Tatararrow-right-bold-outlineTatar Learn Tatar

“күчмә” – Tatar explanatory dictionary

küçmä
күчмә (Cyrillic)
сыйфат
1. 1)
Бер урыннан икенче урынга күчә торган, хәрәкәттә булган. Зәңгәр
күктәге күчмә ак болытларга карап, бик озак басып торды ул дала
уртасында.
З.Зәйнуллин. Насос установкалары вакытлы яки күчмә
һәм бер урында берничә ел эшли торган даими булалар.
Яшелчәчелек.
Күчмә саранча
2) Бер урыннан икенче урынга кү чеп яши торган, утрак
тормышлары булмаган. Күчмә татарлар --- яңа барлыкка килгән ---
Нугай Урдасы дәүләте тирәсенә тупланганнар.
М.Әх мәтҗанов. Бу
сяолар, бәлки, борынгы чорда Мисырны яулап алган күчмә
гиксосларның бабаларыдыр?
А.Мура нов. Игенчеләр Сахара чигендә
яшәүче күчмә халыклар белән сәүдә итәләр ---.
Урта гасырлар тарихы
3) Бер урыннан икенче урынга торак һәм мал мөлкәт белән күчүгә
бәйлә нешле. Балхаш шәһәрен төзүчеләр арасында элек күчмә
тормыш белән яшәгән казакълар да күп иде.
А.Муранов
4) Халыкның утрак тормыш белән яшәгәнгә кадәр булган дәверенә
караган. Иске, күчмә заманнардан калган гадәтме, нидәндер, безнең
халык – шигырь вә җыр-бәетләр чыгарырга бик маил халык.
Г.Тукай
5) (Сезонга бәйле рәвештә) очып китә һәм кайта торган (кошлар
тур.). Көзге яфраклар коелу, күчмә кошларның җылы якларга китүе
--- – болар һәммәсе дә тереклек ияләренең табигатьтәге сезонлы
үзгәрешләргә җайлануы.
Табигать белеме. Тургай – безнең якларга
яз көне иң алдан килә торган күчмә кошларның берсе.
Кошлар:
табигатькә сәяхәт
6) Хәрәкәт итә ала торган, хәрәкәт итәргә мөмкинлек бирә торган (җай
ланмалар, механизмнар тур.). Кәтүкләр арасына кәгазьдән эшләнгән
күчмә балдак киертелә, аңа кайтма бәйләнеш кәтүге урала.
Радио
сөюче. Күчмә кран. Күчмә блок
7) Үзенең эшен бер урыннан икенче урынга күчеп башкара торган.
Саби-

това --- күчмә китапханә алып бара. Ф.Садриев. Күчмә театр.
Күчмә күргәзмә

8) Тәгәрмәчләргә урнаштырылган эш объекты. Чыннан да, үргә
күтәрелүгә, стан күренә. Бирге почмакта – күчмә кухня.

И.Салахов // Бер урыннан икенче урынга күчереп йөртә торган.
--- бәләкәй генә күчмә прожектор белән яктыртылган базга ---
криминалисит төшеп китте.
Ф.Галиев
9) Даими урыннан кайда да булса китеп, читтә үткәрелгән
(башкарылган). Райком киңәше белән үземә --- күчмә суд
утырышлары уздырырга туры килде.
Җ.Фәйзи
10) Регуляр үткәрелгән ярышларда элекке җиңүчедән яңа
җиңүчегә күчә, алып бирелә торган. Бөтен республиканы
шаулаттылар, --- районга күчмә Кызыл байрак тапшырдылар.

Р.Хәбибуллина. Икенче кварталда да Нефть промышленносте
министрлыгының күчмә Кызыл байрагы безнең трест кулында
калдырылды.
М.Хәсә нов. Кечкенә гәүдәле, --- кысык күзле Мусаның
чырае идарәдә торган күчмә Кызыл байрак төсенә керде ---.

Х.Ибраһим
11) икътисад Җир белән турыдан туры бәйләнмәгән һәм күчереп була
торган (мөлкәт)
12) лингв. к. күчерелмә (2 мәгъ.).
--- хәзерге татар телендә --- «күчерелмә мәгънә» дигән термин
актив кулланыла. «Аңлатмалы сүзлек»тә ул термин «күчмә мәгънә»
дип бирелә ---.
И.Бәширова
2. и. мәгънәдә, күпл. Бер урыннан икенче урынга күчеп яши торган
халык. Бу көрәштә кенәзләр һәм бөек кенәзләр күчмәләр (кыпчаклар,
бәҗәнәкләр, берендейлар, карабүреклеләр) көченнән файдалансалар
да, Кыпчак иле үзе яңа көч җыя, аякка баса.
Р.Фәхретдинов.
[Болгарга] Алтын Урда ханнары, дала күчмәләре әледән-әле һөҗүм
итеп торалар.
Казан утлары
message-reply
исем, диалекталь сүз
Су аша салынган басма, күперчек. Күчмә
өстеннән су алганда, Башмакларым чыланганга Салып куйган идем
шунда – Онытканмын башмагымны.
Җыр
message-reply
Literature Examples
News Examples
favicon
Add meaning, image or audio
Meaning of “күчмә” in Tatar language – 1. 1) Бер урыннан икенче урынга күчә тор...
Request to translate if there is no definitions or definitions is not clear enough "күчмә"?
Ask a question if something is not clear about the word "күчмә".