Tatararrow-right-bold-outlineTatar Learn Tatar

“борчу” – Tatar explanatory dictionary

borçu
борчу (Cyrillic)
фигыль
1. Тынычсызлау, тынгылык бирмәү, хафаландыру, хафага салу; мәшәкатьләү. Үләннәрне борчып, кырда Чикерткә дә сикерми. М.Җәлил. Бу көнгә кадәр, «минем өлешемә чыккан көмешем» дидем дә риза булып тордым, шул начар, күңелсез сүзләрне сөйләп, сезнең күңелегезне бозсам, сезне борчысам, сез миңа рәхмәт әйткән булыр идегезмени? Г.Камал. Аннан сыңар күн чүәкнең урланган булуы да,

ни өчендер, сыңары гына урланган

булуы да мине кызыксындырмады, борчымады. М.Мәһдиев. Бармы синең кәефең, юкмы – бу аны борчымый. Ә.Хәбибуллин

2. и. мәгъ. Тынычсызлык; хафа; мәшәкать. Борчу төшкән башына Безнең мастер Камалның. Ә.Исхак. Ире исән чагында бар хәсрәт-кайгысын җыргамузыкага тапшырырга өйрәнгән, нинди генә борчуларны да уен-көлке белән уздырып җибәрергә гадәтләнгән Диләфрүз апа хәзер үз эченә йомылды. Р.Хафизова. Шәхси борчулар артка чигенде, икмәк өчен көрәш, фронтны тәэмин итү өчен көрәш һәркайда беренче урынга килеп басты. Г.Бәширов

3. с. мәгъ. Борчулы, борчылган, тынычсыз, хафалы. Сез – һаман да борчу, кайгылы. Ф.Бурнаш

Борчуга төшү Борчылу, тынычсызлану, хафага төшү. Берәр тавык салмый калса, Галиулла, борчуга төшеп:

Күрше-коланга ияләшә күрмәсен, караштырып йөрергә кирәк, – дип, тавыкның артыннан күзәтергә чыгып китә иде. И.Гази.
Борчу салу, борчуга салу (төшерү) Тынычсызлау, борчылырга мәҗбүр итү, мәшәкатьләү. Маратның авыруы хакында әйтүең мине бик нык борчуга төшерде. М.Җәлил

Борчый башлау Борчырга тотыну. Йокы түшәгенә яткач, аны бер уй борчый башлады. М.Әмир

Борчый бирү Борчуын дәвам итү Борчый төшү Тагын да борчу Борчып алу Бераз вакытка борчу.

Әле әнинең күз алдыма килеп басуы гына борчып алды. Г.Бәширов

Борчып бетерү Бертуктаусыз, бик нык борчу. Ул төнлә киленнәрне дә борчып бетерер. Г.Камал. Татарларның бичурасы – рус халкының «кикимора»- сы белән бер нәрсә. Ул татарга бер дә зарарын тидермәсә дә, төнлә белән аны төрле рәвештә борчып бетерә: кычкыра, уйный, көлә, шаяра, йоклый торган кешене бер урыннан икенче урынга күчереп куя. К.Насыйри

Борчып йөрү Озак вакытлардан бирле борчу. Ихтыярның инде атна буе күңелен борчып йөргән уйларны тизрәк очлап куясы, бу туйдырган те-

мадан читкә китәсе килә иде. Р.Вәлиев

Борчып килү Күптәннән, әллә кайчаннан даими борчу. Ашап туйгач, иртәдән бирле мине борчып килгән соравымны бирдем: – Нигә сезнең союзның өченче члены күренми бүген? Р.Сибат. Шуның белән ханны озак вакыт борчып килгән сорау да ачыклана. Ф.Урманче

Борчып кую Кинәт кенә борчу, көтмәгәндә генә борчу

Борчып тору Һаман, туктаусыз борчу. Хәнифә апаның да йөрәген борчып тормасыннар. Р.Ишморат. Шәһәрнең ыгы-зыгысы мине өзлексез җәберләп, туктаусыз борчып тора. Г.Бәширов
message-reply
-ф. Тынычсызлау, тынгылык бирмəү. и. Тынычсызлык, хафа, мəшəкать.
с. Борчылган, борчулы, тынычсыз, хафалы
message-reply
Literature Examples
News Examples
favicon
Add meaning, image or audio
Meaning of “борчу” in Tatar language – 1. Тынычсызлау, тынгылык бирмәү, хафалан...
Request to translate if there is no definitions or definitions is not clear enough "борчу"?
Ask a question if something is not clear about the word "борчу".