Tatararrow-right-bold-outlineTatar Learn Tatar

“кирәк” – Tatar explanatory dictionary

kiräk
кирәк (Cyrillic)
кирәк
message-reply
хәб. сүз.
1. 1) Нинди дә булса эш-шөгыльгә, тәртипкә
карата билгеле бер теләк белдерү; зарурлык, таләп ителү. Эндәшә
батыр утынчы:
Сиңа миннән ни кирәк? Г.Тукай. Шатлыкларын
ишеттерер өчен, Туган ягы кирәк кешегә.
Ф.Яруллин. Ә тел
өлкәсендә кандидатлар, докторлар бик кирәк, тел никадәр үзе
кимесә, аның белән шөгыльләнүчеләр шулкадәр кирәгрәк.
М.Мәһдиев
2) -ырга//-ергә, -рга//-ргә формалы фигыльләр белән билгеле бер эш
яки гамәлне башкару зарурлыгын, тиешлекне, мәҗбүрилек
мәгънәсен белдерә. Сезгә әһәмият бирергә кирәк, чөнки урынлы
кулланылган сүз – ул мәгънә дә, --- матурлык та.
Г.Кутуй. Үсемлек-
ләр җыючыга зарарлы, агулы үсемлекләрдән сакланырга кирәк.

Н.Верзилин. Шулай актык көчне җыеп булса да яшәргә кирәк,
ярты елмы, бер елмы, әллә ниләр эшләп өлгерергә була бит әле.

З.Кадыйрова

3) -са//-сә формалы шарт фигыльләр белән килгәндә, анык раслый
алмау, чамалап әйтү яисә шикне белдерә.
– Мондый чәчәнлекне начар биядән туган кара айгырлар гына әйтә
белсә кирәк, – диде.
Г.Ибраһимов. Теге ике кәҗә дә шул зифалыкка
соклана иде булса кирәк.
Р.Мөхәммәдиев. Бу нәрсә аның ул вакытта
«Тәрҗеман» газетасы теле тәэсирендәрәк язылып барган
«Йолдыз» газетасында эшли башлавыннан килсә кирәк.
М.Гали
4) -мак//-мәк формалы фигыльләр белән: сорау алмашлыклары
ярдәмендә ясалган фигыль сүзтезмәләрендә риторик сорауны
белдерә. Инде нишләмәк кирәк?
2. с. мәгънәдә, к. кирәкле. Миргали тормыш көймәсенең ничек итеп
бүгенгә кадәр батмый йөрүен, нинди текә борылышларда да
койрыкны кирәк якка борып өлгерә алуларын башыннан кичерде.

М.Әмир. Әти сугышка киткәч, атыбыз Әхмәтша абзыйларда калды.
Алар аны, үз атлары белән беррәттән, кирәк җирләренә җигәләр.

М.Әмир. [Узучыларның] кайберләре исә, бик ашыгып --- кирәк
нәрсәләрен сорыйлар да --- шундый ук ашыгычлык белән китеп
баралар.
А.Шамов
3. и. мәгъ. 1) Ихтыяҗ, кирәк булган нәрсә. Хатын-кыз күзәтүчәнрәк
була, үзенә кирәген бик тиз эләктереп ала.
Т.Галиуллин. Бу җөмләнең
дә астына сызды [Сәлмән]. Тагын укыды – тагын сызды. – Күрәсең,
башта гел кирәкләрен генә язганнар, – дип, башын кашып торды.

Х.Сарьян. Кешелек дөньясы, гомум кирәкләрен җиткезер өчен, та-
бигать белән көрәшергә, табигатьтән файдаланырга керешкән.

Мирас
2) Нинди дә булса эшкә кирәкле әйберләр, кирәк-ярак. Өй
кузгаткач, аның кирәге күп була икән.
Г.Ибраһимов. Нәрсә генә
юк келәттә: ризык дисеңме, дөнья кирәге дисеңме?
Г.Якупова.
Күрше-күлән юл кирәкләрен хәзерләште. Г.Галиев
4. теркәгеч мәгънәдә Җөмләнең тиңдәш кисәкләре алдыннан кабатланып
килеп, һәр очракта да бер үк хәрәкәт, бер үк бәяләмә булганлыгын
белдерә. --- Ул [Шиһабетдин Мәрҗани] илле ел соң-

гарак калып туган булса, шөбһәсез, кирәк фән кешесе, кирәк фикер
кешесе буларак, ул әллә никадәр эш эшли алган булыр иде.
Ф.Әмирхан.
Кирәк черсен, кирәк торсын – ни ул тән? Чыдамсыз бер кием ул
җанны өрткән!
Г.Тукай. Трагедия жанры, әлбәттә, кирәк язучыдан,
кирәк театр коллективыннан зур осталык, кыюлык таләп итә иде.

