Tatararrow-right-bold-outlineTatar Learn Tatar

“буа” – Tatar explanatory dictionary

bua
буа (Cyrillic)
исем
1) Су юлын бүлеп, су җыеп тотар өчен эшләнгән корылма. Бракка чыгарылган ап-ак бетон плитәләр кайтарып, буа алдына тезгәч, ул мәктәп дәреслекләрендәге ДнепроГЭС сурәтенә охшап китте. А.Тимергалин. Буасы да – искитмәле тирән сулы. Р.Хафизова. Буа бурасы да, каралып, зәңгәрсу бака үләне, су төбеннән калыккан куе яшел суүсемнәр --- белән тулды. Ә.Гаффар

2) Шушы корылмада җыелып тупланган су, сулык. Малайлар, киттек тегермән буасына! Р.Хафизова. Кош, кеше милкенә сузылганын төшенмичә, балык үрчетә торган буадан тимгелле

балыкны (форель) чәлдерергә остарып киткән. Кызыклар дөньясында

Буа буарлык Бик күп, исәпсез. Акыл аларның үзләрендә дә буа буарлык. Т.Әйди. Сабый чакта апамның бик яратып укырга йөргәне исемдә, чөнки анда ахирәтләре буа буарлык иде. К.Миңлебаев. Рус эстрадасында җырчылар буа буарлык. Шәһри Казан
message-reply
Бөя -диал.) 1. Суның юлын бүлеп, буып тоту өчен ясалган корылма
2. Шул корылма алдында буылып торган сулык
message-reply
Literature Examples
News Examples
favicon
Add meaning, image or audio
Meaning of “буа” in Tatar language – 1) Су юлын бүлеп, су җыеп тотар өчен эшл...
Request to translate if there is no definitions or definitions is not clear enough "буа"?
Ask a question if something is not clear about the word "буа".