.
И.Салахов
message-reply
Literature Examples
News Examples
favicon
Add meaning, image or audio
Meaning of “каһәр” in Tatar language – 1) Каргыштан килгән җәза, газап. – Бер к...
Request to translate if there is no definitions or definitions is not clear enough "каһәр"?
Ask a question if something is not clear about the word "каһәр".