Tatararrow-right-bold-outlineTatar Learn Tatar

“кыйммәтле” – Tatar explanatory dictionary

qıymmätle
кыйммәтле (Cyrillic)
сыйфат
1) Югары бәяле, бәясе, хакы зур; бәһалы,
кыйбатлы. Гадиләне судан тартып чыгаруны зур батырлыкка
санап, чын күңелдән рәхмәт әйтүләре һәм кыйммәтле костюм
бүләк итүләре Шөһрәтне нык дулкынландырды.
Ф.Яруллин. Кул
бармагы саен берсеннән-берсе эре ташлы кыйммәтле балдаклар.

М.Хәбибуллин.
Күзгә ташлана торган кыйммәтле

асылташлар белән ирләрне кызыктыру, үз җенесенә чакыру ята
бизәнүнең төбендә.
Р.Батулла
2) махсус термин Бәясе, хакы күрсәтелгән; бәяле, кыйбатлы. Кыйммәтле
кәгазьләр (акцияләр, облигацияләр һ.б.) фонд биржаларында сатып
алыналар һәм сатылалар.
Политэкономия. Кыйммәтле хат (бәясе
күрсәтелгән, шуннан чыгып акча түләп алына торган хат). Кыйм-
мәтле посылка. Кыйммәтле бандероль

3) Үзе ише булган әйберләрдән озак саклана алуы, тиз бозылмавы,
файдасы һ.б.ш. югары сыйфатлары белән аерылып торган. Тау
башында төрле-төрле кыйммәтле ташлар: зөбәрҗәтләр, ахаклар
һәм башка эре-эре матур ташлар бик күп икән.
А.Алиш. Түшләренә
кыйммәтле ташлар, алтын-көмешләр тагып, бүрекләренә кош
каурыйлары кадап, бай киемле туган-тумача, ялтйолт килеп, өй
әйләнә аягөсте басып тордылар.
Н.Фәттах. Кыйммәтле металлар
(алтын, көмеш, агалтын һ.б.)
4) күчерелмә мәгънәдә Әһәмиятле, мөһим. Син бел ки, вакыт – бик кыйммәтле
нәрсә.
М.Акъегет. Кыйммәтле сүзләр уттан шулай саклансын
өчен, бабайлар сүзләрне дәфтәр уртасына багана итеп яза торган
булганнар.
Р.Батулла.
– Башка малайларны якын китермә, – дип, кыйммәтле киңәшен бирә
Хәйрүш.
Р.Зәйдулла
5) күчерелмә мәгънәдә Кадерле, якын, газиз. Газиз, туганым, хәзер дөньяда иң
кыйммәтле кешем – син.
М.Әхмәр. Ирек! Азатлык! Синнән дә
татлырак, синнән дә кадерлерәк, кыйммәтлерәк тагын нәрсә бар
дөньяда?
И.Салахов
6) математика Кыйммәте (3 мәгъ.) булган, эчтәлеге булган. Кыйммәтле цифр
message-reply
Literature Examples
News Examples
favicon
Add meaning, image or audio
Meaning of “кыйммәтле” in Tatar language – 1) Югары бәяле, бәясе, хакы зур; бәһалы...
Request to translate if there is no definitions or definitions is not clear enough "кыйммәтле"?
Ask a question if something is not clear about the word "кыйммәтле".