Tatararrow-right-bold-outlineTatar Learn Tatar

“ишетү” – Tatar explanatory dictionary

işetü
ишетү (Cyrillic)
фигыль
1) Төрле авазларны, тавышларны колак белән сизү, кабул итү.
Солтания --- соңгы елда колакка катыланган, вакыт-вакыт гел дә начар
ишетә иде ул.
М.Галиев. [Мин] --- Зөһрәнең сулкылдавы аша --- мич артында
чикерткә сайравын ишеттем.
М.Маликова. Баян баһадир аңа хан фәрманын
тапшырды, кәтиб Хафиз аны укып чыкты, барысы да ишетте-
ләр ---.
М.Хәбибуллин
2) Берәр хәбәрне икенче бер кеше аша белү, нидер хакында хәбәр алу. Бүген
мин сезнең турыда бик күп мактау сүзләре ишеттем.
А.Шамов.
--- мин хатын-кызны, аз гына гаебе

булса да, үлемгә хөкем иттем. Ханбикәгә бу ошамаган, киленнәре дә дәгъва белән
килгәннәр, дип ишеттем.
М.Хә бибуллин. – Син элек бу мәктәптә укыткан
Сулимовның берәр кешесе түгелме? – Улы. Таныш идегезме әллә?
– Юк, ишетеп кенә беләм.
М.Мәһдиев
// ишет (егез ) боер. фигыль, формасында, күчерелмә мәгънәдә, к. ишетсен колагың
3) күчерелмә мәгънәдә Тыңлау, игътибарга алу, әһә мият бирү. Менә ишет әле, Зәки абыең
нәрсәләр ди.
Ф. Әмирхан
Ишетмәсәң ишет 1) Кешегә ише тү авыр булса да, аңа тиешле сүзне, хәбәрне
кисәтеп әйтү; 2) Кеше үзе теләмәгән сүзне, хәбәрне ишеткәндә,
«ул нинди сүз тагын?» дигән мәгънәдә, сәерсенеп, үз үзенә әйтү. Менә сиңа,
ишетмәсәң ишет, ул – нинди сүз? Мин кайчан аларда булган булам?
Н.Исән бәт.
Күр инде... Ну, Гаяр абый... андый түгел кебек иде бит ул. Менә сиңа,
ишетмәсәң ишет...
Г.Кашапов. – Үтергән икән тәки... – Ишетмәсәң ишет...
М.Хәсәнов. Ишетсен колагың Нәрсәне дә булса эшләгәндә игътибарлы булыр га,
онытмаска кирәклекне искәртеп яки кемгә дә булса кисәтү ясаганда әйтелә.
– Җиләк хакын өеңне сатып түләтәм мин синнән, ишетсен колагың! – дип
кисәтте аны бакча хуҗасы.
З.Вәли.
– Кыстасалар да --- анда кунып ятмагыз, төш авышуга кайтырга чыгыгыз, –
дип калды әнкәй. – Бәрәңге китмәнлисе бар, ишетсен колагыгыз.
И.Сирматов.
– Ниязулла улым, монда кара әле син. Ходай кушса, иң беренче булып минем
бакчама керерсең, ишетсен колагың, – дип, чират алып куйды ялгыз карчык
Маһисәрвәр түти.
Р.Фәизов
Ишетә башлау 1) Ишетү сәләте бар лыкка килү, колак ачылу. --- егетнең утлы
сулышы тигезләнде ---. Күзе ачылып, колагы аермачык ишетә башлады.

А.Гыйләҗев. Әнвәрнең бер колагы тавыш ишетә башлады. Х.Камалов
2) Төрле хәбәрләр алу. Самат та
H. шәһәреннән Казанга күчеп киткәч, Хәмәт турында пошаманга төшерердәй
сүзләр ишетә башлады.
М.Вәлиев
Ишетә бирү Бернигә карамыйча ишетү; ишетүен тагын да дәвам итү. Әнә
кирпеч өеме янында Григорий бе-


лән бәхәсләшеп торган Соня да бит:
– Ишетмәгәе тагын, ишетә бирсен! – дип, бәгырьне телгәләп алды.
З.Вәли
Ишетеп алу Тиз генә, кыска вакыт эчендә ишетү. Ул, башын иеп, вакытсыз килүе
өчен ачынып торган чакта, каршыдан тәрәзә чиерткән тавыш ишетеп алды.

