Tatararrow-right-bold-outlineTatar Learn Tatar

“куәтле” – Tatar explanatory dictionary

kuätle
куәтле (Cyrillic)
сыйфат
1) Зур физик көчкә ия булган, көчле. Менә ялантән
Гыйззәт, куәтле беләкләрен күпертеп, теге япьлекә белән үгез
каршына килде ---.
М.Мәһдиев. Синнән рөхсәт сорап килмәгән,
синнән рөхсәт сорап китмәгән хис, әлбәттә, ризалыгыңны көтеп
маташмас: буаны ерган куәтле ташкын сыман җаныңа ургылыр.

Н.Гый матдинова
2) Иҗтимагый яки икътисади куәте, көче зур булган. Олы Россия
диңгезендә күтәрелгән куәтле революция дулкыннары да илнең
караңгы почмакларында яшәгән халыкларның кайбер караңгы
катлауларына баштарак менә шулай булып тоелды.
Г.Ибраһимов.
Нинди бай як бу Себер дигәнең, нинди куәтле як. Казан утлары
3) Зур егәрлекле. ТЭЦыбыз бертөрле гидростанцияләрдән дә
куәтлерәк безнең.
М.Зарипов. Синең кулда – кешеләр, куәтле
техника.
М.Мәһдиев. Әлеге куәтле комбайнда агалы-энеле
Мансуровлар эшлисе!
Б.Камалов. Куәтле электр бушануы белән сине
һуштан яздырып, хуҗаларны ярдәмгә чакырган.
А.Тимергалин
4) Җитештерүчәнлеге зур булган. Проект буенча тугызар катлы
йорт торгызып куйган кешенең әлегә кадәр шундый куәтле
комбинатны җитәкләве гаҗәпләндерә...
Г.Кашапов. КамАЗның
тимерчелек заводы кебек куәтле предприятие бу тармакта юк иде
әле ---.
Казан утлары
5) Интенсив; гайрәтле, көчле. Еллар үтү белән акыл утырып
зиһен арткач, Тукай таланты бөтенләй яңа яклары белән ачылды,
куәтле дулкыннары хисләрне генә түгел, акылны да әллә кая алып
киткән зур диңгезгә әверелде.
Х.Сарьян. Япония галимнәре, әле
тегеләр кире кайтып киткәнче үк, бу көзгегә куәтле лазер нуры
җибәрәләр.
Кызыклар дөньясында. Табигать
көчләренең энергетикасы гаять куәт-


ле булганлыктан, аны озакка сузылачак мөһим эшләргә сарыф итү
сорала.
Мәдәни җомга // Куркыныч. Мин үземне куәтле ташкынга
эләккән бер бөҗәк хәлендә хис иттем.
А.Тимергалин
6) Сизү органнарына тәэсир итә торган, нык сизелә, күренә торган;
көчле. [Габдулланың] Көйнең борылышларына, түбәнлегенә яки
югарылыгына, тавышның куәтле яки зәгыйфь булуына ишарәләп
дирижёрлык итүе дә табигый килеп чыкты ---.
И.Нуруллин. Кояш
баеды, ләкин куәтле ал төс җир астыннан балкыган кебек ---.

М.Вәлиев
// сөйләм телендә Көчле тәэсир итә торган; зәһәр, каты. АКШта яшәүчеләрнең
10 проценты гына куәтле исерткеч эчемлекләр куллана.
Мәдәни
җомга
7) Зур, көчле. Көлтаяк инде инеш буена төшеп, куәтле маңгаен
инеш ярына терәгән иде.
М.Мәһдиев
8) Авыр, зур физик көч сорый торган. Куәтле эштән, кушаяк
тибеп йөзүдән тән бераз гына рәхәтлек кичереп алҗыган, ял сорый,
ашказаны ризык сорый иде.
М.Мәһдиев
9) Көчле, сизелеп торган (хис кичереш тур.). Хәятта хатын-
кызның бер бүлегендә бик куәтле була торган көнләшү тойгысы аз
иде.
Ф.Әмирхан
message-reply
Literature Examples
News Examples
favicon
Add meaning, image or audio
Meaning of “куәтле” in Tatar language – 1) Зур физик көчкә ия булган, көчле. Мен...
Request to translate if there is no definitions or definitions is not clear enough "куәтле"?
Ask a question if something is not clear about the word "куәтле".