Tatararrow-right-bold-outlineTatar Learn Tatar

“кем” – Tatar explanatory dictionary

kem
кем (Cyrillic)
— Terem-teremkäy, teremdä kem yäşi?
message-reply
- Kem bar anda?
message-reply
алм.
1. 1) Нинди яки кайсы кеше икәнен белергә теләгәндә
кулланыла. --- райондагы ярты колхозда кем кошчылык
фермаларын бетертте?
Х.Хәйруллин. – Кем минем чәчемне
сүткән? Кем ефәк тасмамны идәнгә ташлаган? – диде ул,
еламсырап.
Р.Хафизова. – Кем сез? – дип сорады Никитин әкрен
генә.
Ф.Галиев. Сезгә бирегә керергә кем рөхсәт бирде? И.Туктар
2) Нинди кеше, нинди эш белән шөгыльләнүче һ.б. булуын ачык-
лау мәгънәсендә килә. Хәзер мин синең иптәшләрең кем икәнен
беләм.
А.Расих. Ни булды? Кем алар сиңа? Бик тыкшына
башласалар, җибәр син


аларны... ераккарак! М.Маликова. [Сәлим Гаязов] Фронтка
киткәнче авылда, колхозда кем булып эшләгән, тормышта нинди
матур эз калдырган? Фронтта нинди батырлыклар күрсәткән?

А.Шамов
3) Якын таныш, берәр үз иткән кеше. [Заһид Мәдинәгә:] Минемчә,
сезнең кемегез булса да бар.
А.Расих. [Маһирә:] Бер егет? Кемегез
соң ул егет?
Г.Зәйнашева. – Бу чибәр ханым сезнең кемегез дип белик?
– диде Шәвәлиев.
Ф.Садриев
4) Дә кисәкчәсе янында беркем, һичкем алмашлыклары
мәгънәсендә килә. Ай йөзәдер күк йөзендә, Кем дә кайгыртмый аны.
Ф.Бурнаш. Минем авыр язмышымны Кем дә күрмәсен иде. М.Җәлил.
Кем дә булса бардыр бит райкомда, берәрсе белән тоташтыры-
гыз, зинһар...
Т.Миңнуллин
5) Әнә, менә алмашлыклары белән килеп, нәрсәне дә булса аерып
күрсәтүне, басым ясап әйтүне белдерә. Рәхилә, менә кемнәр
турында пьесалар язарга иде сиңа!..
И.Туктар. Менә кем ул безнең
җитәкче! Әнә кем икән ул!

6) Ике яки берничә җөмләнең һәрберсендә килеп, бүлгәләү
мәгънәсен белдерә: берсе, икенчесе (икенчеләре), кайсы
(кайсылары). Кем туздырса, кем минем нәрсәне алса, хәтереңә алып
бар.
Г.Толымбай. Кем җырлый да кем тыңлый хәзер моның ишене!
М.Маликова. – Кем ашаткан, кем туйдырган аларны? – ди әтием,
гаҗиз калып.
Э.Шәрифуллина. Табигый хәл, яр буе җирләре дә,
материал, заводлар да аерым хуҗалар кулында, килештереп
кара аларны, күпер кемгә файда, ә кемгә зыян китерәчәк бит.

И.Низамов
7) Риторик сорауларда һәм өндәү җөмләләрдә теләсә кем, һәркем
мәгънәсен белдерә һәм хәбәр булып килгән фигыльнең киресе
эшләнүен аңлата. [Мәгъсүмә:] Мин – өяз тарафыннан куелган
мөгаллимә, минем яныма кем килмәс!
И.Гази. Кем кызганыр изге кө-
чен Кадерле Ватан өчен?
Ә.Ерикәй. Волжск кәгазь-целлюлоза
комбинатының продукциясе кемнәргә мәгълүм түгел!
И.Низамов