Казан утлары
Кирәге бар «Бернинди дә кирәге юк» мәгънәсендә ирония белән
әйтелә. Кирәге бер тиен 1) Хаҗәте юк, бөтенләй кирәксез,
әһәмиятсез нәрсә. Машина дип авыз суын корытып йөрүчеләрнең
борыннарына чиртәсең түгелме син? Кирәге бер тиен, юләр сат-
ма.
Г.Бәширов; 2) Кирәксез кешенең китүен теләгәндә әйтелә. Китә
бирсен, кирәге бер тиен.
Н.Исәнбәт. Кирәгем исә егыл да үл «Зарури
хәл, берни дә эшләп булмый», «бернинди чара юк» мәгънәсендә.
Кирәгем иясе мыскыллау сүзе Үзен бик кирәкле, әһәмиятле бер кеше дип санап,
кәпрәеп, масаеп йөрүчедән көлеп әйтелә. Кирәген алу 1) Шелтә алу;
2) Кыйналу. Кирәген бирү 1) Кешене берәр гаебе өчен каты
шелтәләү, тиргәү яки тәнкыйтьләү. Ә калган балаларның кайберсе
Хәлимнәрне кызганды, кайсы берсе: «Ну кирәкләрен бирә хәзер...»

дип кызык көтте. Г.Гобәй;
2) Дөрес юлга кертү, акылга утырту. Әби әйтә: – Өлкәннәрне, улым,
тыңлап өйрән, – ди.
Тыңламаган өчен менә кирәгеңне бирәм, – ди.
Р.Миңнуллин. Әни шулай да бөтенләй дәшми кала алмады: – Менә
хәзер әтиегез кайтыр, – диде,
кирәгегезне бирер. М.Әмир;
3) Җәфалау, интектерү. Гомер буе дөнья кирәген бирсә дә, күңел бу
котылгысыз мизгелне мөмкин кадәр кичектерергә тели иде.

Ә.Рәшитов; 4) Сугышта җиңү, өстен чыгу: (дошманны) тармар
итү. Дошман килсә кыркырга, Без бирербез кирәген! М.Җәлил.
Сугыша Сталинград! --- Кирәген бирә немецның. Кыра фашистны
Сталинград, тураклый.
Г.Бәширов; 5) Нинди дә булса эшне
тырышып үтәү, уңышлы башкару. Эшнең кирәген бирдек;
6) Нәрсәдәндер тулы канәгатьләнү алу, ләззәт табу, рәхәтлек кичерү.
Йокының

кирәген бирдек; 7) Тәмам туйганчы, ныгытып ашау-эчү. Карт,
юрганга аяк бөкләп утырып, тавыкның да, майлы коймакның да
кирәген бирде.
Г.Ибраһимов. Пәрәмәчнең кирәген бирдек!
Н.Исәнбәт. Кирәген үлчәп кенә сөйләшү Сүзнең алдын-артын
уйлап, сак сөйләшү. Кирәген үлчәп кенә сөйләшүче сабыр холыклы
кеше.
С.Рафиков. Кирәге чыгу Билгеле бер очракта ярап кую, кирәк
булу. Файда китерердәй эшне генә санга суга торган бәндәләр,
бу «музей экспонатлары»н күргәч, мыек астыннан гына елмаеп,
Габдерәшит картка: «Кирәге чыкмас инде боларның, абзый…» –
дия иде.
А.Тимергалин. [Әби:] Ярый әле үземнекен алып килгән идем,
кирәге чыкты, үземә дигән кәфенлеккә Хәлимәмне төреп
озаттык.
З.Кадыйрова. Кирәк бит Көтелмәгән, гаҗәпләндерерлек
бер хәл уңае белән туган хисне белдерү өчен әйтелә. Кирәк бит, нәкъ
эш кылынасы чакта, әтәч тәрәзә янындагы коймага менеп кычкырды
да бүлде төшне, хәерсез.
Ш.Рәкыйпов
message-reply
Literature Examples
News Examples
favicon
Add meaning, image or audio
Meaning of “кирәк” in Tatar language – 1. 1) Нинди дә булса эш-шөгыльгә, тәртип...
Request to translate if there is no definitions or definitions is not clear enough "кирәк"?
Ask a question if something is not clear about the word "кирәк".