Tatararrow-right-bold-outlineTatar Learn Tatar

“көтелмәгән” – Tatar explanatory dictionary

kötelmägän
көтелмәгән (Cyrillic)
сыйфат
1) Кинәт килеп чыккан, алдан билгеле булмаган,
һич уйламаганда булган, барлыкка килгән. Фашистлар, көтелмәгән
һөҗүмнән каушап, кача башлыйлар.
К.Нәҗми. Бу көтелмәгән
очрашу Гәүһәрнең күңелен айкарга җитә калды.
Г.Әпсәлә мов. Исән
көенә Казан урамнарында күренүе [Х.Туфанның] күпләр өчен кө-
телмәгән һәм сәер күренеш була.
Казан утлары
2) Беркем дә көтмәгән, очраклы. Әмма килүче бөтенләй көтелмәгән
кунак булып чыкты.
Г.Әпсәләмов
3) Сирәк була торган, гадәттәгедән аерылып торган. Көтелмәгән
эпитетлар, сынландырулар, ашкын хисле, саба җилле гүзәл әкият
тулып тора аның [Марсель Гали] туган якка багышланган
нәсерләрендә.
Г.Ахунов
4) Тиешле җирлексез, нигезсез, сәбәпсез барлыкка килгән, очраклы.
Ул кисәк кенә Баһавига арты белән борылды, көтелмәгән
игътибарсызлык күрсәтеп, кунакка сүз дәшмәстән, башта
лампаның филтәсен чеметеп тазартты.
А.Расих. Алдан бу хәлләр
турында белгәч, Ленар өчен көтелмәгән удар булмый инде.
Казан
утлары
message-reply
Literature Examples
News Examples
favicon
Add meaning, image or audio
Meaning of “көтелмәгән” in Tatar language – 1) Кинәт килеп чыккан, алдан билгеле бул...
Request to translate if there is no definitions or definitions is not clear enough "көтелмәгән"?
Ask a question if something is not clear about the word "көтелмәгән".