8) Кабатлаулы формада төрле килешләрдә (кем-кем, кем-кемне,
кемгәкемгә, кемнән-кемнән
һ.б.) кемне дә булса үз ишләреннән
аерып күрсәтү өчен кулланыла. – Кемнең кем икәнен бик яхшы
беләбез! – диде ул.
М.Маликова. Әни исә, тагы да гайрәтләнеп:
– Мин өйрәтмим аларны, хәзер алар зур. Кемнең кем икәнен үзләре
күрә, – ди.
Э.Шәрифуллина. Кем-кем, ә монда профессор Хайрамның
гади кеше түгеллеген яхшы беләләр.
А.Тимергалин
9) Кушма җөмләдә кире җөмлә составында килеп, баш җөмләдәге
барыбер сүзе белән бергә иярчен кире җөмләне баш җөмләгә
бәйли. Кем булсаң да (кем генә булма), барыбер...
2. мөнәсәбәтлек сүз Баш җөмләдәге ул, шул сүзе белән мөнәсәбәткә кереп, иярчен
ия җөмләне баш җөмләгә бәйләү өчен кулланыла. Кем эшләми, шул
ашамый.
Мәкаль. Кем җиңә, шуның сүзе өстен чыга. Ш.Рәкыйпов.
Кем боерса, шул солтан, кем йөгерсә, шул куштан. Мәкаль. Кем
өскә чыкса – кызны шул озата.
В.Нуруллин. Кем арбасына
(чанасына) утырсаң, шуның җырын җырларсың.
Мәкаль
Кем әйтмешли Билгеле булганча. Кем әйтмешли, сүз үрчетеп
торыр нәрсә юк.
Ф.Галиев. Шулай дип үзүзен юатты, сабыр
итәргә булды: кем әйтмешли, сабыр төбе сары алтын бит.

М.Хәбибуллин. Кем әйтмешли, бер күрүдә гашыйк булган да хәзер
башына урын таба алмый.
Ф.Галиев. Кем әйтмешли, хезмәтенә
күрә хөрмәте.
Н.Акмал. Кем белә Билгесезлекне аңлата. Кем белә
бит алай буласын, мондый очрак миллионга бер туры килә.

М.Маликова. Кем белә, бәлки, эчтәрәк берәр нәрсә эләгеп калгандыр.
Ф.Галиев. Кем белә, бәлки, тагын өч-дүрт елга сузылыр ул.
В.Нуруллин
message-reply
1. Нинди яки кайсы кеше икəнен белергə телəп сораганда кулланыла
2. Нинди эш белəн шөгыльлəнүче һ. б. булуын ачыклау мəгънəсендə килə [кем
булуын сорады]. Якын, үз иткəн кеше [кемегез була]. "Дə" кисəкчəсе белəн
"беркем, һичкем" мəгън. килə [кем дə кайгыртмас] 3. "Əнə, менə"
алмашлыклары белəн килеп, нəр. б. аерып күрсəтүне, басым ясап əйтүне
белдерə [менə кем икəн ул] 4. Ике яки берничə җөмлəнең һəрберсендə килеп,
бүлгəлəү мəгънəсен белдерə [кем кисə, кем яра] 5. Риторик сорауларда һəм
өндəү җөмлəлəрдə телəсə кем, һəркем мəгънəсен белдерə [миңа кем килмəс]
6. "Ул, шул" сүзлəре булган баш җөмлəгə иярчен җөмлəне бəйлəү өчен кулл. [кем
тапкан, шул йоткан] 7. Кабатлаулы формада кемне дə булса үз ишлəреннəн аеру
өчен кулл. [кем-кем, син дə шулай дигəч инде] 8. Кешенең исеме искə төшмирəк
торганда, яки сүзгə рəсмирəк тон бирү өчен исем алдыннан əйтелə [карале, кем,
Шəрифулла... ]
message-reply
Literature Examples
News Examples
favicon
Add meaning, image or audio
Meaning of “кем” in Tatar language – 1. 1) Нинди яки кайсы кеше икәнен белерг...
Request to translate if there is no definitions or definitions is not clear enough "кем"?
Ask a question if something is not clear about the word "кем".