Tatararrow-right-bold-outlineTatar Learn Tatar

“игътибар” – Tatar explanatory dictionary

iğtibar
игътибар (Cyrillic)
исем, гарәп теле
1) Фикерләү, күрү, ишетү сәләтенең бер ноктага тө бәлүе;
дикъкать. Равил, күзләрен радиоалгычтан алмаса да, бабасының сүзләрен
игътибар белән тыңлады.
А.Әхмәт. Секретарь, Хәйдәрнең җанлана барган
йөзенә ара-тирә күз салгалап, зур игътибар белән тыңлый иде.
Г.Бәширов.
Нургали дә Нуретдин абзыйның йон уңаена сыйпагандай итеп кенә сөйләвеннән
бераз тынычлангандай булды һәм аның гыйбрәтле сүзләрен бик игътибар белән
тыңлап утырды.
Ә.Еники
2) Ихтирамлы мөнәсәбәт, хөрмәт. Нуруллин, аның игътибарыннан, аның җылы
йомшак мөгамәләсеннән --- ничек тынычланып, авыруын, сызлануын онытып
ята.
А.Шамов
3) Абруй, дәрәҗә. Башка казармаларның халыклары арасында боларның
игътибары юк. Һәммәсе «ташландыклар» дип хисапланалар.
Ш.Камал
Игътибар бирү 1) Әһәмиятле са налу, илтифат итү. Гасыр башы әдәбиятын
әтрафлы өйрәнгән күренекле галим И.Нуруллин әлеге мәсьәләгә махсус
игътибар биреп, шул рәвешле фикер


йөртә… Ф.Бәширов. Әдип-публицист М.Гафури иҗатына зур игътибар бирә,
аны [Г.Тукай] 1905 елгы революция ташкынында күтәрелеп чыккан бөек
шагыйрьләрнең берсе дип саный.
Ф.Әгъзамов. Алда торган максатлар турында
сөйләгәндә, ПИЧ рәисе быелгы халык санын алу кампаниясенә татар милли
хәрәкәтләренең әзерлегенә һәм аны оешкан төстә үткәрүгә бәйле мәсьәләләргә
аеруча игътибар бирде.
Мәдәни җомга; 2) Хөрмәтләү, кайгыр тучанлык күрсәтү.
Игътибарга алу
1) Әһәмият бирү, кабул итү. Анасының караңгы торачагын белгән хәлдә, ана-
сының күз яшьләрен игътибарга алып, аз көнгә булса да, өйгә кайтып китүне
тиеш тапты.
Г.Ибраһимов; 2) Исәп кә алу, истә тоту. Сез, безнең элекке иң
актив членыбыз булуны игътибарга алып, безнең соравыбызны кире
какмассыз, дип ышанабыз.
Ш.Камал. Игътибар иясе Хөрмәткә лаек кеше.
Игътибар үзәгендә тотылу кара игътибар бирү. Аннары шул проблеманың, шул
идеянең гәүдәләнеш чаралары (формасы, теле, стиле һ.б.) игътибар үзәгендә
тотыла.
Ф.Әгъзамов
message-reply
1. Фикерлəү, күрү һəм ишетү сəлəтенең берəр нəрсəгə, берəр ноктага
төбəлгəн булуы: дикъкать 2. Ихтирамлы мөнəсəбəт, хөрмəт, илтифат 3. Абруй,
дəрəҗə [балалар арасында и. артты]
message-reply
Literature Examples
News Examples
favicon
Add meaning, image or audio
Meaning of “игътибар” in Tatar language – 1) Фикерләү, күрү, ишетү сәләтенең бер н...
Request to translate if there is no definitions or definitions is not clear enough "игътибар"?
Ask a question if something is not clear about the word "игътибар".