Tatararrow-right-bold-outlineTatar Learn Tatar

“күренеш” – Tatar explanatory dictionary

küreneş
күренеш (Cyrillic)
исем
1) Күренү, күренеп тору рәвеше. Хәсән каралган
җәймәсенең читләрен күренмәслек итеп одеял белән каплады да,
кроватеның читтән күренешен карар өчен, өчдүрт адым артка
чикте.
Ф.Әмирхан
2) Кешенең тышкы кыяфәте; рухи һәм физик халәтнең йөздә,
кыяфәттә чагылышы. Чөнки болар кешене киеменә һәм тышкы
күренешенә карап хөкем кылалар.
Ш.Мөхәммәдев
3) Күз белән күзәтелә торган тамаша; табигатьтә тирә як
картинасы; манзара. Совет власте елларында гына монда геологлар
киләләр һәм, кояш нурлары уйнаган су өстендә аккошлар сыман
йөзгән бозларны күреп, бу күренешкә хәйран калалар.
А.Муранов.
Менеп җиткәч, безнең күз алдыбызда искиткеч матур һәм мәһабәт
күренеш ачылды.
Ә.Еники
4) Табигать картиналарының рәсе ме, пейзаж. Шүрлектән югары
стенада Рафаэльнең «Сикстинская мадонна» картинасыннан
алып аерым-аерым эшләнгән биш күренеш эленеп тора.
Ә.Еники
5) Берәр төрле көчнең, эш хәрәкәт нең чагылышы, гәүдәләнеше,
нәтиҗә се. Татар операсы илебездәге бөтен милләт халыкларының
дуслыгы, туганлыгы, бердәмлеге ниг
езендә, шул туганлыкның
чәчәк ату күренеше булып барлыкка килде.
М.Җәлил. Патша
хөкүмәте милли культураның һәртөрле күренешен буарга омтылды.

М.Гали.

Физик күренешләргә җылылык, механик, яктылык, тавыш, электр
һәм магнит күренешләрен кертәләр.
Табигать белеме
6) Вакыйга, хәл, берәр очрак. Эчүчелекнең --- җәмгыятькә зарарын
тормышчан картиналарда сурәтләп биреп, әдәби әсәр белән
шушы ямьсез күренешкә каршы көрәшкә чыгып, автор бик
файдалы эш башкарган.
Ф.Галимуллин. Син моның карашы
үзгәргән икән дип борчылма, юк, карашым үзгәрмәде, әмма мондагы
кайбер күренешләр башкачарак уйларга мәҗбүр итә.
Ф.Яруллин.
Зөфәр Шәрипович --- халыкның күптән ачуын китергән
күренешләрне шактый кыю тәнкыйтьләде ---.
Ф.Садриев
7) әдәбият термины Пьесадагы (спектакльдәге) актның (пәрдәнең) яки картинаның
бер үк катнашучылар уйный торган өлеше.
«Безнең шәһәрнең серләре»ндәге биш күренеш арасында үзенең
художество ягыннан эшләнүе һәм мастерларча бирелүе белән
«Печән базары» күренеше, һичшиксез, иң югары урынны тота.

М.Гали
8) Аерым кадр (сурәт, рәсем). Кассетадагы күренешләр Миләүшәнең
күз алдыннан йөгереп үтте ---.
Ф.Яруллин
9) этнография Беренче тапкыр очрашканда, кияүнең кызга бирә торган
бүләге яки акча; күрендек. Кияү белән кыз күрешә дә, [кияү]
кызның кулына акча сала; моны «күренеш» диләр. Ул бирелгән
акчаны күренеш акчасы диләр.
К.Насыйри
10) лингв. иск. Төр категориясе, рус тел белемендә «вид» дип
йөртелә. Телебездә мәгълүм бер төрдәге теләсә нинди фигыльләрдән,
үзенә аерым фигыльләр кушып, фигыль күренешләре (виды) ясау бар.

Г.Алпаров
message-reply
1. Күренү, күренеп тору рəвеше. Тышкы кыяфəт, тышкы төс 2. Күз
белəн күзəтелə торган тамаша; табигать картинасы. Табигать рəсеме, пейзаж
3. Нин. б. көчлəрнең, эш-хəрəкəтлəрнең чагылышы, гəүдəлəнеше. Нин. б.
эшчəнлекнең нəтиҗəсе 4. Вакыйга, хəл, факт, берəр очрак 5. Пьесадагы,
спектакльдəге актның (пəрдəнең) яки картинаның бер үк катнашучылар
тарафыннан уйнала торган өлеше 6. этн. Күрендек
message-reply
Literature Examples
News Examples
favicon
Add meaning, image or audio
Meaning of “күренеш” in Tatar language – 1) Күренү, күренеп тору рәвеше. Хәсән ка...
Request to translate if there is no definitions or definitions is not clear enough "күренеш"?
Ask a question if something is not clear about the word "күренеш".