Tatararrow-right-bold-outlineTatar Learn Tatar

“исемле” – Tatar explanatory dictionary

isemle
исемле (Cyrillic)
сыйфат
1) Нинди дә булса исеме булган,
нинди дә булса исем бе лән аталган. Дуся түтәй гомерен Тимоша исемле ата
мәчене тәрбияләп үткәрә.
М.Маликова. Йөрәкне «үкенеч» исемле корт
кимерә, кайтканда ук күңелгә килгән уйлар тынгы бирми.
Н.Әхмәдиев. Әнисенең
мондый акыллы сүзләренә Гүзәлия исемле гүзәл кыз каршы куярлык дәлилләр
таба алмады.

Ф.Яруллин
2) Исеме, даны киң таралган, кү ренекле, атаклы, данлыклы. Исемле йөгерек
ирләр бүген көчләрен сынашмакчы.
Г.Ибраһимов. Профессор Ильясова
янында дежур торырга бик тәҗрибәле һәм исемле врачларны гына
билгеләгәннәр ---.
М.Маликова.
--- карт --- язын-җәен нәрәтә белән балык аулап, кышын җәнлеккә капкын
куеп, авылының исемле сунарчысы да булып яшәде.
Ә.Еники
3) Берәр кеше исеменә атап би релгән; иясенең, хуҗасының исеме язылган
яки куелган. Кыз «солдатка» исемле балдагын бирә. Әкият. Исемле маузер.
Исемле яулык. Исемле сәгать

4) Берәр кеше исеме белән бәй ләнгән, аталган; махсус, гадәттәгедән
югарырак. – Ректор исеменә җибәргәннәр [фоторәсемнәрне], – диде се-
кретарь. – Хурлык, бөтен университет өчен зур хурлык бу! Күкрәгеңдәге
комсомол значогыңны алып ташларга оныткансың, икейөзле Алла колы... Менә
сиңа исемле стипендиат, комитет әгъзасы!
Җ.Тәрҗеманов
message-reply
-с.
1. Нин. б. исеме булган 2. Исеме киң таралган, атаклы, данлыклы [и,
дəрəҗəле, олы кеше ул] 3. Берəр кеше исеменə атап бирелгəн: иясенең исеме
язылган [и. көмеш сəгать] 4. Берəр кеше исеме белəн бəйлəнгəн, аталган,
гадəттəгедəн югарырак [и. стипендия]
message-reply
Literature Examples
News Examples
favicon
Add meaning, image or audio
Meaning of “исемле” in Tatar language – 1) Нинди дә булса исеме булган, нинди дә...
Request to translate if there is no definitions or definitions is not clear enough "исемле"?
Ask a question if something is not clear about the word "исемле".