The Tatar - Tatar dictionary. Search results:

bitIn Tatar definitionsIn Tatar definitions
бит
1) Кеше башының алгы өлеше; йөз. Адәмнең ояты – битендә.

Мәкаль. Шәрран яра кычкырудан аның йөзе кызарып чыккан, битендәге сипкелләре нәни тәңкәләр кебек җемелдиләр. Р.Хафизова. Ярулла, хикмәт, битенә кояш төшкәнче йоклый торган иде, җитмәсә, уянгач та иренчәкләнеп, иркәләнеп ятар иде. М.Хәбибуллин

2) Йөзнең яңак өлеше. Күзеннән түбән сул битендә төзәлгән бер җәрәхәт эзе дә бер карашта ук күзгә ташлана иде. Ш.Камал. Битеңнең чокырларына карап һуштан язарлар дисеңме әллә? М.Фәйзи

3) Өске өлеш, өскә карап торган, тышкы як. Чалбар аяк битенә чаклы тип-тигез булып салына. Г.Ибраһимов. Хатыны белән җиткән кызы, бармак бите кадәр генә вак-вак тиреләрне ялгап, бүрек эчлеге әзерлиләр, ике кечкенә бала аларга капчыктан тиреләр сайлап алып биреп торалар. М.Гали. Бер офыктан икенче офыккача күкнең бите карачкыл күгелҗем пәрдәгә төренә. Ә.Айдар. Вак таш җәйгән урам битенә. К.Нәҗми

4) Тау, калкулыкның һ.б.ш.ның авыш, сөзәк яны, өслеге. Кафил ямьяшел тау битен, тау итәге буйлап аккан киң елганы, аның аръягында урнашкан гүзәл каланы, каладагы бихисап алтын мәчет манараларын күрде. З.Мәхмүди. Тау битенә таралган көтү әкренләп җыела төште. М.Галиев. Әрәмәлек битендәге чишмәне беләсеңме? Казан утлары

Бит алмасы Яңакның күпереп, калкып торган өлеше. Фаягөлнең бу сөйләшүдән ризасызлыгы чыраена бәреп чыкты: бите – әлерәк кенә алсуга кабынган бит алмалары сулды, агарып китте. Г.Ахунов. Бит алмаңа коелыр яшьләрең. Ә.Ерикәй. Битеннән кан таму Сәламәтлеге ташып тору, таза, тулы канлы булу. Битен юмаган Әрсез, оятсыз, намуссыз. Бит ерту Тупас кимсетү, дәрәҗәсен төшерү, хурлау; әрсезләнү. Биткә бәрү, биткә бәреп әйтү Хәтер сакламыйча, ачыктан-ачык әйтү. Әле генә бөтен халык алдында хур итеп чыгардылар ич! Битемә бәреп әйттеләр. Г.Бәширов.
Биткә кара (корым) ягу кара биткә кызыллык китерү.Ни генә әйтим инде мин сиңа,

Ибраһим, – ди бабасы. – Бөтен нәселнең битенә корым яктың бит син моның белән. Г.Гобәй. Биткә олтан (ыштыр) каплау Оятсыз, намуссыз булу. Зифа айныган. Шунлыктан, һәммәбез дә, битебезгә олтан каплаган хәлдә, сезне өйгә кабул итми торырга туры килә. М.Фәйзи.
Биткә оят (оятлык) китерү кара биткә кызыллык китерү. Күз генә тия күрмәсен, болай булса әле, [Маһриҗамал] дус-дошман арасында биткә оят китермәс, дим. М.Гали. Биткә төкерү Кеше алдында оятка калдыру, хурлыкка төшерү. Инде син чәчкәнеңне урасың: бары да сиңа каршы баш күтәрде, синең үз балаң үзеңнең битеңә төкереп качты. Г.Ибраһимов.
Бит кызару, биткә кызыллык китерү Хурлыкка, оятка калдыру, уңайсыз хәлдә калдыру. Район, беренче мәртәбә, дәүләткә ашлыктан бурычлы булып калды. Моның өчен, иң беренче, Мансуровның бите кызара, колхозлар эшендәге бөтен кыенлыкны, иң башлап, ул күтәрә иде. Г.Бәширов. Дөрес, биткә кызыллык китерерлек итмәс Исмәгыйль. М.Фәйзи.
Бит очы кара бит алмасы. Сафаның бит очлары өшегәнен сизми калганбыз. Х.Кәрим. Киң кара чалбар, Итек шпорлы, Бит очы – алма, күзләре нурлы! З.Мансур.
Бит пешү Оятлы булу, уңайсыз хәлдә калу. Кунак килсә, ит пешә, ит пешмәсә – бит пешә. Мәкаль.
Бит сыптыру кара бит сыпыру. Безнең тачкачылар, балыкны бик күп тотып та, кырыгар сум акча эшләү хыялларына инде бит сыптырган иделәр. Ш.Камал.
Бит сыпыру (сыйпау) 1) Дога кылу. Мулла, тавыкны ашап, бер сумга ихлассыз гына бит сыйпап, мәһәр түләнгән, дип язып китте. Г.Ибраһимов; 2) Исәптә ялгышу; алдан билгеләнгән уй-хыяллар тормышка ашмау. Без алтыннарның урынын күрсәтәбез икән, аны рәхәтләнеп кенә сыпырып алачаклар. Синең белән безгә нәрсә кала: --- бит сыпырудан башка бер әйбер дә калмый. Ш.Камал
message-reply
bitaIn Tatar definitionsIn Tatar definitions
бита
biteIn Tatar definitionsIn Tatar definitions
бите
bitlIn Tatar definitionsIn Tatar definitions
битл
bit -In Tatar definitionsIn Tatar definitions
бит -
bitärIn Tatar definitionsIn Tatar definitions
битəр
bit iIn Tatar definitionsIn Tatar definitions
бит i
bit äIn Tatar definitionsIn Tatar definitions
бит ә
bitärIn Tatar definitionsIn Tatar definitions
битәр
bitbuIn Tatar definitionsIn Tatar definitions
битбу