Tatararrow-right-bold-outlineTatar Learn Tatar

“капма-каршы” – Tatar explanatory dictionary

kapma-karşı
капма-каршы (Cyrillic)
сыйфат
1. 1) Бөтенләй киресенчә булган; бер-берсенә

каршы килгән, бер-берсен инкяр итә торган. Менә нәрсә, әйдәгез сүз
көрәштермик, чөнки без – капма-каршы фикер кешеләре, ярты
сәгатьләп сөйләшәбез инде, ә эшкә керешкәнебез юк...
Р.Мир-
хәйдәров. Нух пәйгамбәребез шулай кушкан. Табигатьтә җан
ияләренең дә, җансыз җисемнәрнең дә, гүзәллек, батырлык,
хәтта явызлыкның да капма-каршы ише булырга тиеш, дигән.

К.Кәримов. Бу, минем уйлавымча, температураларның капма-каршы
төрлелегеннән килә.
А.Хәлим
2) Кара-каршы; бер-берсенә каршы. Капма-каршы якка кузгалган ике
эшелон да ухылдап туктадылар, пар чыжылдады.
М.Мәһдиев
3) Каршылыклы. Шундый капмакаршы уй-кичерешләр эчендә
ятканда, кулына кефирлы стакан тотып, янә Данәгөл керде.

А.Хәсәнов

2. рәвеш мәгънәдә Кара-каршы, йөзгә-йөз. Самолёттан төшкәч тә
күрерсез: бетон юлның ике тарафында капма-каршы диярлек
урнашкан ике бина булыр, утрауда булган ике кунак йорты шулар.

Р.Мөхәммәдиев
message-reply
1. Бер-берсенə туры килмəгəн, охшамаган, бер-берсен кире кага
торган, киресенчə булган 2. Кара-каршы, йөзгə-йөз
message-reply
Literature Examples
News Examples
favicon
Add meaning, image or audio
Meaning of “капма-каршы” in Tatar language – 1. 1) Бөтенләй киресенчә булган; бер-бер...
Request to translate if there is no definitions or definitions is not clear enough "капма-каршы"?
Ask a question if something is not clear about the word "капма-каршы".