Tatararrow-right-bold-outlineTatar Learn Tatar

“көчләп” – Tatar explanatory dictionary

köçläp
көчләп (Cyrillic)
рәвеш
1) Көч кулланып, ирексезләп, мәҗбүри рәвештә.
Биш гасыр элек үк көчләп чукындыру, телдәниманнан яздыру
һөҗүменә юлыкккан татар халкы үз фаҗигале язмышына аек караш
ташлап, аннан олуг гыйбрәт алырга тиеш.
Р.Әмирхан. Бабасы да
моны белергә тиеш иде ләбаса. Без аңардан баланы көчләп
алмадык.
Ә.Фәйзи. Бер үк вакытта мөселманнарны православие
диненә көчләп күчерү дә дәвам иткәч, «новокрещённые» дигән
билгеләмә шул чорларда килеп чыккандыр инде...
Казан утлары
2) Ирексезләп, ризалыгын алмыйча, мәҗбүри рәвештә. Революциягә
кадәр яшьләрне көчләп өйләндергәннәр,


кияүгә биргәннәр, дип сөйләнүләр әле дә яши. Ләкин, принципта, бу
фикер белән килешү авыр.
М.Әхмәтҗанов. Ул болай дигән:Без
көчләп бирүчеләр түгел. Зөһрә чыга икән, һичшиксез, яратып
чыгарга тиеш.
Ә.Еники
3) cup. Бернинди буш урын калдырмыйча, тыгызлап. Буш түгел
букча, [шәкертләр] китергәннәр аны көчләп төяп.
Г.Тукай
Көчләп тагу Кешегә мәҗбүри йөкләмә йөкләү. – Гәүһәр, мин
сиңа үз карашымны көчләп тагарга уйламыйм, – диде Галимҗан
абзый уйчан гына.
Г.Әпсәләмов. Үз аналарын үзләре карамыйча,
кардәшләренә көчләп такмакчы булалар.
Казан утлары
message-reply
Literature Examples
News Examples
favicon
Add meaning, image or audio
Meaning of “көчләп” in Tatar language – 1) Көч кулланып, ирексезләп, мәҗбүри рәв...
Request to translate if there is no definitions or definitions is not clear enough "көчләп"?
Ask a question if something is not clear about the word "көчләп".