Tatararrow-right-bold-outlineTatar Learn Tatar

“кору” – Tatar explanatory dictionary

koru
кору (Cyrillic)
фигыль
1) Тиешле юешлеге, дымлылыгы бетеп, артык нык
кибү, бик корыга әйләнү. Җәйнең матур яшеллегеннән соң,
каралып, корып, тәмуг идәне төсенә әйләнгән кара пычрак җир
йөзе яңа яуган кырпак кар белән ак ефәккә чолгангандай матур
сыйфат алган...
Г.Ибраһимов. Хуҗаның теле корып, авызы кипкәч,
Уйлады хәл җыярга саф су эчеп.
М.Гали
2) Парга әйләнү, кибү (дым, сыек лык, су тур.). Шуның аркасында
Кызыл таш, Куянлык, Күлбаш сазлыклары корый.
К.Тинчурин
3) Сулу, тереклек итүдән туктау (үсемлекләр тур.). Сабагыннан
өзелеп җиргә төшкән яфрак кебек корып кипкәнен...
М.Гали. Җил
шыр ялангач кыр буенча чаба, юлында очраган шәрә куаклар
арасында сызгыра, корыган үләннәрне һавага күтәрә.
Г.Әпсәлә
мов. [Чәнси:] Үлән йолкырга, корыган ботак-сатак җыярга кирәк.
Н.Фәттах
4) күчерелмә мәгънәдә Авырудан, авыр эштән, төрле рухи кичерешләрдән ябыгу,
саргаю. Җитмәсә, улы һәм килене хәсрәтеннән Мәүлиха да бик тиз
сыгылып төште: кипте, корды.
М.Шаһимәрдәнов
5) күчерелмә мәгънәдә Авыру, паралич сугу аркасында, кешенең кул, аяк һ.б.ш.
әгъзалары

хәрәкәтләнүдән туктау, тереклек кө чен югалту. Хәзер халык
Майшәкәрнең үзеннән көлә инде: «Башта Әлфиягә ялган гаеп
такты, аннары каргады; гөнаһысы, каргышы үзенә төште: кулы
корыды, авызы кыегайды...».
М.Ша һимәрдәнов. [Хәзрәт:]
Манараларны кискән, чиркәүләрне бетергән кешеләргә нәрсә
булганын ишетеп, укып торабыз. Кемнеңдер кулы корыган, кемдер
аяксыз калган яисә башка бер бәлагә юлыккан.
Ватаным Татарстан
6) күчерелмә мәгънәдә Үлеп бетү, юкка чыгу, онытылу, югалу. Әле ярый атам
безне алып китеп коткарып калган. Әгәр дә шулай булмаса,
нәселебез тамырдан корый иде бит...
И.Хуҗин. Соңрак ул [Сталин]
«кушканны үтәүче»ләрнең үзләренә дә чират җиткән, чират
җитмәгәннәрен халык каргышы, милләт нәфрәте куып җиткән,
нәселләре корыган, юкка чыккан.
Ф.Бәйрәмова. Аллаһы Тәгалә
кушканнарны мулла үтәмәсә, аның муллалыгы корый, ә мулла
кушканнарны халык үтәми башласа, шул халыкның тамыры
корырга тотыначак!
М.Шаһимәрдәнов
7) күч. сөйл. Бетү, юкка чыгу. [Шамил:] Беркөнне каравылчы өендә
бу сөйләнеп утыра. Хәзерге заманда укырлык шагыйрьләр юк, ди.
Калмады берәү дә, ди. Талантлар корыды, ди.
Мәйдан
8) күч. сөйл. Сүнү, сүрелү. [Карт:] Яшьләр киләчәккә һәрвакыт зур
ышаныч белән карыйлар. Өметегез корымасын!
И.Хуҗин
Корый башлау Корырга тотыну. [Тирәкнең] зур баз казыганда күп
кенә тамырларын кистеләр, шуннан корый башлады.
Ә.Еники
Корый төшү Тагын бераз кору
Корып бетү Бик нык кору; ахырга кадәр кору; корып юкка чыгу.
[Фатыйма] үзе дә кибеп, корып беткән инде. Г.Камал. Бернәрсә дә
юк монда, хәтта таллар, Ак каеннар корып беткәннәр.
Ә.Ерикәй.
Муен тамырларым корып бетте, Бер минут та рәхәт тормадым.
Җыр
Корып калу Корыган хәлгә килү. [Әтисе Рәмиләгә:] Агачларыбыз
авырый, яфраклары саргая, үзе корып кала.
З.Әхмәров

