Tatararrow-right-bold-outlineTatar Learn Tatar

“гөнаһ” – Tatar explanatory dictionary

gönah
гөнаһ (Cyrillic)
исем, фарсы теле
1. 1) дини сүз Дин кануннарын бозу, шәригать таләпләрен
үтәмәүдән гыйбарәт Алла каршындагы гаеп, язык. Гөнаһыбыз булса,
ярлыкагыл, И Ходаем, безне кызган бер!..
Л.Лерон. Ул тайчанмый һәрбер
гөнаһтан: соңгы тапкыр кайчан оялган?
Г.Сәгыйров. Ник яраттың, кылыр
булгач гөнаһ, Азгын итеп Җиргә без
колыңны?
Ә.Синугыл-Куганаклы
2) Традиция, тәртип, әдәп-әхлак кагыйдәләрен һ.б.ш. бозу; гаеп эш. Үз гөнаһын
башкалар өстенә аудару – иң мордар, иң әшәке кешеләрнең эше.
Дәрдемәнд.
Митяның үги әтисе Борьканы табуреткага корсагы белән яткыра да,
чалбарын төшереп, атна буена малай ясаган «гөнаһларны» саный һәм һәрбер
«гөнаһысы» өчен, ясаган тәртипсезлекләренең дәрәҗәсенә карап, каеш белән
суктыра.
А.Расих
3) Гомумән ялгышлык, кимчелек, хата, җитешсезлек. Җиргә тагын карлар ява
инде, Җир төренә тагын аклыкка. Җир яшерә үзенең гөнаһларын, Җир күмелә
сафлык, пакьлеккә.
Р.Вәлиев. Гөнаһны яшермик: өч-дүрт ел үтте, әмма
Гарәфи дөрес язарга өйрәнә алмады, тыныч кына укуын дәвам итте.


Ф.Баттал. Вертолёттан басуларның торышы, чәчкән чакта җибәрелгән
гөнаһлар уч төбендәге кебек ярылып ята.
Ф.Садриев
2. с. мәгъ. 1) Дин һәм шәригать кануннарына туры килми торган
2) Гаеп булып санала торган, дөрес, матур булмаган. Гөнаһ эшне юк файда Инде
безгә сылтауда.
Г.Тукай. --- ят җирдә алар инде әзрәк үз кешеләр – якташлар
иде. Ә якташны ярдәмсез калдыру – гөнаһ эш.
М.Маликова
3. хәбәрлек сүз Начар, гаеп; дөрес түгел
4. гөнаһтыр кереш сүз Каргану, ант итү сүзе: анттыр, чынлап, билләһи
◊ Гөнаһ шомлыгы 1) Бәхетсезлек, бәла. Уйнаучылар да, бер гөнаһ шомлыгы
төшкән кебек, бичара «Алдымбирдем»не һич танымаслык иттереп боздылар.

Ф.Туктаров. Нинди гөнаһ шомлыклары икән, Ни булды соң әле иленә?!
Х.Әюп. Ниһаять, мин үзем дә шул караңгы читлек эчендә. Ни өчен? Нинди гөнаһ
шомлыгына?
М.Салахов;
2) кер. сыйфат, к. гөнаһ шомлыгына. Гөнаһ шомлыгы, бу вакытта Фәндилә почмак
якка чыгып китте дә керми дә керми!
Г.Ахунов. Бу теш, гөнаһ шомлыгы,
моннан 145 миллион ел элек үк үлеп бетеп юкка чыккан оча торган кәлтә
еланы теше булып чыга!
Кызыклар дөньясында; 3) Җиңелчә тиргәнү, ачулану
сүзе; канәгатьсезлек, ризасызлык, үпкә кебекләрне белдерә. Хатын, тор,
таптым мин теге гөнаһ шомлыгын!
Ф.Баттал. Син үзеңнең кем малае икәнеңне
әйтмәдең инде мин карт кешегә, яшердең. Әллә минем алма бакчама кереп
тотылганың барыемы, гөнаһ шомлыгы?
Г.Тавлин. Гөнаһ шомлыгына кер.
сүз
Бәхетсезлеккә, бик кызганыч. Ләкин, гөнаһ шомлыгына, көнбагыш
сабаклары арасыннан чыгуга, безгә таба якынлашып килгән бер марҗа түтәен
күреп алдык.
Ә.Еники. Гөнаһ шомлыгына, ташу көчәеп кузгалганны сизмичә
калдык.
Р.Вәлиев. Гөнаһ шомлыгына, ул көнне Васбиҗамал, Убырлының сөякләре
җылынсын әле дип, миченә бик каты яккан ---.
Ф.Садриев
message-reply
ЯЗЫК 1. Дини кануннардан читкə китү, дин, шəригать законнарын бозу,
үтəмəү сəбəпле алла каршындагы гаеп 2. Əдəп-əхлак кагыйдəлəрен бозу; гаеп эш.
Ялгышлык, кимчелек 3. хəб. Яхшы түгел, гаеп санала [алай эшлəү г. ] 4. кер
message-reply
Literature Examples
News Examples
favicon
Add meaning, image or audio
Meaning of “гөнаһ” in Tatar language – 1. 1) дини сүз Дин кануннарын бозу, шәри...
Request to translate if there is no definitions or definitions is not clear enough "гөнаһ"?
Ask a question if something is not clear about the word "гөнаһ".