Tatararrow-right-bold-outlineTatar Learn Tatar

“бүлекчә” – Tatar explanatory dictionary

bülekçä
бүлекчә (Cyrillic)
исем
1) Бүлек (1, 2, 3 мәгъ.) эчендәге кечерәк бүлекләрнең берсе. Әсәр ике бүлектән тора --- беренче бүлектәге өч бүлекчә аерым юлларда ике нокта куеп бирелгән «Истә» белән башлана. М.Максуд. Гөл-Төркем белән телефоннан сөйләштеләр, «Сельхозтехника»ның район бүлекчәсенә барып килделәр. Б.Камалов

2) Кечкенә бүлем. Һәр вак бүлекчә, командаларга хәтле җәяү йөреп чыкты ул [Муса]. Ш.Маннур. Сафка тезелгән егетләр, үзләренең шул ышанычлы адымнарын бозмыйча, җырлый-җырлый, казармаларына килеп җиттеләр дә, шып туктап, үз бүлекчәләренә таралыштылар. Ш.Маннур

3) Оешмаларның үзләреннән читтә урнашкан бүлеге. Бер ел дигәндә, ул гади мастердан – прораблыкка, аннары төзелеш идарәсе бүлекчәсе башлыгына кадәр күтәрелә. Р.Мирхәйдәров. Барган-барган, почта бүлекчәсенә сугылып чыгар. Н.Гыйматдинова. Һәр эш көнемне, иртәнге җидедән дә калмыйча, аның структур бүлекчәләрен әйләнеп чыгудан башлыйм. Татарстан
message-reply
Literature Examples
News Examples
favicon
Add meaning, image or audio
Meaning of “бүлекчә” in Tatar language – 1) Бүлек (1, 2, 3 мәгъ.) эчендәге кечерә...
Request to translate if there is no definitions or definitions is not clear enough "бүлекчә"?
Ask a question if something is not clear about the word "бүлекчә".