Корып тору Кору хәлендә булу; даими яки әледән әле кору
message-reply
фигыль
1. 1) Төзү, салу; торгызу. Омтыладыр Адәм Җир йөзендә
Бәхет сарайлары корырга.
И.Юзеев. – Гөлләр, – диде Газинур,
аның ялтырап торган күзләренә карап. – Димәк, безнең колхозда
чынлап та электростанция корып була?
Г.Әпсәләмов. Кырыс
табигатьле дала шартларында шәһәрләр кору, иген игү мөмкин
булмый.
Н.Фәттах // Ясау, төзү. Хатын-кыз өйне корып йөргәндә,
Сарсымбай үзе әле яңа килеп җиткән маллар – бияләр, куйлар,
сыерлар арасында иде.
Г.Ибраһимов. Син кыр булсаң, кырга килеп,
матур чатыр корырмын.
Ә.Ерикәй. Моңарчы палатка корып та
яшәгән чак булды.
Г.Ахунов
2) Ясау, эшләү. Күке оя кормас. Мә каль. Тузды микәнни кыя да,
кошлар кормый оя.
Ф.Яруллин. Кабер тирәсенә агач утыртып,
чардуган корганнар иде.
Г.Бәширов. Ул [үрмәкүч] аны [пәрәвезне]
үзенә торак һәм ау ятьмәсе кору өчен файдалана.
Биология.
Хайваннар
3) Булдыру, барлыкка китерү, нигез салу, оештыру (дәүләт, оешма
һ.б.ш. тур.). [Фазыйл] да калышмаска тырыша бугай – әллә нинди
оешмалар корып, төрек-татар байрагы дип, дин, милләт өчен бергә
барыйк, аерылмыйк, дип лаф ора.
Г.Ибраһимов. Корыр идем анда
[утрауда] үз илемне, «Гаделлек!» дип язып нигезенә. Яманлыкны
тамыры белән йолкып Батырыр идем Үлем диңгезенә.
Ф.Яруллин.
Кайт инде, кайт безгә, Сөембикә, авыр безгә, авыр синсез тору. Бер
егылгач, авыр икән тору һәм яңадан дәүләтеңне кору.
Р.Ягъфәров
4) Оештыру, күрсәтү, тәкъдим итү. Әмма бер көн Әлмәнең сандык-
сәхнәдә корган тамашасы хуҗабикәнең җен ачуларын чыгарды.

С.Лашманчы. Ресторандагы вакыйганың импровизацияле
тамашага корылган булу ихтималын да күз уңыннан ычкындырмый
[командир].
Безнең мирас
5) Булдыру, башлап җибәрү. [Хафиз:] Әгәр син миңа чыксаң, без
шундый бәхетле тормыш корырбыз, Гөл-


задә. Р.Ишморат. Җимерсәң иде шуларның Дөньясын пыр
туздырып!.. Эх, гомер итсәң иде бер, Үзеңчә тормыш корып!

Х.Туфан. Шунысы кызык: загссыз гаилә корган ирләрнең 70 про-
центы, ә хатын-кызларның бары тик 10 проценты гына үзләрен
ирекле дип саный.
Акчарлак
6) Билгеле бер материал нигезендә иҗат итү. Тәнкыйть язган
шагыйрь, беренче карашка, өстән-өстән, әмма характерлы якларны
сайлап, бөтенлек тойгысы тудыра, гомумиләштерә, үз хис
дөньясына корып сурәтли, аның тәнкыйть мәкаләсе аерылып
тора.
Ш.Галиев
7) Берәр нәрсәгә таяну, нигезләнү; иҗат итү. [Дума члены:] –
Русиянең идарәи мәшрутасы (конституциягә шарт ителгән) нинди
әсаска корылган? – дип сорады.
А.Таһиров. Татар теленең
имласын камилләштерү, латин графикасы нигезендә кору, ул гра-
фикага кире кайтуның ролен аның тарафдарлары да, дошманнары
да яхшы аңлый.
Ә.Кәримуллин. Әледән-әле сүзлекләр, яңа
технологияләргә корылган дәреслекләр эшләнә.
Мәгърифәт
8) Планлаштыру, башкару. Шул безнең Гәүһәрнең дә тәртәсен уңга
бордырырга план кора, бугай...
Г.Ибраһи мов. Кайдадыр яңгыр ява
булса кирәк, йомшак кына гөлдерәү ишетелеп ала. Мондый вакытта
киләчәккә план кору уңай.
М.Мәһдиев
9) Җыю, үткәрү (мәҗлес, туй, уен, әңгәмә һ.б.ш. тур.). Октябрь
бәйрәмендә, бик шәп мәҗлес корып, электән калган бу шыксыз
тапны бәйрәм сые белән бөтенләй юып ташлаганнар.
Г.Бәширов. Ә
мин инде чаңгыларда түгел, Акбүз атта гүя элдерәм. Токмач кисеп,
якты табын корып Көтеп тора мине бергенәм.
Р.Низамиев
10) Уйлап чыгару, оештыру Ярлы
өйләр пычак кайрыйлар, Ак сарайлар ашыгып хәйлә кора.
Х.Туфан.
Ялкыннары сиңа тимәсен дип, юлларыңа кордым мең киртә.
Ф.Яруллин. Нинди генә фәлсәфә корсак та, без төп сәбәпне урап
үтәлмибез.
Мирас
11) Каплау, ябу, ышыклау. Дөрес, тәрәзә пәрдәләрен үтүкләп
корды, ак-