Ә.Еники. Җир астындагы әтәч --- канатын кагынып кычкыра. Моны җир
өстендәге әтәчләр ишетеп алалар.
М.Мәһдиев. --- бер мәлне Кәшифә әби аста
килене һәм улының, балалары белән бергәләп, урысча гына сөйләшкәнен ишетеп
алды.
З.Фәйзи
Ишетеп бетерү Күп ишетү. Әллә нинди ямьсез сүзләр ишетеп бетердем...
Юлдаш
Ишетеп җиткерү Нинди дә бул са сүзне, фикерне яки берәр хәбәрне
ахыргача тыңлау, аңларлык дәрәҗәдә ишетү (күбрәк юклык формасында
кулланыла). Әммә Моназыйрның соңгы сүзләрен Сәрвия белән Рәйсә ишетеп тә
җиткермәделәр.
М.Хуҗин. Сөйләшкәндә, шулай ук игътибар белән
тыңламый һәм әледән-әле: – Гафу итегез, ишетеп җиткермәдем, – дип, кай-
тарып сорый.
Җ.Тәрҗеманов
Ишетеп калу Ишетергә өлгерү; оч раклы рәвештә ишетү. Курамшин аларның
караңгыда аяк тавышларын гына ишетеп калды.
Ш.Бикчурин. Тик кичен,
Җәгъфәрләрнең сәкесендә йокыга изрәп барганда, Ахияр ишетеп калды:
Минһаҗның әнисе чыбылдык артында картына сөйли иде ---.
М.Мәһдиев.
– Тагын кайсы хулиганы тия минем улыма? Үтерәм бит хәзер! – дигән ачы
тавышны мин ерактан гына ишетеп калдым...
Р.Төхфәтуллин
Ишетеп килү Озак вакытлар дәва мында, даими ишетү. Менә алтмыш ел буена
Җир шарында ерткычлыкның мисалларын мин --- ишетеп киләм.
Ә.Еники
Ишетеп тору 1) Берәр сүз яки хәбәрне әледән әле, еш ишетү. Жихарев үзе
дә яланда үсеп килгән ризасызлык шавын ишетеп торды ---.
В.Има мов. Өй
хәлләрен барыбер ишетеп торды.
Ә.Моталлапов
2) Нәрсәдер хакында хәбәрдар булу, барысын да белеп тору. Әсхәт, фронт-

ка чыгып киткәнче, вакытын Сара янында үткәрде, --- Зөләйхәттәй бо-
ларның барысын да белеп, ишетеп торды.
Л.Ихсанова. Һаҗәр яшь пәр-
дәсе каплаган яшькелт күзләрен тутырып Гарифка карады: – Мин инде
барын да аңлыйсыңдыр дип уйлаган идем. Күреп, белеп, ишетеп тордың бит,
Гариф.
К.Тимбикова
3) Билгеле бер вакыт арасында ише тү; сөйләү моментында ишетү. Күзләре
экранда булса да, күңеле белән Рухиясенең керфек какканына тикле тоеп
утыра Равил. Хәтта йөрәк тибешенә кадәр ишетеп тора.
В.Нурул лин. Ахияр
элекке көнне генә капка-койма аркылы ишетеп торды.
М.Мәһдиев
Ишетеп яту кара ишетеп тору
message-reply
1. Тавышны колак белəн сизү, кабул итү [и. органы] 2. Берəр хəбəрнең
икенче бер кеше аркылы белү 3. Тыңлау, игътибарга алу. ИШЕТСЕН КОЛАГЫҢ -
Игътибарсыз булмаска, онытмаска кисəтү ясаганда əйтелə
message-reply
Literature Examples
News Examples
favicon
Add meaning, image or audio
Meaning of “ишетү” in Tatar language – 1) Төрле авазларны, тавышларны колак бел...
Request to translate if there is no definitions or definitions is not clear enough "ишетү"?
Ask a question if something is not clear about the word "ишетү".