Tatararrow-right-bold-outlineTatar Learn Tatar

“борчак” – Tatar explanatory dictionary

borçak
борчак (Cyrillic)
borçak aşın üze genä aşap beterdä.
message-reply
beraz borçak aşı salıp kuydı.
message-reply
исем
Кузаклылар семьялыгыннан, яфраклары парлы-парлы булып, сабагы мыек рәвешендә очлана,

чәчәкләре актан алып шәмәхә төсенә дә күчә торган, бер яки күпьеллык игүле үсемлек. Көнен-төнен белмәде, арыдым, йокламадым, димәде, ары чапты, бире сугылды, җәен-көзен, бөкересен чыгарып, берүзе өч-дүрт эскерт куеп ташлады, борчак-ясмык чапты, әллә никадәр ашлык суктырды. Г.Бәширов. Борчак белән солыны, я булмаса, вика белән солыны бергә кушып чәчәргә икән. Ә.Еники. Ат башына да йөрде, урак та урды, борчак та, бәрәңге дә алышты, ашлык та сукты. Г.Әпсәләмов. Әхтәм бабай белән Гөләндәм әби бер елны шул урынга – шахмат тактасы зурлыгы гына бер җиргә борчак чәчкәннәр иде. Г.Гобәй

2) Шул үсемлекнең орлыгы, бөртеге яки оны. Әнисә, син, ялкау кыз, чормага менеп, борчакларымны гына таратып төшсәнә. А.Әхмәт. Борчак каты һәм тәмсез иде. И.Гази

Борчагы пешү Килешү, дуслык урнашу. Борчак җәзасы искергән сүз Мәдрәсәләрдә гаепле кешене борчакка бастырып яки тезләндереп тоту җәзасы. Ә сиңа, дин сабагын бозуың өчен, борчак җәзасы бирәм. Т.Гыйззәт.
Борчак кадәр (хәтле) Бик кечкенә, вак, бәләкәй. Юк, аның һич тә исе сизелми, аны борчак кадәрле генә кабып, артыннан чәй кабып җибәрсәң, бөтенләй күз аллары яктырып китә. Г.Камал. Әфиун һ.б. дарулар катнаштырып ясалган, җанга рух биреп, борчак кадәресен генә капсаң да кәефләндереп җибәрә торган бер нәрсә. М.Гафури. Борчак пешмәү Уртак фикергә килә алмау, татулык, дуслык булмау, үзара килешмәү. Аннары Шәмгун карт, килеп кергәч тә, яшь егет белән председательнең борчаклары пешеп җитмәгәнен сизеп алды. А.Шамов. --- эшкә булдыксыз Камилә белән аның [Фәнзиләнең] борчагы пешми. Г.Ахунов. Борчак сибү

1) Арттырып сөйләү, шапырыну. – Шулайдыр, – дидең син, көлемсерәп. – Борчак сибәргә генә оста без. Э.Касыймов; 2) Сүзне кабул итмәү, тыңламау, әйткәннең файдасы булмау. Нәрсә генә сөйләсә дә, стенага борчак сибү белән бер буласын аңлый иде ул. Ш.Камал.
Борчак чәчү кара борчак сибү. Илгиз

былтыр үзенең сабан туен кайда, ничек каршылавы турында борчак чәчәргә тотынды. Н.Фәттах. Борчак яру кара борчак сибү. Авыл җирендә кемнең кем икәнлеген бер чакрымнан үк күреп торалар. Шәфкать туташы Миңлеасия үзе янында борчакны бик эредән ярып барган фронтовикның нинди кеше малае икәнен ул кайтканчы ук белеп алган иде инде. Г.Ахунов
message-reply
Кузаклы ашлык үсемлеге. Шуның орлыгы, бөртеге
message-reply
Literature Examples
News Examples
favicon
Add meaning, image or audio
Meaning of “борчак” in Tatar language – Кузаклылар семьялыгыннан, яфраклары парл...
Request to translate if there is no definitions or definitions is not clear enough "борчак"?
Ask a question if something is not clear about the word "борчак".