бурга крахмал кушып агартты, гомумән, адәм карарлыгы калмаган
өебезне ялт иттерде.
Ф.Мансуров. Бүлмәнең бер чатын аш ягы
иттереп чолан ясаган, аны пәрдә белән корып куйган.
Ахир. Син
теләдең Якты көннәр, таңнар атуын. Теләмәдең мескен мил-
ләтеңнең Пәрдә корып йоклап ятуын.
З.Мөхәммәтшин
12) Ясау, эшкә яраклы хәлгә ките рү. [Солтан:] Мин алты тиен сора-
дым. Ул бишкә менде. Шуңа килешеп, мин ике парна арасында
Гыйрфан байның ындырында машина кордым.
Г.Ибраһимов
13) Яраклаштыру, көйләү. [Солдатлар] cорап та тормыйлар,
үзләренең контроль аппаратларын кыр телефонына корып, «кыр
телефоннарын өзеп йөрүче шпион» тотканнарын белдерәләр.

А.Таһиров
2. ярд. фигыль, функ. Абстракт исемнәр янында тезмә фигыль составында:
шул исемнән аңлашылган эшне башкару. Патша азса, бөтен илгә
килә афәт, Халык азса, патша башы була харап. Иле нинди булса,
патшасы да шундый, Надан патша белән бәхет корып булмый.

Котадгу билик. Ә Шәвәли кызының «нифтече» егет белән кәеф-
сафа коруы турында өйдән өйгә яман сүз таралды.
Г.Ахунов. Ни ул
Тимерхан белән кара-каршы утырып сөйләшми, ни ул киңәш кормый,
ни сүзгә колак салмый.
М.Мәһдиев. «Москвич» телефоннан еракта,
ниндидер җитди кыяфәтле кешеләр белән гәп кора, аңа комачау-
ларга базмаслар, миңа калса, шылтыратырга мөмкин...

Р.Мирхәйдәров
Кора башлау Корырга керешү. --- ул [Мөхәммәтхан] үзе генә калган
вакытларда, җанашы Фәхерниса хакында төрле уйларга чумып,
өйләнү турында планнар кора башлады.
К.Тинчурин. Бу ике кешедән,
ничек кенә, кайда гына туры килмәсен, үч алырга уйлады ул.
[Һашимов] Хәзер шуңа планнар да кора башлады.
А.Алиш
Кора тору Башка бер эш гамәлгә ка дәр яки шул башкарылган арада
кору
Корып алу Тиз арада, кыска вакыт эчендә кору. Алар килгәнче,
Шәяхмәт белән икесе генә киңәш корып алдылар.


М.Мәһдиев. Барган көнне төнгә хәтле унике кешелек зур палатка
корып алдык.
А.Таһиров
Корып ату Бик тиз кору. Иптәшләр чатыр корып аттылар да учак
ягарга тотындылар.

Корып бетерү Тулысынча корылган хәлгә китерү. Алай-болай корып
бетергәч, яр буена утырдык та тәмләп кенә
«Фетяска» дигән шәраб белән сыйланабыз.
Т.Миңнуллин
Корып бетү сөйл. к. корып бетерү. Муллалар үз мәхәлләсендә ничә
кыз биреләчәген, ничә килен ярәшеләчәген күптән санап куеп, ничаклы
никах вә садака акчасы керүен әллә кайчаннан хисаплап, тумаган
балага бишекләр корып беткәннәр иде.
Г.Ибраһимов
Корып җибәрү Тиз арада яки кинәт тән кору. Шәп-шәрә урынга
тормыш корып җибәрүе бик авырга килсә дә, Тимери рәнҗемәде.

Г.Бәширов. Фәндиләнең тормыш корып җибәрүе, өстәвенә иренең
дә ипле-итагатьле кеше булуы сәүдә эшендәге башлыкларга кулай
булып чыкты.
Г.Ахунов. Көн дими, төн дими, ун ел буена урман
төпләгән, соңыннан шунда нигез корып җибәргән.
Г.Әпсәләмов
Корып карау Булу булмавын тикшерү сынау өчен кору
Корып кую Тиз генә кору яки алдан кору. Ботак-сатактан, салам-
куралардан торган ояларны һәрбер агач ботаклары саен һәм көн
саен яңаданяңаны корып куеп була.
В.Имамов. Ашап-эчеп
яңалыкларны сөйләшеп алгач, әнкәсе Зиннурга сәелханәдә урын
җәйде, чебен-черки бимазаламасын өчен, чатыр корып куйды.

