Tatararrow-right-bold-outlineTatar Learn Tatar

“кадәр” – Tatar explanatory dictionary

qadär
кадәр (Cyrillic)
Yanadan öçraşularga qadär!
message-reply
бәйлек, гарәп теле
1) Юнәлеш килешендәге пространство
төшенчәсен белдергән сүз белән килеп, шул араның, хәрәкәтнең
икенче бер чик ноктасын билгеләү өчен кулланыла; чаклы, тикле.
Шул озын, авыр ПТРны бик яратып китүен, аны Германия җиренә
кадәр җилкәсендә күтәреп илтүен сөйләп алды.
Ә.Еники
2) Юнәлеш килешендәге вакытны белдергән сүз белән килеп, аның
вакыт ягыннан ахыргы чиген билгеләү өчен кулланыла. Уку
башланганга кадәр коллектив эчендә тәмам үзләшеп, туганлашып
беттем.
М.Әмир. Яктырганга

кадәр яңадан ун сәгать көтәргә кирәк.
М.Гали
3) Юнәлеш килешендәге сүз белән килеп, шуннан алда булган,
шуннан элгәре эш-хәрәкәт, вакыйганы белдерә. Моңа кадәр тик кенә,
сабыр гына ашап утырган Миңнур карт карчыгына җавап бирергә
уйлады.
А.Шамов
4) Юнәлеш килешендәге сүз белән килеп, бөтен ваклыклары белән,
тулысынча эченә алуны белдерә; бөтенләе белән, тулысынча,
барысы да. Ак өйнең стеналарына, түшәмнәренә кадәр юылып, миче
агартылып, бик матурлап җыелган, түр як сәкесенә зур табын
әзерләп куелган.
М.Гали. Куркак куяннан алып олпат аюга, явыз
бүрегә кадәр яши урманда.
Г.Гыйльманов
5) Күләм, микъдар, вакыт ягыннан чагыштыру, тиңләштерүне
билгеләү өчен кулланыла. Миңа күз ачып күз йомган кадәр генә
тоелса да, байтак вакыт үткән иде.
Г.Ибраһимов. Нургали
мәктәпнең рәшәткә белән әйләндереп алган ялан кадәр ихатасына
килеп кергәндә, бүрәнәдән салган ике катлы зур бина өлкән тынлык
эчендә утыра иде.
Ә.Еники. Урындык авып калды, аның тез өстендә
ясмык кадәр генә кан күренде.
А.Гыйләҗев
6) Нинди дә булса үзлек-үзенчәлекнең, сыйфатларның югары
дәрәҗәгә җитүен белдерү өчен кулланыла. Гыйләҗи Бикмулланың бу
кадәр ваемсыз сөйләшүенә тәмам гаҗәпләнеп, башын кат-кат
селкеп куйды.
Ә.Еники. Тормышта мондый хәлләр була алмый,
чынлыкта бу кадәр явызлык булмый.
Г.Гыйльманов
7) Кабатланган исемнәр арасында килеп, шул әйбернең иң мөһиме
булуын басым ясап күрсәтү өчен кулланыла. Усал телле булулары
белән тирә-юнь йортларында дан алган хатыннар, кулларына туп
кадәр туп дәлил булып кергәч, бөтенләй тугарылганнар.
А.Гыйләҗев
8) -ган кушымчасын алган фигыль белән килеп, мөмкинлекнең чиген
белдерү өчен кулланыла. Хәтта Мәликә дә көткән кадәр усал булып
чыкмады.
А.Шамов. --- Хәлим исә булдыра алган кадәр кызга
булышырга тырыша иде.
Г.Гыйльманов
message-reply
Literature Examples
News Examples
favicon
Add meaning, image or audio
Meaning of “кадәр” in Tatar language – 1) Юнәлеш килешендәге пространство төшен...
Request to translate if there is no definitions or definitions is not clear enough "кадәр"?
Ask a question if something is not clear about the word "кадәр".