Tatararrow-right-bold-outlineTatar Learn Tatar

“кат-кат” – Tatar explanatory dictionary

kat-kat
кат-кат (Cyrillic)
сыйфат
1. Күп катлы, күп катламлы, катлы-катлы. Каз канаты

каткат була, Ир канаты ат була. Җыр. Аланда күл. Кечкенә,
түгәрәк кенә. Кыш бабай боз белән томалап, өстенә кат-кат юрган
ябып киткән.
Г.Гобәй. Өстә кат-кат ямау белән йөргән еллар да әле
ерак түгел.
С.Рафиков
2. рәв. мәгъ. 1) Берничә кат итеп, катлы-катлы булып. Йолдызлар
шундый күп, әйтерсең берсе өстенә берсе кат-кат өелешеп
беткәннәр.
Г.Әпсәләмов. Өстән яңгыр ява торды, юеш ашлыкны
кат-кат өйделәр.
М.Мәһдиев. Кат-кат үрелгән тоташ спираль.
Р.Мөхәммәдиев
2) Берничә мәртәбә, күп тапкыр, берничә тапкыр, кабат-кабат.
Исламгали агай хатны кат-кат укыды һәм укыган саен үзенең
наданлыгын ныграк сизә барды.
М.Мәһдиев. Моны безгә Фәрдәнә апа
кат-кат сөйләде.
Р.Хафизова. Сүз алып, иптәшләре алдына чыгып
баскан һәр галим үз бурычын уңышлы үтәвен расларга тырыша,


яшькелт-зәңгәр һава катламы ясый. М.Мәһдиев. Тону процессында
чанда өч өлеш нефть катламы барлыкка килә.
М.Хәбибуллин.
Майның карасу төстәге урта катламын һәм аскы катламны
икенче итеп бирелә торган ашлар әзерләү өчен файдаланалар.
Татар
халык ашлары
2) геология Геологик катлау. Җир катламы вакыт-вакыт авыр
ыңгырашып, калтырап-дерелдәп китә шикелле...
Э.Касыймов. Бу
елларда Татарстан нефтьчеләре «кара алтын»ны катлам басымы
ярдәмендә чыгаруга күчтеләр.
Ш.Бикчурин. Нефтьчеләр, галимнәр
белән бергәләп, девонга яңа көч-куәт өстәргә, ягъни җир астына
көчле басым белән су кудырып, катлам басымын саклап калырга
мөмкин, дигән фикергә килделәр.
М.Хәсәнов
3) күч. к. катлау (3 мәгъ.). Хан карачыларына (министрларына)
тиң, дәрәҗәле бу кешенең өенә керү – югары катламга күтәрелү
белән бер.
Ф.Латыйфи. Киң катлам әдәбият сөючеләргә Гәрәй
Рәхимнең лирик пландагы уйчан шагыйрь һәм прозаик булып та-
нылуы бер дә гаҗәп түгел.
Р.Фәйзуллин
4) күчерелмә мәгънәдә Зур вакыт аралыгы, дәвер. Ераграк гасырлар катламнарын
ныграк белгән саен, гыйбрәтле хәлләр күбәя генә.
Р.Фәйзуллин.
Гасыр катламнары астыннан табылган асыл ташлы муенсалар,
алтын-көмеш беләзекләр янына килгән саен: – Безне, ирләрне,
бөлдерә торган әйберләр менә шулар инде, – дип кабатлый.

С.Сөләйманова
message-reply
1. Күп катлы, күп катламлы, катлы-катлы. Аслы-өсле 2. Күп мəртəбə,
берничə кат
message-reply
Literature Examples
News Examples
favicon
Add meaning, image or audio
Meaning of “кат-кат” in Tatar language – 1. Күп катлы, күп катламлы, катлы-катлы...
Request to translate if there is no definitions or definitions is not clear enough "кат-кат"?
Ask a question if something is not clear about the word "кат-кат".