Tatararrow-right-bold-outlineTatar Learn Tatar

“боҗра” – Tatar explanatory dictionary

bocra
боҗра (Cyrillic)
исем
1. 1) Агачтан, металлдан яки башка материалдан ясалган йомык түгәрәк, әйләнә. Көндезге чәйне эчкәч, чормадан чалгыны алып төшеп карады да, төзәттерәсе җирләре бар, муены бик йомшак, яңа боҗра

кирәк булыр, дип, тимерлеккә китмәк

булды. Г.Ибраһимов. Биш пояс, һәрбер пояска – икешәр йомры тимер боҗра. Ә.Хәбибуллин. Университетта иллегә якын аудитория булса – шуның һәрберсенең ачкычы Пантелей картның кулындагы зур боҗрага тезелгәннәр иде. М.Мәһдиев

2) Кошларның, җәнлекләрнең хәрәкәт итү юнәлешен, таралу тирәлеген өйрәнү өчен тагылган балдак; алка. Аягында ниндидер боҗрасы бар. Кызыклар дөньясында

3) сөйләм телендә Бөгәлҗә; ярым боҗра формасындагы әйбер. Алкасының боҗрасы ычкынган

4) физкультура һәм спорт Бертигез югарылыкта, бауга асып куелган ике түгәрәк гимнастика снаряды

5) Әйләндереп, урап баскан халык төркеме. Аның тирәсендәге боҗра кысылганнан-кысыла бара иде. Р.Вәлиев. Солдатлар аны, боҗра ясап, ул-бу хәл килеп чыкмасын дип, әйләндереп алалар. Р.Вәлиев

6) Камалыш, чолганыш. Бөгелмәне камап алган дошманнар боҗрасыннан ул ничек үткәндер, анысын белмим. Г.Әпсәләмов. Биктимер аганың бердәнбере инде бу боҗрадан чыга алмый. Т.Галиуллин. Без Татарстан тирәсендә, суверенлыгыбызга бернинди сәяси технолог та кул суза алмаслык итеп, нык оборона боҗрасы ясап берләшергә тиеш. Татар милләт календаре

7) күчерелмә мәгънәдә Берәр чыганактан таралган бик көчле нур, очкын, ут һ.б.ш. Аның башы әйләнә, күз алларында боҗралар уйный... Г.Бәширов. Картның җиң очына бәйләнгән сәер ефәк үлән учмасы боҗраларыннан, кояш нурларында әлҗе-мөлҗе килеп, көмеш коела иде. А.Хәлим. Ул һәр елны агачларның кәүсәсенә бер сыр – боҗра өстәп тора. Г.Гыйльманов

8) Трамвай, троллейбус, автобус маршрутының ахыргы тукталышындагы әйләнеш. 12 номерлы трамвайны вокзалдан Мәскәү районына йөртер өчен боҗра ясадылар

9) Су өслегенә нәрсә дә булса чумганнан соң барлыкка килеп, таралып киткән дулкын түгәрәкләре. Оча

торган балык чумган җирдән, түгә-

рәкләнеп, су боҗралары тарала башлый. М.Юныс

2. с. мәгъ. Әйләнә төсле, әйләнәгә охшаган. [Сөләйман] Тагы тәмәкегә тотынды: «Туя алмыйм, валлаһи!» – дип сөйләнә-сөйләнә, түгәрәк боҗра төтеннәр чыгарып, тагы үзенең язмышын сөйли башлады. Г.Ибраһимов
message-reply
1. Түгəрəклəп бөгеп ясалган балдак яки кыршау сыман əйбер
2. Боҗрага охшаган, шуның төсле нəрсə [төтен боҗрасы] 3. с. Боҗра формалы,
шуңа охшаган 4. Чолгап, камап торучылар төркеме. Чолганыш, камалыш
message-reply
Literature Examples
News Examples
favicon
Add meaning, image or audio
Meaning of “боҗра” in Tatar language – 1. 1) Агачтан, металлдан яки башка матер...
Request to translate if there is no definitions or definitions is not clear enough "боҗра"?
Ask a question if something is not clear about the word "боҗра".