Tatararrow-right-bold-outlineTatar Learn Tatar

“буе” – Tatar explanatory dictionary

buyı
буе (Cyrillic)
бәйлек
1) Буй юнәлештә барган эш-хәрәкәтне белдерә; буенча, буйлап. Авылга кергәч, атыбыз урам буе

барды да кинәт кенә тыкрыкка борылды. Сөембикә

2) Күләм ягыннан чагыштыруны белдерә; озынлыкта, буйлыкта; биеклектә. Ай китте, ел китте, артына әйләнеп караса, энә буе җир китте. Әкият. Дагалау станогының астагы каен аратасы, ике җиреннән шартлап сынып, ярты җир буе ераклыкка очты. М.Мәһдиев

3) Вакытны белдергән сүзләр белән килеп, эш-хәлнең барлык шул вакыт дәвамында башкарылуын белдерә. Гүя ул гомере буе яшәмәгән, гүя ул гомере буе йоклаган да менә бүген кинәт кенә уянып киткән. Р.Вәлиев. Теге адәм моның сарыгын, тавык-чебешләрен суйдырып, каклаган казын ашап, төче коймакларны майда йөздереп, җәй буе сыйланып ята. М.Галиев. Әйтүең өчен, якын итүең өчен, сине гомерем буе искә алырмын. Ә.Хәбибуллин. Сөлчәдә юылган күлмәк төне буе тынгылык бирмәде. Н.Гыйматдинова
message-reply
-бəйл.
1. Буйга таба юнəлештə; буенча, буйлап [урам буе чабып]
2. Озынлыгы, буйлыгы, биеклеге [кеше буе иген] 3. Шул вакыт дəвамында
[гомер буе]
message-reply
Literature Examples
News Examples
favicon
Add meaning, image or audio
Meaning of “буе” in Tatar language – 1) Буй юнәлештә барган эш-хәрәкәтне белд...
Request to translate if there is no definitions or definitions is not clear enough "буе"?
Ask a question if something is not clear about the word "буе".