The Tatar - Tatar dictionary. Search results:
да
1) Үзеннән алда килгән сүзнең тәэсирен, мәгънәсен көчәйтү максатында кулланыла, шул сүзгә басым ясауны белдерә. Аның өчен үтә җаваплы эш иде бу. Эш кенә дә түгел, сынау. Сынауның да ниндие әле. Р.Мөхәммәдиев. [Мирвәли:] Алпавытның да ниндие генә әле. Бер миллион десятина җире бар. Т.Гыйззәт. Айгырның да ниндие әле: кеше талый торганы! Ш.Маннапов
2) Кабатлап әйтелгән исемнәр ара сында килеп, соклану хисе белән бел дерелгән тезмәдә басымны куәтли. Атлары да атлары, - канатлары гына юктыр. М.Хәбибуллин
3) Тиңдәш кисәкләрдән соң кабатла нып килеп, аларны үзара бәйләү белән бергә экспрессияне арттыра, мәгънәне көчәйтә төшә. Минем җаныем – бригадир, Күкрәгендә медале; Казанда да, Мәскәүдә дә Белмәгән юк инде аны. Җыр. Яныңда Зыя да юк, бакча да, нур да, чәчәкләр дә, теге чатыр эчендәге диңгез дә – берсе дә юк. Г.Ибраһимов
4) «Хәтта» мәгънәсен белдерә. Авыл башындагы куш наратка атлар да бит борылып карады. М.Галиев
5) Исемнәр янында ялгыз үзе генә килеп, «тагын», «шулай ук» мәгънәсен белдерә. Башкалар белән Җиһанша бабай да килгән иде. Г.Ибраһимов. Быел Шәмгун Сафасы да язны мыек чыккан егет кебек каршы алды. А.Шамов
6) Иярчен урын җөмлә хәбәреннән соң килеп, «шунда ук», «шуннан соң ук», «үтү белән» сүзләренә якын тиз лек, кинәтлек мәгънәләрен белдерә. Йортның эргәсе янында ятып торган Караборын, бу көтелмәгән шәһәр киемендәге кунакларны куркытырга теләп, урыныннан сикереп торды да, арка йоннарын торгызып, аларга ташланды. Һ.Такташ
7) Шарт фигыльләр составында килгәндә, кире шарт мәгънәсен бел

If the word is not on the list, please select another dictionary, search in definitions, ask a question or add a word to the dictionary.
To improve and add new definitions to the Tatar dictionary, we need your support.
You can also help by adding definitions of words to the database.
Thank you!