Tatararrow-right-bold-outlineTatar Learn Tatar

“куян” – Tatar explanatory dictionary

kuyan
куян (Cyrillic)
— Min, Kuyan-Ozın Kolak. Ä sin üzen kem bulasıñ?
message-reply
— Min, Kuyan-Ozın Kolak.
message-reply
исем
1. 1) Шул исемдәге семьялык барлыкка китергән, кыска
койрык

лы, озын колаклы, арт аяклары алгысыннан озынрак һәм көчлерәк
булып, сикереп чабуга көйләнгән имезүче кечерәк җәнлек. Әкрен
барган – куян артыннан җиткән, шәп барган – сыер артыннан
җитмәгән.
Мәкаль. Күчәндә утырган кәбестә башларыннан кы-
зыл күзле көрән куян карап тора иде.
Ә.Гаффар. Дөрес, аның
рәсемнәрендәге куяннар кәҗә бәтиенә, ташбакалар кырмыска
түмгәгенә охшашлы булып чыгалар.
Ф.Яруллин
2) сөйләм телендә Йорт куяны, кролик. Куян фермалары, каз-үрдәк фермалары,
тавык фермалары оештыру да алга килеп басты.
Г.Ахунов.
Саматов дачасында тавыклар һәм куяннар белән мәшгуль булды.
К.Латыйп. Куян асрауга тоткан чыгымнарны каплау бер хәер, зур
керем алу турында хыялланып йөри [директор].
Р.Мулланурова
3) күч. сөйл. Куркак зат. Колхозның айгыры бар иде. Шуны бер ир-ат
та тыя алмый иде. Мал докторы Нурҗамал шуның муеныннан
бер генә сыйпый, тегесе куян булып кала иде.
Т.Миңнуллин
4) күч. сөйл. Билетсыз пассажир. Ул поездларның кондукторлары,
кисәктән генә әллә кайдан пәйда булып, безне –
«куяннарны» – куып төшерәләр иде.

Ә.Рәшит
5) күчерелмә мәгънәдә Нурны йотмый торган шома өслектән төшкән чагылыш, кояш,
ут һ.б.дан кайтырылган яктылык нурлары. Түшәмнәрдә «куян» бии,
Кояш чакыра тышка.
М.Әгъләмов
2. с. мәгъ. Куян тиресеннән тегелгән. Куян бүрек, төлке бүрек, кемнәр
бүре бүректән; йолкып алып атты буран, кызыгып йөргән күптән.

М.Галиев.
«Милициягә?» – диде абзый, инде кулына күчкән куян бүреген
туктаусыз изгәләп.
А.Хәлим. [Фазыйр] Аның өстеннән тагын
киндер белән тышланган зур куян бияләйләр кигән.
З.Зәйнуллин
Куян балтасы Бәләкәй балта, кеч кенә балта. Куянга койрык кую
Ки рәкмәгән эш белән шөгыльләнү. Куян җан Куркак кеше. –
Шулкадәр дә куян җан булырсың икән, – диде Фазылҗан абзый ---.
Р.Төхфәтуллин. Куян җанлы кара куян җан. Куян йөрәк кара куян җан.

Кызларга – куян йөрәкләргә – шул гына кирәк, алар, каравыл
кычкырырга әзер булып, урыннарыннан ук торып бастылар.

А.Хәсәнов. Кирәкми, потлары бер тиен ул куян йөрәкләрнең,
бармыйм яннарына.
Г.Тавлин. Куян йөрәкле кара куян җан.
Беләсеңме, иптәш партийный секретарь, җир йөзендә йөз ел куян
йөрәкле булып яшәгәнче, бер ел арслан йөрәкле булып яшәвең әйбәт.

Г.Ахунов. Куян каны кебек Бик куе чәй турында. Куян каны кебек
куе, кайнар чәй белән шул төстәге «Ак ләкләк» коньягын каплап,
Сәет, үз хәл-әхвәле турында бәян итеп, сүзен «ярдәм сорап килдем,
гафу ит» дип төгәлләде.
Т.Галиуллин. Куян койрыгын тотты ру
Алдау. Куян колагы калу Бернәрсә дә калмау. Куян күчтәнәче
Урманнан, кырдан яки берәр сәфәрдән кайткач, кечкенә балаларга
бүләк дип бирелә торган, гадәттә алып киткән ашамлык ның кире
алып кайткан бер өлеше. Үзең берәр нәрсә уйлап тап инде шунда ма-
лайга куян күчтәнәченә.
В.Нуруллин. Әтиләре каян да булса ераграк
юлдан кайтса, алар йөгереп килеп итеген салдыралар да, аның
күзенә карап, «куян күчтәнәче» көтеп торалар иде. Ул бер-ике
сынык ипи була.
Р.Кәрами
Куян шулпасының шулпасы Бер нәрсәнең икенчесенә формасы
белән генә якын килүе, эчтәлекләрендә уртаклык булмау. Хуҗа
Насретдин аны куян шулпасының шулпасы дигән.
Ә.Гаффар.
Открыткалардагы фотокүчермәләр куян шулпасының шулпасы
гына ич.
Ш.Рәкыйпов
message-reply
1. Кимерүчелəр отр. озын колаклы кечерəк җəнлек. с. Шуның тиресеннəн
тегелгəн 2. сөйл. Йорт куяны, кролик 3. күч. Куркак кеше 4. күч. Билетсыз
пассажир. КУЯН ИРЕНЛЕ -Өске ирене тумыштан куянныкы кебек икегə
аерылып торган кеше тур. КУЯН ЙОНЫ -Казаяклар семь. сары чəчəк ата торган
үсемлек; Фикария. КУЯН КОЛАГЫ -Яфрагы өч аерчалы үсемлек; рус. Дряква.
КУЯН СӨЯК -Кузаклы үсемлек; рус. Гороховник. КУЯН ТАЛЫ -Исле əрем.
КУЯН КҮЧТƏНƏЧЕ -Кыр-урман эшлəренə алып барган ашамлыкларның
ашаганнан калган өйгə кайткач кечкенə балаларга бирелə торган өлеше
message-reply
Literature Examples
News Examples
favicon
Add meaning, image or audio
Meaning of “куян” in Tatar language – 1. 1) Шул исемдәге семьялык барлыкка кит...
Request to translate if there is no definitions or definitions is not clear enough "куян"?
Ask a question if something is not clear about the word "куян".