Tatararrow-right-bold-outlineTatar Learn Tatar

“корыч” – Tatar explanatory dictionary

korıç
корыч (Cyrillic)
исем
1. 1) Тимернең углерод һәм кайбер башка төр
катнашмалар белән кушылган эретмәсе, көмеш сыман аксыл аеруча
каты металл. Тимер булып тимер бөгелде, Корыч булып корыч
тетелде.
Г.Бәширов. [Мәүлә:] Карап тотмасаң, корыч та тутыга.
[Хөрмәтулла:] Тутыкса да, корыч булып кала, кәлҗемәгә әйләнми.

А.Гый ләҗев. [Батисфераның] стенасы корычтан коелган, аның
калынлыгы өч сантиметр.
Диңгез тирәнлегендә

2) Корычтан эшләнгән деталь, әй бер. Чакма корычы
3) күчерелмә мәгънәдә Тормышта чыныккан, нык, чыдам кеше турында. Сынап
карады бик күпләр Ул корычның ныклыгын Һәм аларга кагылуның
Нинди куркынычлыгын!
Ә.Исхак
2. с. мәгъ. 1) Корычтан эшләнгән. Бер дә бер көнне йорт хуҗасы
үзенең этен ияртеп, корыч балтасын биленә кыстырган да
урманга киткән.
А.Алиш. Дуласа да, дүрттән ишелгән айгыр кылы
бирешерлек түгел, ныклы. Кармагы да – чын корыч кармак. Сату-
ныкы.
М.Кәрим. 1986 елда Сент-Луис шәһәрендәге өермә вакытында
нарат таяк 1 сантиметр калынлыгындагы корыч плитәне ансат
кына тишеп чыккан.
Кызыклар дөньясында
2) күчерелмә мәгънәдә Нык, чыдам. Синең даһилыгың нуры белән Гөл бакчасы итте
ул илен Һәм җил үтмәс корыч дивар белән Әйләндереп алды ул чиген.

Ш.Маннур
3) күчерелмә мәгънәдә Аеруча нык; җиңелмәс, сынатмас (кеше, холык һ.б.ш. тур.).
Какшатырга корыч сафыбызны Дошманнарга бирмә юл бер дә.
Ә.Исхак. Ләкин Хөрмәтулла абзаңның йөрәге алай тиз генә җеберлек
итеп коелмаган. Корыч аның йөрәге!
А.Гыйләҗев. Сары медальгә
корыч Нәфисәнең күз яше тамды.
Казан утлары
4) күчерелмә мәгънәдә Колакны ярып торган, ямьсез (тавыш тур.). Шыгырдап,
каршыдагы үлем камерасының ишеге ачылды. Корыч тавыш
чыңлап китте. Мөгаен, ашыгып кергәндә, штыклар берберсенә
сугылдылар.
И.Салахов
Корыч айгыр Трактор. Корыч айгырга боегырга ирек бирмәде
Гамилә.
Ш.Мостафин. Ни булганын сорап маташмадым, болай да
бөтенесе аңлашылды: минем корыч айгырдан егылган.
Ф.Яруллин.
Корыч аргамак Автомашина, трактор һ.б.ш. техника турында.
Корыч аргамаклар белән Төзелешне буйлыймын. Җырдан туймаган
шикелле, Эш-хезмәттән туймыймын.
К.Латыйп. Корыч ат кара корыч
арга мак
. Кошлар җитмәс җир иде, Җилләр үтмәс ил иде, Корыч
атлар китерде Октябрьнең сабагы!
З.Бәшири.
Әмма корыч атыңа саласы ягулыкның

сыйфатын белеп торсаң комачау итмәс иде. Ватаным Татарстан.
Корыч йөрәкле Батыр, кыю, курку белмәс. Корыч кош Самолёт.
Кызлар белән дус булган, ди, Хезмәткә әзер торган, ди, Зур бер корыч
кош.
Ә.Исхак. Көн саен авыл өстеннән һава яңгыратып корыч
кошлар оча.
Г.Кутуй. Корыч лачын кара корыч кош
message-reply
1. Тимер белəн углерод һəм кайбер башка катнашмалар эретмəсеннəн
торган аксыл каты металл. Шуннан эшлəнгəн.
2. күч. Көчле, җиңелмəс. Нык,
ныклы; какшамас. КОРЫЧ ЮЛ -иск. Тимер юл. КОРЫЧ АТ -Трактор
message-reply
Literature Examples
News Examples
favicon
Add meaning, image or audio
Meaning of “корыч” in Tatar language – 1. 1) Тимернең углерод һәм кайбер башка...
Request to translate if there is no definitions or definitions is not clear enough "корыч"?
Ask a question if something is not clear about the word "корыч".