Tatararrow-right-bold-outlineTatar Learn Tatar

“гыйбрәтле” – Tatar explanatory dictionary

ğıybrätle
гыйбрәтле (Cyrillic)
сыйфат
1. 1) Эчтәлекле, уйландыра торган; сабак алырлык,
уйланырлык, акылга өйрәтерлек (эш, хәл, вакыйга һ.б.ш.). Үткән белән исәп-
ләшмәүнең бер гыйбрәтле мисалы бу!
Р.Мостафин. Пинскийгә шул бик ошый, ул
майорны төрле гыйбрәтле мисаллар китереп «җиңә», һәм шул нәрсә
Пинскийнең кәефен күтәреп җибәрә.
Х.Камалов. Муса Җәлил теле дип,
татарча өйрәнүче бер немец малае турында гәзит хәбәре укыдым. Гыйбрәтле
хәл бу.
Ш.Галиев
2) Үрнәк алырдай, өйрәтердәй, яхшылыкка өнди торган. Бәләкәй генә җан
ияләре булсалар да, аларның тормышларында гыйбрәтле хикмәтләр бар.

М.Галәү. --- роман һәм повестьлар гыйбрәтле, файдалы, җанга ятышлы
булсын, тарихи, гадел, акыллы һәм фәһемле булсын дип таләп итәләр.
Г.Ахунов
2. хәбәрлек сүз Гыйбрәткә ия, гыйбрәте бар. Бүгенге яшь буын өчен сугыш совет
кешеләренең көчле рухын, ныклык һәм кыюлык сыйфатларын бөтен тулылыгы
белән ачкан фаҗигале сынау буларак гыйбрәтле.
Казан утлары
message-reply
Literature Examples
News Examples
favicon
Add meaning, image or audio
Meaning of “гыйбрәтле” in Tatar language – 1. 1) Эчтәлекле, уйландыра торган; сабак...
Request to translate if there is no definitions or definitions is not clear enough "гыйбрәтле"?
Ask a question if something is not clear about the word "гыйбрәтле".