Tatararrow-right-bold-outlineTatar Learn Tatar

“дулкынлану” – Tatar explanatory dictionary

dulkınlanu
дулкынлану (Cyrillic)
фигыль
1) Дулкын (1, 2 мәгъ.) барлыкка китерә торган тир
бәнешле хәрәкәттә булу, чайкалу. Дулкынланып торучы шушы ипи диңгезен ул
күзе белән иркәли, иреннәре белән үбә...
Ф.Садриев. Куе яшел төстәге бәрәңге
сабаклары, аның тулы, тыгыз балтырларына уралырга теләгәндәй, дулкынланып
кала.
Р.Мөхәммәдиев
2) Дулкынга охшаш бөдрәләнеп тору яки дулкын сыман (рәвешендә) булу.
Көз матур иде. Саргылт чәч ташкыны, дулкынланып, җилкәләренә агып
төшкән.
М.Юныс
3) күчерелмә мәгънәдә Тынычсыз хәлдә булу, ты нычсызлану, көчле борчылу. Тынлыкны бозып,
Кәлимуллинның дулкынланган тавышы ишетелде...
Ф.Садриев
4) Нәрсә белән булса да килешмәү, тискәре мөнәсәбәт белдерү, ризасыз лык
күрсәтү. Халык дулкынлана
Дулкынлана бару Торган саен ныг рак дулкынлану
Дулкынлана башлау Дулкынла нырга тотыну. Әлфия дә, туган көне
якынлашу белән, дулкынлана башлады.
Ә.Сәйфуллин
Дулкынлана төшү Бераз дул кынлану
Дулкынланып алу Азга гына дул кынлану

Дулкынланып китү Кинәт, берни кадәр вакытка гына дулкынлану. Чәчәкләргә
күмелгән укытучы апа дулкынланып та китте.
Ватаным Татарстан
Дулкынланып кую Кинәт, бер тап кыр дулкынлану
Дулкынланып тору Әле, хәзер дулкынланган хәлдә булу. Кояш зәһәр-
ләнепме-зәһәрләнә. Һава булып, һава эри. Әнә офыкта дөрләп янган һава су
өстендәге томан сыман дулкынланып тора.
М.Әмирханов
message-reply
1. Дулкын(1,2) барлыкка китереп хəрəкəтлəнү, тирбəнү
message-reply
Literature Examples
News Examples
favicon
Add meaning, image or audio
Meaning of “дулкынлану” in Tatar language – 1) Дулкын (1, 2 мәгъ.) барлыкка китерә т...
Request to translate if there is no definitions or definitions is not clear enough "дулкынлану"?
Ask a question if something is not clear about the word "дулкынлану".