Я.Зәнкиев. Югыйсә мин үземчә бер план да корып куйдым инде.
Г.Галиев
Корып тору Даими кору; кору бе лән мәшгуль булу. Байтак кына
вакыт матур гәп корып тордык.
А.Хәсәнов. Нишләсен солдат?! Озак
план корып торырга вакыты да юк әле аның. Ә «тел»не бу
төндә алырга кирәк.
Шәһри Казан
Корып чыгу Бер бер артлы барысын да кору
Корып яту сөйләм телендә Кору процессында булу. Хәзер үк инде алар авыл
читендә


такта щитлардан берьюлы әллә ничә барак корып яталар.
Ф.Латыйфи. Син белмисеңдер әле, монда бит Казавиастрой,
Казмашстрой, Казвагонстрой корып яталар.
К.Миңлебаев. Чуен
коючы оста Бәкер белән Яван Фатий яңа ташаткыч корып яталар.

М.Хә бибуллин
message-reply
фигыль
1) Берәр төрле коралны заряд (снаряд, патрон) куеп,
киереп, тартып һ.б.ш. юл белән хәзерлек хәле нә китерү. Пулемёт
патрон тезелгән озын киндер тасманы тешләп алган, автомат
рәвештә атарга көйләп, корып куелган иде инде.
М.Әмир. Ул
унатарын яңадан корды, бу юлы аягына ипләбрәк баскан хәлдә,
кулын ышанычлырак тотарга тырышып һәм яман да үҗәтләнеп,
күнегүен кабатлады.
Т.Әйди. Ибрай әллә нишләп китте: моңарчы
йокыга талыр алдыннан, аннары уянгач, ул беркавым уендамы,
хыялындамы, өнендәме шалт та шолт итеп винтовка кора ---.

Ә.Гаффар
2) Нәрсәне дә булса көйләп, эш башкарырга әзерләп кую.
Радиалгычны кыска дулкынга корып хәбәрләр тыңлау
3) Электр энергиясе туплау
Кора башлау Корырга керешү. Бүре дисәң – бәләкәй, дип сөйләнә-
сөйләнә, бабай мылтыгын кора башлаган.
Р.Батулла
Кора тору Башка бер эш гамәлгә ка дәр яки шул башкарылган арада
кору
Корып алу Тиз арада, кыска вакыт эчендә кору
Корып ату Бик тиз кору
Корып бетерү Тулысынча корылган хәлгә китерү
Корып җибәрү Тиз арада яки ки нәттән кору
Корып карау Булу булмавын тик шерү сынау өчен кору
Корып кую Тиз генә кору яки алдан кору
Корып тору Даими кору; кору белән шөгыльләнү
Корып чыгу Бер бер артлы барысын да кору
message-reply
-ф. I.
1. Тиешле юешлеге, дымы бетеп, артык коры хəлгə килү. Парга əйлəнү,
юкка чыгу, кибү (су һ. б. ш. тур.) 2. Дым җитмəү сəбəпле шиңү, тереклек итүдəн
туктау 3. күч. Ябыгу, саргаю 4. күч. Авыру, паралич сугу аркасында тереклек хəлен
югалту, хəрəкəтлəнүдəн туктау [кул к. , аяк к. ] 5. күч. Үлеп бетү, юкка чыгу
6. күч. Бетү, бетеп китү; əкренлəп юкка чыгу [акча к. ]. II. КОРУ 1. Төзү, салу;
торгызу. Ясау, төзү 2. Булдыру, барлыкка китерү, төзү, оештыру 3. Материалны
сайлап һəм оештырып, нəр. б. иҗат итү, төзү 4. Җыю, оештыру, үткəрү (мəҗлес,
туй, əңгəмə, җыелыш) 5. Каплау, ябу, элеп кую [чаршау к. ] 6. Берəр нəрсəгə
нигезлəү 7. күч. Ясау, оештыру, уйлап чыгару. Планлаштыру. III. КОРУ 1. Ата
торган яки шартлаткыч коралга заряд, снаряд, патрон кую [мылтык к. ] 2. Нəр. б.
көйлəү, берəр төрле эш башкарырга əзерлек хəленə китерү [фотоаппаратны к. ].
Аулау, тоту өчен нин. б. җайланманы көйлəп кую 3. Электр энергиясен туплау
message-reply
Literature Examples
News Examples
favicon
Add meaning, image or audio
Meaning of “кору” in Tatar language – 1) Тиешле юешлеге, дымлылыгы бетеп, арты...
Request to translate if there is no definitions or definitions is not clear enough "кору"?
Ask a question if something is not clear about the word "кору".